Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Блоглар

«Флаг» операциясе

Төнлә безнең флагны урлаганнар. Күз алдына китерәсезме: лагерьның үзәк баганасында көне-төне җилфердәп торган кызыл флагыбыздан җилләр искән! Лагерь җитәкчебез Әмир абый барыбызны җыеп бер генә сүз әйтте: – Табыгыз!

 

         Төнлә безнең флагны урлаганнар. Күз алдына китерәсезме: лагерьның үзәк баганасында көне-төне җилфердәп торган кызыл флагыбыздан җилләр искән! Лагерь җитәкчебез Әмир абый барыбызны җыеп бер генә сүз әйтте:

         – Табыгыз!

         Без инде ул сүзне көтеп тә тормый, тикшеренүне күптән башлап җибәргән идек. Кем нәрсә күргән, нәрсә белә – бөтен белгәнне бер капчыкка җыеп салгач, капчыгыбыз төбенә ике генә яңалык ябышып калды. Алсуга Саматлар янына килгән кунак малае бик шикле тоелган... Рәсим, төнге йомышына торгач, урман эченә кереп киткән икәүне күргән...

         – Менә-менә! Күрше авыл малайлары эше бу. Урмандагы лагерьга барырга кирәк!

         Әйткән сүз – аткан ук! Отряд командирыбыз Даниялның авызыннан тәкъдим чыгып та өлгермәде, без инде урмандагы лагерьга ничек бару планын әзерли дә башладык. Әлеге җаваплы эшкә алынырга бөтен отрядыбыз (хәтта  кызлар да!) кузгалырга әзер булса да, ахыр чиктә берничә кешене генә җибәрү уена килдек. Без бит инде партизаннар турындагы киноларны йотылып караучылар – мондый эштә шау-шау булмаска тиеш икәнлеген яхшы беләбез. Җирәбә буенча кичен лагерьга Даниял белән миңа барырга чыкты.

         Бу турыда лагерьда беркем дә белергә тиеш түгел дип сөйләштек. Вожатыйларыбыздан Сәлимә апага гына әйттек. Аңа да әйтмәскә иде дә исәп, тик бар да йокларга ятып беткәнне көтә-көтә изрәп кителгән дә, Даниялның төрткәләп уятуына ачу килеп:

         – Ычкын моннан! – дип тибеп җибәргәнмен.

         Ә Даниял күрше палата янына килеп төшкән. Ә анда Сәлимә апаның палатасы һәм тапталган аяк яраткан апабызныкы иде. Ничарадан бичара дигәндәй, үзе дә әле унынчы класста гына укучы вожатый апабызга да серебезне әйтергә туры килде.

         Урманга алты чакрымлап ара бар. Без барып җиткәнче инде төн урталары да булды. Матур гына бер аланда күрше авыл балаларының лагере иде. Көндезләрен матур булса да, төнлә шактый шомлы тирәлек иде бу. Ара-тирә кошлар тавыш биреп алуын исәпкә алмаганда, тирә-юньдә ниндидер куркыныч тынлык хөкем сөрә. Йөрәк табан астына төште, малай. Даниял белән генә булсак, бәлки, кире сыпырткан да булыр идек. Юк, аларда түгел, дияр идек әле. Сәлимә апа да безнең белән булгач, ничек сер бирәсең! Авызларга су каптык: ара-тирә генә пышылдап берәр сүз әйтеп куябыз.

         – Уңгарак.

         – Мәйдан тегендә.

         – Тссс!

         – Флаг өстә.

         – Тот!

         Колгадагы флагны кулга төшерүе әллә ни кыен булмады. Шатлыктан, саклану чаралары турында онытып җибәргәнбез: килгәндәге кебек акрын гына китмичә, бар куәткә йөгерә дә башладык. Тик үз лагеребызның һәр карыш җирен биш бармагыбыз кебек белсәк тә, чит территория чит территория шул – Сәлимә апа нәрсәгәдер абынып, җиргә килеп төште.

         – Ай!

         Кызларның шул булыр инде!

         – Сәлимә апа, әкрен!

         – Туктале, Даниял, эләктем бит.

         Без әвәрә килгән арада әлегәчә тып-тын торган лагерьда кыштыр-кыштыр, быды-быды килгән авазлар ишетелә башлады.  Аксап-туксап барган Сәлимә апаны култыклап алдык та кайтыр юлга сөйрәдек. Лагерьда чынлап торып уянып өлгергәнче без инде ерак идек.

         ...Иртәбез линейкадан башланды. Әмир абый янәшәсендә урман лагереның җитәкчесе Суфиянов абыйны күргәч, йөрәкләр жу итеп киткән иде, юкка булмаган икән.

         – Сәлимә, Даниял!

         Без – «төнге операция» төркеме – ялт итеп бер-беребезгә карашып алдык.

         – Сәлимә, Даниял! Чыгыгыз бирегә. Сез бүген төнлә кайда идегез?

         Болай да алсу йөзле вожатыебыз колга очында җилфердәгән флаг шикелле комач-кызыл булды. Әлбәттә, күршеләр үз флагларын алып киттеләр.

         ... «Флаг» операциясе шулай тәмамланды. Соңыннан билгеле булганча, үзебезнең флагны тәртипсезлеге сәбәпле өенә озатылган бер малаебыз эләктереп киткән булып чыкты.

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев