Шәп бүләк
Әнигә иң шәп бүләк ул нәрсә икән? Зимфира Исламова хикәясе.
Рөстәм күзләрен ачканда, тәрәзәдән төшкән март кояшы бүлмәне сихри нурга күмгән иде. Энесе Камил, урынын җыештырып, бүлмәдән инде чыгып киткән. Әнисе әйтмешли, ишегалдында дөньяга бәхет нуры сибеп йөридер. Гел шулай итә ул: йокысыннан тору белән сарайга юнәлә – кош-кортларга кибәкле бодай сибә, ак сакаллы кәҗәгә сәндерәдән җиләк исе аңкып торган тәмле печән алып төшә; аның чыкканын көтеп утырган Акбайның тәлинкәсен чайкатып, кичтән пешерелгән ашын салып бирә; аннан соң бакча ягына үтеп, алмагач ботагында чыркылдашып утырган чыпчыкларның җимлегенә тары сала. Тегеләре, аның киткәнен дә көтми, шатланышып, җимлеккә очып куналар; зур кошлар килгәнче, диптер, ашыга-ашыга җим чүплиләр. Үзләре, берәм-берәм агач ботагына кунып, Камилга карап чырык-чырык киләләр: шулай рәхмәт әйтәләр инде алар. Рөстәм чыкса, бер дә шатланып чыркылдамыйлар бит, ә өзек-өзек итеп “чырк-чырк” диләр – бер-берсенә: “сак булыгыз, томшыгыгызны ачып, бәлагә тарымагыз!” дигән хәбәр салулары инде. Менә шуннан кошларны акылсыз, дип кара син! Рөстәмнән курыкмаслар да иде, бәлки... бер тапкыр ул аларны каты өркетте шул:
– Болар кулга ияләшеп беткән синең, – диде дә, Камил салган ярманы өерелеп ашап яткан кошлар янына тиз генә атлап, күз ачып йомганчы, Рөстәм бер чыпчыкны тотып та алды, тегесе сизми калды. Калган чыпчыклар, пырхылдап, тирә-якка сибелделәр.
– Тимә, куркытасың бит! Бүтән алар монда килмәячәкләр бит! Җибәр! – Камилнең ялбаруы һавада эленеп калды, абыйсы чыпчыкны өйгә алып кереп китте.
– Иртәгә мәктәпкә алып барам, җанлы почмакка. Аңа анда буш читлек тә бар, без аны карап торырбыз, – диде ул, артыннан елап кергән Камилне кош салынган тартмадан читкә этеп.
– Бир чыпчыкны, ул бит бәләкәй... Аның әти-әнисе монда, әнә ничек кычкыралар... җибәрик, – дип өзгәләнде Камил. Әләкләшергә яратмаса да, инде абыйсын тыңлата алмасына инангач, әниләре янына залга йөгереп керде...
Чыпчык малаен иреккә җибәргәч, бер-ике көнгә кошлар бу тирәдә күренмәделәр әле. Ләкин салкын кыш үзенекен итте: азык эзләп барыбер килеп җиттеләр. Башта шикләнебрәк торсалар да, Камилдан бер зыян-дәүләт күрмәгәч, элеке ышанычлары кайтты. Рөстәм башка якын килми, энесеннән көлеп:
– Әйдә, ашат кошларыңны, яшь орнитолог, – дип, кулын изи.
– Син иртәнге чәйне эчтеңме соң әле? Әйдә кер, синең юмартлыктан файдаланучы бетмәс монда, – Рөстәм өстәл артында ялгызы гына утырырга яратмый, энесен чәйгә дәште.
– Әйдә, абый, әнигә бүләк әзерлибез, – диде Камил, чәй эчеп, чынаякларны чайкатып куйгач. Бүген ял көн булса да, әтисе белән әнисе иртүк фермага киткәннәр: сыерларның ял көне юк шул...
Бишенче сыйныфта укыган Рөстәм компьютеры янына килеп утырды, вакытын күбрәк шунда уздыра инде ул.
– Нинди бүләк әзерлибез дисең? Шәп бүләкне кибеттән барабыз да алабыз, – диде ул, белдекле кыяфәттә.
– Кибеттән алырга акчаны каян алабыз? – өченче сыйныфта укыган Камил өчен ун сум да зур акча, аны кибеткә бик йөртмиләр әле. Ипи, тоз алырга Рөстәм атлыгып тора инде. Бер дә юкка түгел: сатучы кайтарып биргән тимер акчалар аның кесәсенә күчә, әти-әнисе тиенләп сорамыйлар. Акча саный белә инде Рөстәм, сагыз, суыра торган кәнфиттән башка әйбер алмый җыеп бара. Манпасидан бушаган калай тартмачыгында ике йөздән артыграк бардыр...
– Син әтидән сора, бүләк алырга, дип. Ә минем үзем җыйган акчам җитәр... бүләк алырга, – диде Рөстәм һәм уенга кереп чумды.
“Әтидән сорагач, ул әнигә әйтер бит – алай кызык түгел.” Укытучы апалары Сания Шәкүровна: үзегез ясаган бүләк кадерле була, дип, хезмәт дәресендә ясаткан чәчәкләре, буялган рәсемнәре бар, анысы. Тик малайның бүләкне, башкаларныкына охшатмый, үзенчә әзерлисе килә. Тик менә нәрсә ясарга? Абыйсы аның соравын ишетмәде, дөресрәге, игътибар итмәде. Һе... акчасы бар, имеш... Ул акчалар барыбер әти-әнисенеке инде...
Камил математикадан мисалларын эшләп бетерде дә урамга чыкты. Җимлектә ярма калды микән, дип, барып караса, берни калмаган. Агач ботагында ала карга белән ике саескан әрепләшеп утыралар.
– Сез күбрәк ашадыгыз, – дип, бер-берсен гаеплиләр инде. Чыпчыклар гына түгел, зур кошларга да ашарга кирәк инде, дип уйлады Камил, өем-өем яткан карга карап. Әле бу кар эреп бетеп, җир ачылганчы, кошларга азык юк бит... Әгәр ашатмасаң, агач ботакларында бүртеп килгән нәни бөреләрне чүпли башларлар. Ә бу табигать өчен бик куркыныч. Ашатырга кирәк, дигән уйлар белән Камил өйдән стакан алып чыкты да тавыкларга диелгән бодай салынган лар янына килде. Кошлар җимлегенә илтеп салгач, стаканга күзе төште. Әллә юеш булган, стакан тышына бодайлар ябышып калган. Әйләндереп-әйләндереп карады Камил – ябышкан бодайлар кояшта матур җемелдәшеп алдылар.
– Ура! Таптым!.. Менә нәрсә ясыйм – ваза! – дип йөгереп керде ул. Өс-башын салып чөйгә элде дә аш бүлмәсенә юнәлде. Шкафны ачып, төрле ярмалар, борчак, фасольне аерым тәлинкәләргә салып, үз бүлмәләренә керде. Аның, хезмәт дәресенә алып барырга, дип, юып куйган йогурттан бушаган шешәсе тәрәзә төбендә кояшта кызынып ята.
– Син хәзер шәп бүләккә әвереләчәксең, – дип, Камил пластик шешәне пластилин белән сылады. Аннан уртага чәчкә ясап, солы, дөге, фасоль, борчакларны төрле бизәкләр итеп тигезләп тезде. Телен чыгарып, читтән карап торды да:
– Төсле булса, тагын да матуррак булачак, – дип, акварелен чыгарды...
Рөстәм энесенең тырыша-тырыша бүләк әзерләвенә күз кырые белән генә карады да, “һе...” дип куйды. Нинди бүләк алырга кирәк икәнен белә иде ул хәзер. Аныкы шәбрәк булачак!..
Өч көннән бәйрәм таңы атты. Малайлар бу көнне әниләре эшкә киткәнче сикереп тордылар. Тиз-тиз юындылар, киенделәр дә кулларын артка яшереп аш бүлмәсенә керделәр.
– Безнең уңган улларыбыз бүген кояштан иртә торган! – дип, әтиләре газизләрен үзе янына урындыкка утырырга дәште.
– Бүген бәйрәм бит! Әни, без сине котлыйбыз, – диде Рөстәм, әнисенә елмаеп карап.
– Әни, без сине бик яратабыз, – Камил да елмайды, абыйсының сүзләрен кабатлап торуны кирәк тапмады. Ике малай да яшергән бүләкләрен алга суздылар. Рөстәм кулында нәфис фарфор ваза, Камилда – хезмәт дәресендә кәгазьдән үзе ясаган кызыл лаләләр салынган, төрле төсләрдә балкыган (ярмалардан ясалганы сизелми дә!) искиткеч матур ваза... Әнисенең бу бүләкне күргәч, күзләрендә яшь тамчылары елтырады:
– Рәхмәт, улларым, сез минем бәхет гөлләрем, – дип, икесен дә кочты ул.
Фарфор ваза шушы көннән башлап, матур чәчкәләр салынып, әле өстәлгә, әле тәрәзә төбенә, әле комод өстенә куелды. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә буш калмый иде ул. Ә Камилның бүләге – ярмалар белән бизәлгән ваза – сервантның иң түрендә затлы чәркәләр янында урын алды. Килгән кунаклар кулына, сокланып мактауларын тыңлар өчен, сак кына күчә иде ул.
Нет комментариев