Тылсымлы каләм
Вәт шәп булды әле бу! Әнием каләм бүләк итте.
Ул аны гади генә кибеттән түгел, ә серле каф тавы артындагы сәләтле балалар өчен ачылган сәүдә үзәгеннән алган. Андагы сатучы әниемә зур сер ачкан: «Малаең яхшы укыса, бу каләм җанлана» – дигән. Әнием инде сөенеп һәм зур өметләр баглап, бу каләмне миңа бүләк итте. Мин дә бик шатландым әниемнең бүләгенә. Әмма шунысы кызганыч – мин бит яхшы укымыйм. Шулай да бирешергә ярамый дип өметемне өзмәдем, тырышып карарга булдым.
Ходай булышлыгы белән мин яхшы укый башладым.
Өемә кайтуга, тылсымлы каләмемне кулыма алып: «Җанлан, дустым, терел», – дип ялындым, тик ул терелмәде. Ник? Мин бит барысын да дөрес эшлим. Инде нишләргә? Әллә сатучы ялганлаганмы, әллә әниемме?
Беркөнне әниемә: «Мин яхшы укый башладым,тик тылсымлы каламем генә җанланмый», – дип зарландым. Әни: «Улым, сабыр ит, чирек тәмамлансын, билгеләрең әйбәт булса, ул терелер», – дип мине юатты.
Их-х, белсәгез, ничекләр зарыгып көттем мин чирек ахырын.
Мәктәпкә килгәч, сыйныф житәкчесе чирек билгеләрен әйтте. Ура, минем бер «3»лем дә юк! Шулвакыт сумкам дөбер-шатыр сикерә башлады. Үзем сөенәм, үзем куркам. Ачсам, сикереп чыгар да сыйныф отличнигы Илназ сумкасына кереп утырыр. Дәрес бетү белән өйгә ашыктым.
Ишек бусагасын атлап кергәч тә, әниемә шатлыгымны әйтергә ашыктым. Әнием дә бик сөенде.
Ә бу каләм белән бик кызыклы маҗаралар башланды. Ул минем иң якын дустыма әйләнде. Аның ярдәме белән мин матур итеп яза башладым, укуым яхшырды. Кайвакытларда ялкауланасы да килә, әмма якын дустымны югалтудан куркып, мин үземне гел тәртиптә тотарга тырышам.
Комментарии
0
0
Шэп. Молодец Син Инсаф... Фантазиян супер))))
0
0