И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!
Блоглар

И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!

БУЛГАН ХӘЛ

Автор:

Лилия Фәттахова

Өйдә иртәнге якта була торган гадәти ыгы-зыгы. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Берзаман бүлмәдән сәер авазлар ишетелә башлады.

– И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!

Тавыш көчәйде:

– И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!

Әниләре түзмәде, юыну бүлмәсенең ишеген ярык кына ачып, карап алырга булды.

Бер кулына теш пастасы, икенчесенә щетка  тоткан Рәзил, көзгедәге кыяфәтеннән күзен алмый, иреннәрен бөрә-бөрә, тырыша-тырыша кабатлый иде:

– И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!

– Нишлисең, улым?

– Гимнастика ясыйм!

– Әәәә...Сәеррәк гимнастика икән. Абыйларың артыннан гына кабатламыйсыңмы соң?

–Без бакчада шулай итәбез!И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у! Миңа гимнастика авызга кирәк. Ботка ашыйсы килми дигән була! И-а-о-у! У-и-а-о! А-и-о-у!..

булган хәл

Нет комментариев