Кормышъяр (әкиятнең дәвамы)
(Даниярның Кырмышъярдан Кормышъярга әйләнү тарихы)
***
– Йә, исәнме инде, Кырмышъяр,– дип көлемсерәде каршында торган Зур күз.
– Ис-сә-ән-мее. – Даниярның тавышы теге җан иясенә ишетелдеме– юкмы, үзе көчкә-көчкә генә ишетте авыз эченнән әвәләнеп чыккан авазларны. – Син кем?
– Танымадыңмыни?? – Зур күз малайга текәлде. – Йә, хәзер?
– Син... теге... кырмыскамы әллә?
– Әйе. Ләкин кЫрмыска түгел, КОРМЫСКАЛАР затыннан без. Сез генә ул барын да кырып, җимереп йөрергә килдек дип уйлыйсыз җиргә. Ә без корабыз! Өйләр корабыз, гаилә корабыз, үз дөньябызны матурлап корабыз. КОРМЫСКАлар без! Ә син – Кырмышъяр бүгеннән. Кырып–ватып йөрүдән башка эшеңне күргән юк әлегә.
– Мин дә кырмыскамыни хәзер? – дип шыңшыды малай. Үзенең кул–аякларына, гәүдәсенә карады. Юк, берни дә үзгәрмәгән кебек. Ә нигә бу Зур күз аңардан дәүрәк соң әле?
– Сине үз кабыгыбызга кертербез дип уйладыңмы әллә?– Зур күз тагын көлемсерәп куйды. – Юк, адәмчек, сиңа безнең арада урын юк. Кормыска булып туарга кирәк. Ул – зур мәртәбә! Ә сиңа хәзер үзеңнекеләр арасында да урын юк. Миннән дә бәләкәйрәккә әйләндең син бүген, шулай булгач, беркем дә күрмәячәк. Сез, кешеләр, гомумән, үзегездән башка җан ияләрен күрмисез бит тирә-юнегездә. Күбегез шундый.
Даниярның күзләренә яшьләр тыгылды. Элекке вакыт булса, ул бу Зур күзгә барып ябышкан булыр иде, ләкин хәзер үзеннән күпкә гәүдәлерәк бу кырмысканың, әй лә, кОрмысканың аның өстеннән хакимлеген танымый булдыра алмады.
– Минем өйгә кайтасым килә. Өч көннән Яңа ел бәйрәме...– диде ул. Яшьләре исә, күрсәтергә теләмәсә дә, иртән юмаган бите буйлап тәгәрәде дә тәгәрәде.
– Ә син үз өеңдә. Ләкин син бар да, син юк та. Хәер, кире кайтырга бер юл бар үзе. Моның өчен сиңа Кормышъярга әйләнергә кирәк булачак.
– Әйләндерегез соң! Кырмышъяр ни, Кормышъяр ни! Сез кушкан исем ич.
– Юк, аңламадың әле, адәмчек. Бу – бары синең үзеңнән тора торган әверелеш. Монда инде мин көчсез. Җисемең үзгәрми торып, исемең үзгәрмәячәк биредә. Безнең дөньяда, сезнекеннән аермалы буларак, һәр нәрсә гап-гади. Ялкауның исеме Ялкау, тырышның – Тырыш. Ялганчының исеме – Ялганчы, куркакның – Куркак. Менә син дә элеккеге әшәке гадәтләреңнән арынмый торып, үз дөньяңа кайталмаячаксың.
– Нишләргә тиеш соң мин?
– Уйла! Ә мин ял итеп алам. Уең дөрес икән, минем баштагы менә бу антенналарга кара. Анда яшел ут яна башласа, уең туры юлга төшкән дигән сүз.
Зур күз, сүзен тәмам иткәнгә санап, сыртына ятты да күзләрен йомды.
***
Данияр лып итеп тартмачыкның «идәненә» утырды. Нишләргә? Чыгып булмый, монысы ачык. Ул күзләрен төрле якка йөртеп алды. Пыяла бүлмә аның йокы бүлмәсе зурлыгындадыр, мөгаен. Чыгар тишек юк. Авызын үзе үк томалап куйган иде. Хәер, тартманың өске ягы ачык булса да, ул анда менә алмый ла. Ул бит кырмыска түгел. Әллә кырмыска микән инде? Малай торды да тартмачык дивары буйлап менеп китте. Оппаа!! Вәт малайлар күрсә! Ул хәтта түшәмнән дә йөри ала булып чыкты! Йөрүен йөри дә, чыгып кына булмый. Малайлар да күрми. Даниярның кәефе төште. Беркем күрмәгәндә, супергеройга әйләнсәң дә, кызыгы юк икән.
Инде нишләргә? Яман гадәтләрне бетерергә дигән була инде бу Зур күз. Нинди яман гадәте булсын инде аның! Шаян кеше ул, шул гына!
Данияр, элеккеге шуклыкларын искә төшереп, канәгать елмаеп куйды. Күрше партада утыручы Сөмбелнең сумкасына үлгән тычкан салган иде бер тапкыр. Иии–и, чинады индеее! Малайлар белән эчләре катты көлеп. Аңардан алда утыручы Җәмиләнең аркасына «Якын килмәгез, усал эт!» дигән язу беркеткән иде. Даниярның шул кызыкны искә төшерүдән үк авызы колагына җитте. И-и-и, күп инде ул! Укытучысы юкка гына «бу фантазияңне кирәкле юнәлешкә тотсаң икән ул» димидер инде. И мескен укытучы! Аңардан тәртипле малай ясамакчы булган иде, бахыр. Мәктәп театрына декорация ясатмакчы иде. Хәзер! Тотыгыз капчыгыгызны! Көннәр буена чекерәеп рәсем ясап утырырга Вәли кебек бозау түгел лә ул. «Кәҗә белән сарык» әкияте өчен урман кирәк булган аларга. Якындагы парктан бер кочак ботак чапты да кертте. Ярамаган тагын. Әле үпкәләп йөргән булдылар. Дөреслеккә якынрак булсын дип, бер кош оясын да кертеп бирде ул аларга. Алай да вай, болай да вай. Сыйныфны авыр хәлдә куйды, имеш. Даниярның иреннәре тагын канәгать елмаюдан җәелеп китте. Бүре башы салынган капчыкка йомырка сарысы белән кызыл буяу катыштырып салып куюын искә төшерүдән иде бу. Ачуын китермәсеннәр иде! Аның каравы, нинди эффектлы булды ул бүре башын тартып чыгару. Кәҗә ролен уйнаучы Марат капчыктан шул карачкы башны тартып чыгаруы булды, куркуыннан чәрелдәп кычкырып җибәрүе булды. Аңа тагын якын тирәдәге кызлар кушылмасынмы! Шәп хор булды ул. Данияр ул мизгелләрне янә күңеленнән кичереп ләззәтләнде. Булды инде! Соң шундый шуклыклар булмаса, яшәве дә күңелсезрәк булыр иде әле.
Даниярның күзе кырмысканың антенналарына төште. Алар гадәттәге кара төстә түгел иде. Малай үзе дә сизмәстән бер янып, бер сүнеп торган кызыл шарчыкларга карап катты. Нинди хәл соң бу? Аны тагын ниндидер көч шул шарчыкларга таба тарта иде. Бер мизгел, икенче мизгел. Шулчак ул үзендә кискен һәм каты бер авырту тоеп алды. Шарчыклардагы көзгедән аңа Данияр куйган кнопкаларга килеп утырган Алсу карап тора иде. Икенче мизгелдә малайга эссе булып китте, ул эсселек авырттырып әрнетә башлады. Көзгедә – койрыгына утлы тасма тагып җибәргән урам мәчесенең рәнҗүле күзе. Шарчыктагы сурәтләр алышына барды, малайның халәте дә шуларга бәйле үзгәрә торды. Ул әле туңды (күршедәге Акбайны бәкегә салган иде), әле тыны кысылды (теге Вәлинең башына капчык кидерткән иде); әле оялды, әле уңайсызланды. Теге шарчыклар аны «җибәргәч», ул тәмам хәлсезләнеп, идәнгә ишелеп төште. Башы гына түгел, бөтен тәне авырта, хәтта кайдадыр күкрәк читлегендә нидер көйдереп алган кебек сызлата иде. Нәрсә инде бу?? Бер тамчы да көләсе килми иде аның.
– Моннан чыксам, гафу үтенер идем – дигән уй килде башына. Бүтән болай эшләмәс идем.Кызык гел кызык булмый икән ул. Данияр үзенең уйларына үзе үк аптырап куйды. Гафу үтенергә? Элегрәк булса, шаркылдап көлгән булыр иде дә. бүген үзенең шуклыкларын татыган кешеләрнең эченә кереп карагач, көлдертми иде.
Күзе янә теге шарчыкка төште. Андагы кызыл төс яшелгә алмашкан икән. Менә бит! Димәк, мин чыга алам моннан. Шатлыгыннан сикереп торды да йомык күзле, алагаем гәүдәле кырмысканы төрткәли башлады.
– Антеннаңда яшел ут яна бит. Димәк, мин ... ничек әле, әәә...Кормышъяр хәзер!
– Әлегә син хатаңны гына аңладың, Кырмышъяр. Үзең кылган гамәлләреңнең башкаларга ничек тәэсир итүен тойдың. Шул гына.
– Соң. Мин бит бүтән алай эшләмәячәкмен.
– Ә моның өчен башта мине түгел, үзеңне ышандыр син.
– Ничек?
– Моны синнән башка беркем дә белми. Ә өеңә кайтыр өчен өч сынау үтәсең бар синең, адәм баласы. Әлегә берсен генә уздың. Анысы да минем ярдәм белән.– Зур күз янә күзләрен йомды.
(ДӘВАМЫ БАР)
Комментарии
Комеш Кынгырау
0
0
Шәп!
0
0
0
0
Бик кызык бу!
0
0