Кунак
Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр дә бит... Ә бәләкәй булсаң? Ә тыйнаклык дигән нәрсәне әле белеп бетермәсәң? Бу очрак турында бер дустым көлеп сөйләгән иде. Сүз уңаеннан, кошчылык комбинатында эшли ул. Эш урынын ни өчен искәртүемне соңрак аңларсыз. Укып чыккач.
Кунак
Табын артында энемнең бик иркенәеп китүен күргәч, Алма апалардан яхшы түгел дип терсәгем белән касыгына төрттем. Аның, күзләрен шакмакландырып:
– Нәсә төтәсең, авыта бит, – дип шәрран ярасын кем уйлаган.
Кунак булсаң, тыйнак бул, алдыңа куйганны гына аша, диюем иде юкса. Юләр! Оятка калдырды. Өч яшьлек энем түгел, үзем юләр шул. Каян белсен инде ул коштабак белән чыгарган тавык итенең иң тәмле өлешләрен генә чүпләп утырырга ярамавын. Безнең өйдә һәркемнең тәлинкәсенә өлешен әни салып бирә ич.
– Ашасын, Рөстәм, ашасын, барыбызга да җитә, – диде Алма апа.
– Зурлардан узып... – дип куйдым мин.
Энемнең беркемгә дә исе китмичә, зур гына тавык ботын кимереп утыруын күрсәм дә, башка сүз әйтеп тормадым. Тәрбия сәгатен өйгә кайтканда үткәрәсе булыр. Әбекәй әйткәнчә, безнең йөзгә кызыллык китереп йөрмәсен бүтән.
– Бер генә тавыкка түзәрбез, – дип көлде Мөхәммәтҗан җизни. – Сезнең нәсел тамакка батыр инде ул. Умырып ашыйсыз да җимерттереп эшлисез, шулаймы, карчык?
Алма апам, беркемне ишетмичә, мышный-мышный бот кимерү белән мәшгуль энемнең башыннан сыйпап алды:
– Тач абыйсы инде бәләкәчем.
– Мин андый түгел идем, – дип суздым мин. «Андый тәрбиясез түгел идем» димәкче идем дә дәшми калдым. Бәләкәй әле энем. Өйрәтербез. Мин аңардан өч тапкыр зуррак ич.
– Һай, җаным, һич андый түгел идең шул, – дип көлде Алма апам. Аннары тәмләп токмачлы аш ашап утырган җизнигә эндәште: – Рөстәмнең Азат чаклы вакытын хәтерлисеңме, әтисе?
– Хәтерләмәскә! – Җизни мыек астыннан гына миңа карап көлемсерәп куйды. – Килү белән тавык суйдырды ич ул миннән.
– Ничек инде? Кайчан?
Мин алар ни турында әйткәнне хәтерләми идем.
– Соң, син дә шул өч яшьләр тирәсе булгансыңдыр инде. Алма апаң кунакка алып кайткан иде үзеңне. Тавык суегыз әле, тавык ите ашыйсы килә, дидең. Кунак көен көйләү кирәк бит инде, тәмле тавык шулпасы пешереп сыйландык инде син әйткәч. Икенче көнне тагын сорадың. Тагын бер тавыкны әппәрләдек.
– Абау! – үземнең әрсезлегемә шаккаттым.
– Аннары өченче көнне дә «тагын тавык ите ашыйбыздыр бит?» дип йөри башлагач, абзыең «карале, хатын, тавыклар бетеп китте бит әле, әллә сыер гына суйыйкмы соң?» дигән иде, – дип көлде Алма апам.
Без көлешкәнгә башын күтәргән энем як-ягына каранды да:
– Юк, сыйый ите йаатмыйм мин, тавык ите киәк, – дип куйды.
Үземә охшаган икән шул энем.
Нет комментариев