Спортчы булам, дисәң...
Спортчыларның иртәнге ашка яратып ашый торган файдалы ризыклар исемлеге бар.
Йомырка тәбәсе, ягъни омлет. Ул аксымның бай чыганагы булып санала. Яшелчә белән әзерләнгәне организмны витаминнар, минераллар һәм клетчатка белән баета.
Грекча йогурт. Аның составында сыйфатлы аксым күп. Аңа чикләвек һәм җиләк-җимеш өстәү иртәнге ашны файдалы микро һәм макроэлементлар белән баетачак һәм туклыклылыкны берничә сәгатькә арттырачак.
Эремчек. Акрын үзләштерелүче аксым булып санала. Көннең икенче яртысына кадәр ашыйсы килү теләген булдырмый.
Солы ярмасы. Составында углеводлар һәм клетчатка бар, бу исә организмга төшкә кадәр энергия һәм туклыклылык бирә.
Шуны истә тотарга кирәк: җитәрлек күләмдә аксым куллану мускулларны ныгыта, чыдамлыкны һәм күнегүләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.
Исеңдә тот!
Иртән дөрес туклану – көн дәвамында энергия чыганагы. Кемдер иртән бөтенләй бернәрсә дә ашамый, кемдер каһвә генә эчеп куя. Алай эшләргә кирәкми. Иртәнге ашта аксым да (ит, балык), углеводлар да (ярмалар), клетчатка да (яшелчә) булырга тиеш.
Фото Фрипик сайтыннан.
Бу мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев