Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тиз рецепт: экспресс-хачапури

Бүген хачапурига охшаган ризык пешереп карыйбыз. Ул бик туклыклы һәм телеңне йотарлык тәмле. Ә иң мөһиме үтә дә җайлы пешерелә.

Кирәк булчак:

  • каты сыр – 200г,
  • укроп – 100г,
  • йомырка – 2шт,
  • каймак – 200г,
  • он – 2 аш кашыгы,
  • үсемлек мае – 2 аш кашыгы.

Сырны угычтан уабыз. Өстенә йомырка сытабыз. Укропны турап салабыз. Каймак, он өстәп яхшылап болгатабыз. Табага үсемлек мае салып кыздырабыз. 7-8 минуттан, хачапурины сак кына өстен аска әйләндерәбез. Аннан тагын 8 минут кыздырабыз. М-м, аш бүлмәсенә хуш исләр таралды. Ашларыгыз, тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев