Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

9нчы сентябрь – график-дизайнерлар көне

Хәзер Россиядә бу һөнәргә ихтыяҗ зур.

График-дизайнерлар көне 2005 елдан гына билгеләп үтелә башлаган. Хәер, дизайнер үзе дә чагыштырмача яңа һөнәр. Әмма кыска гына вакыт эчендә ул иң популяр һөнәрләрнең берсенә әйләнгән. 9нчы сентябрь көнне китап һәм журналларны бизәү белән шөгыльләнүче, логотиплар һәм шрифтлар эшләүче белгечләрне котлыйлар. Хәзер Россиядә бу һөнәргә ихтыяҗ зур.

Дизайнер – иң иҗади һөнәр!

Тарих

Дизайнның тарихы зур һәм күп юнәлешләре күптөрле. График дизайн – шуларның берсе генә. Бу терминны беренче тапкыр ХХ гасыр башында куллана башлаганнар. Әмма һөнәрнең башлангычы кешеләр беренче тапкыр кулларына күмер кисәге алып, мәгълүматны график символлар рәвешендә сурәтләргә тырыша башлаган чорлар тирәнлегенә барып тоташа.

Компьютер технологияләре алга киткән заманда график дизайнның мөмкинлекләре чиксезгә әйләнде. График дизайнерларның иҗаты супермаркеттагы ашамлык төргәкләреннән алып автотрассалар буендагы реклама модульләренә кадәр таралган. Бу белгечләрнең хезмәтенә ихтыяҗ зур булу алардан даими белем алу һәм үсешне таләп итә. Барыннан да элек яңа программалар һәм инструментлар, шулай ук заманча техника һәм дизайн стильләрен өйрәнү мөһим.

Яшь дизайнер Нәргизә Хәлилова: Стиль ул – уйлар, хисләр чагылышы

Кем хөрмәтенә

Дизайнерлар көне Россиянең иң яхшы, креатив дизайнеры Владимир Борисович Чайканың 50 яшьлек туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Ул шулай ук дөнья күләмендә дә популяр дизайнер санала — аның плакатлары берничә тапкыр халыкара фестивальләрне яулаган. 

Абруйлы бүләкләрнең берсен Владимир Чайка «Реклама» журналы тышлыгын бизәгән өчен алган. Өстәвенә, бу басманың тиражы әлеге дизайнер белән хезмәттәшлек иткән  вакытта дүрт тапкырга арткан. Бу бизнесны алга җибәрү өчен график дизайнерның эше никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә.

Халыкара график дизайнер көне дә бар - аны ел саен 27нче апрельдә билгеләп үтәләр.

2D-рәссамнар көне

Бәйрәм итү

Гадәттә график-дизайнерлар үз бәйрәмнәрен профессиональ даирәдә билгеләп үтәләр. Зур коллективларда банкетлар оештыралар һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләклиләр.

График-дизайнер көненә шулай ук еш кына күргәзмәләр, һөнәри осталык конкурслары, семинарлар һәм квалификация күтәрү буенча чаралары багышлана. Чараларда гадәттә студентлар һәм профильле уку йортларын тәмамлаучылар катнаша.

График-дизайнерга бүләк сыйфатында ешрак эштә кирәкле һәм яңа идеяләргә илһамландырырга мөмкин булган функциональ предметларны сайлыйлар. Бу дизайн буенча китаплар, өйрәтү курслары, креатив сувенирлар яки адресатның шәхси мәнфәгатьләренә туры килә торган әйберләр булырга мөмкин.

«Көмеш кыңгырау» газетасының рәссам-дизайнеры Фаил Ислам истәлегенә

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев