Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Серле тәлинкәдәге йомырка тәбәсе

Ашарга яраклы тәлинкәдә иртәнге аш ашаганың бар идеме әле? Булмаса, әлеге рецептка күз сал әле.

Моның өчен безгә кирәк булачак:

  • ипи яисә лаваш
  • 2 йомырка
  • яшел суган
  • 100 гр сыр
  • 100 гр каймак
  • помидор
  • тәменчә тоз, борыч

Иң башта ипине телемләп кисәбез һәм йомшак җирен уклау белән тигезләп чыгабыз. Шул рәвешле ул бераз җәелә. Һәм аннан шакмак форма ясыйбыз. Тагын бер вариант: лавашны квадрат формасында кисеп, тәлинкә төбенә  «кидертеп» куябыз. Нәтиҗәдә, тәлинкә кебек нигез барлыкка килә.

Әзер формабызны пергаментка салабыз. Төбен берничә кашык каймак белән яхшылап майлыйбыз. Каймак өстенә йомырка салабыз. Кирәгенчә тоз һәм борыч сибәбез. Вак итеп туралган помидор салабыз. Аннары сырны кыргычтын кырабыз һәм помидор өстенә сибәбез.

Әзер «тәлинкәләрне» 180 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз. Йомырканың агы пешкәнче тотабыз, ә сарысы бераз пешеп җитмәскә дә мөмкин. Монысын кем ничек ярата, шулай эшли.

5-10 минут чамасы торгач, мичтән алабыз. Ризыгыбыз өстенә яшел үләннәр сибәбез (укроп, петрушка, яшел суган). Иртәнге ашыбыз әзер! Иң мөһиме – ашаганнан соң, тәлинкә дә юасы түгел хәтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев