Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Җәйне яратам

***

Минем әнием

Минем әни бик эшчән,

тормый ул качып эштән.

Минем әни бик батыр,

күп эшне эшләп атыр.

 

Минем әни күп белер,

күп серләр дә чишелер.

Минем әнигә рәхәт,

чөнки әтием әйбәт.

Минем әни – чын эксперт,

Безгә ул – приоритет!

 

Җәйне яратам

Күптән көткән июнь!

Яшел тирә-юнь.

Иркәли кояш –

Җылыта безне,

Сандугач җыры

Уята безне,

Йоклата безне.

Җиләкләр пешә,

Печәннәр кибә,

Чебиләр үсә,

Чүп тизрәк үсә.

Урамыбызда

Балалар уйный –

Тузаннар туза.

Җәйне яратам,

Ләкин тиз уза.

Кыска булганга,

Бик «тәмле» була!

Эшле булса да,

Ямьле җәй ае.

Сине ярата

Авыл малае!

Метки балалар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев