Блоги
-
Кунак
Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр дә бит... Ә бәләкәй булсаң? Ә тыйнаклык дигән нәрсәне әле белеп бетермәсәң? Бу очрак турында бер дустым көлеп сөйләгән иде. Сүз уңаеннан, кошчылык комбинатында эшли ул. Эш урынын ни өчен искәртүемне соңрак аңларсыз. Укып чыккач.
-
«Флаг» операциясе
Төнлә безнең флагны урлаганнар. Күз алдына китерәсезме: лагерьның үзәк баганасында көне-төне җилфердәп торган кызыл флагыбыздан җилләр искән! Лагерь җитәкчебез Әмир абый барыбызны җыеп бер генә сүз әйтте: – Табыгыз!
-
Хаста
Ну бу Фаязны! Тапкан бит чирләр вакыт. Инде җәйге көн тәмам сүрелеп, кояш безнең як биләмәләрен калдырырга, җирнең аргы ягына күчәргә җыенып яткан чагында «эчем» диеп бөгелеп төшмәсенме?! Вожатый апаларыбыз курка калды.
-
«Күчмә байрак»
Һәр заманның үз йөзе, үз бизәкләре була. Узган гасыр тарихында калган СССР дигән дәүләттәге безнең кызыл галстуклы балачак та – шундый бизәкләрнең берсе. Әлеге хикәяне «Без пионер чакларда» дип тә атарга була. Хәзер инде бу – бүтән һичкайчан кабатланмас чор: аның кыйммәтләре, сулышы үзгә иде. Без – гади, самими, шук, наив идек...
-
И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!
БУЛГАН ХӘЛ