Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Блоглар

«Расихка сәлам!»

– Әйдә, башка беркайчан да әләкләшмәслек итәбез бу Расихны! Туйдырды инде! – Айзат ачуыннан кызарынып-бүртенеп дусты Әмиргә зарын түкте.

– Аның бит әтисе дә шундый булган икән! Минем әти белән бергә укыганнар алар. Бер тиенлек кеше түгел инде, диде әти.

– Нишләтәбез соң? – Әмирнең дә Расихка үпкәсе бар иде. Алдагы атнада гына шуның аркасында укытучыдан эләкте аңа. Имеш, өй эшен мәктәпкә килгәч кенә күчереп куйган. Куйса ни! Үзен белсен!

Ике дус, телефоннарын алып, интернеттан  әләкче сыйныфташларына «җәза» эзли башладылар.

– Эврика! Таптым бит! Оп-па-на! Супер! – Айзат телефонын дустының борын төбенә үк китереп терәде. Экраннан төрледән-төрле мәчеләр карап тора иде.

– Аңламадым, – диде Әмир.

– Менә кара!

Видеода күзе-башы тонган бер мәче мәтәлчек ата, әллә нинди авазлар чыгара, үзен куарга тырышкан бер малайга әледән-әле усал итеп карап куя, йоннарын кабартып, якын килмәү хәерлерәк буласын аңлата иде.

– Абау! Нишләгән ул? – Әмир песиләрнең мондый сәер кыланмышын беренче тапкыр күрә иде.

– Песи үләнен капкан.

– Шуннан?

– Шуннан шул! – Яннарында беркем булмаса да, Айзат пышылдап кына Әмирнең колагына планын аңлатты. Дустының күзләре бер зурайды, бер кечерәйде, авызы бер ерылды, бер җыелды. Ахырда ул, икеләнә төшеп:

– Яхшы түгел бит, – дип куйды.

– Ә әләкче булу яхшымы?!

Дуслар өйләрендәге аптечкадан песи үләне даруын алып чыктылар. Башта бер флакон җитәр дигәннәр иде, булган-булган, ышанычлы булсын дип, кулга төшергән өч флаконны да кулланырга булдылар.

Төнне көчкә көтеп җиткерделәр. Бәхетләренә, Расихларның этләре юк иде. Койма кырыена сөялгән баскыч та ярап куйды. Айзат,  аны алып килеп, өй кыегына үрмәләде. Тамчылап-тамчылап, сыеклыкны әле анда, әле монда сибеп чыкты. Ахыргы тамчылар төшкәндә, караңгылык эченнән мыраулаган, мияулаган авазлар ишетелә иде инде.

 

***

– Карале, Төлке Ибрайларның йортын мәчеләр баскан икән бит. Куып-куып та китмиләр, ди! Вәт әкәмәт!

– Авылның бөтен мәчесе шунда, диләр. Нишләргә дә белмиләр икән Төлкеләр.

– И, шул кирәк аларга! Ни аталары, ни балалары кешегә яхшылык эшли торганнардан түгел.

Айзат белән Әмир, иртә белән йокыдан торганда, олыларның сүзләрен ишетеп шым булдылар. Пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен, бер-берсенә карамаска тырышып кына, урамга элдерделәр.

Алар килеп җиткәндә, «мәчеләр баскан» йорт турында ишеткән олысы-кечесе Расихлар өе янындагы мәхшәрне күзәтә иде. Авылда бу кадәр мәче бар дип кем уйлаган! Сарысы, карасы, агы, карты-яше... Тазасы, кабыргалары беленеп торганы, йонлачы, йонсызы...Һәм аларның барысы да бирегә җыелган! Кайсы түбәдә, кайсы ишек алдында, кайсы бакча тирәсендә (дару тамчыларын төрле җиргә сипкәннәр иде!) әвәрә килә. Әүмәкләшәләр, әйләнәләр-тулганалар, берсеннән-берсе сәеррәк авазлар чыгаралар!

...Бу хәлләр бер атна чамасы дәвам иткәч, бу мәхшәрдән койма-түбә тирәләрен юып-чистартып та котыла алмагач, Ибрайлар түбәләрен алмаштырдылар. Йорт түбәләре белән бергә үзләренең баш түбәләрен дә алмаштырдылар бугай: басынкыланып калдылар. Расихның әләкчелегеннән гарык булган сыйныфташлары да җиңел сулап куйды – берәр хәл булуга, авызын ачарга җыенган Расих, шундук авызын яба да торган булды. Ябарсың да. «Әләкчеләргә күптин-күп сәлам! Аеруча Расихка» диелгән кәгазь кыстырып киткән иде малайлар ишек тоткасына.

 

Метки балалар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев