Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дизайнер – иң иҗади һөнәр!

Дизайнер һөнәре бүген бик күпләрне кызыксындырадыр. Соңгы елларда аңа ихтыяҗ, чыннан да, артты.

Өй җиһазлыймы, бакчасын матурлыймы – күпләр бүген инде һичшиксез дизайнер хезмәтеннән файдаланадыр.

Гомумән, бүген җитештерүнең теләсә кайсы тармагында кирәк дизайнер. Бүген исә без әлеге һөнәрнең аерым бер юнәлеше – кием дизайны турында сөйләшербез.

Рәсем ясый беләсеңме?

Менә син рәсем ясый беләсеңме? Юк, дияргә ашыкмагыз әле. Дизайнер буларак рәсем ясарга өйрәнеп була, диләр белгечләр. Сүз бит майлы буяулар белән шәп бер картина язу турында бармый.

Кием дизайнеры өчен иң мөһиме – аерым кешенең гәүдә төзелешен дөрес күзаллау. Һәм нәкъ менә шушы буй-сынга килешерлек кием рәвеше уйлап табу. Әйткәнемчә, ул килешле, әмма үзенчәлекле булырга тиеш. Ягъни стильле. Синең стиль әллә каян күзгә бәрелеп, кычкырып тора, аны берәүнеке белән дә бутамый башлыйлар икән, димәк синнән бер дигән дизайнер чыккан дигән сүз.

Ничек үз стилеңне табарга?  

Стиль дигәннән –  үз стилеңне булдыруның берничә ысулы бар икән. Шуларның берсе – үзеңә ошаган стильләрне кушып, яңа фасон у йлап табарга тырышу. Ә нигә? Тырышып карарга була! Кызык килеп чыгарга тиеш ул!

Дизайнер һөнәренең плүсләре:

Бу һөнәргә ихтыяҗ кимемәячәк, чөнки кешенең матур киенергә теләге беркайчан да сүрелмәячәк.

Кием дизайнерлары чагыштырмача аз. Менә, әйтик, әниегезнең танышлары арасында кием буенча дизайнерлар күпме?

Синең дизайнер буларак үсүең үзеңнән башка беркемгә дә бәйле түгел. Башта иҗат җимешләреңне туганнарыңа, дусларыңа тәкъдим итеп карыйсың. Алар башкаларга җиткерәчәк. Хезмәтеңә бәя исә көннән-көн үсәчәк. Бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге дә бар бит!

Дизайнер һөнәренең минуслары:

Эшли генә башлаган чорда дизайнерның буш вакыты булмый. Уңышка ирешү өчен аңа бик нык эшләргә туры киләчәк.

Керем даими булмаска мөмкин. Башлангыч чорда – бигрәк тә.

Дизайнерга җитештерү генә түгел, үз хезмәтеңне башкаларга тәкъдим итү турында да уйларга туры киләчәк. Башкача була алмый.

 

Кайда укырга?

Үзлегеңнән өйрәнергә була. Махсус әдәбият җитәрлек, ютубта видеодәресләр – буа буарлык.

ВУЗга яисә көллияткә укырга керергә була. Дипломлы белгеч булу бик мөһим. Эре компанияләргә дипломсыз алмыйлар.

Курслар тәмамларга була. Тик башта шуны ачыкларга кирәк – алар кемгә адресланган?

Мастер-класслар вакытында өйрәнергә була. Тик бу киемнең аерым бер төрен генә җитештерәсе килгән очракта.

Дизайнер булу өчен беренче чиратта креативлык кирәк, диләр белгечләр. Сез тукымага карауга,  аннан нәрсә тегеп булганын күзалларга тиеш. Нинди төсләр үзара килешкәнен чамаларга.

Шуны да онытмаска кирәк – дизайнер эше – ул команда эше. Аңа тукыма сатучылар белән дә, заказчылар белән дә элемтәдә эшли белергә туры киләчәк.

Тагын берничә киңәш:

Социаль челтәрләрдә эшегезне рекламаларга өйрәнегез.

Клиентлар өчен берәр файдалы акция уйлап табыгыз. Ул сездә генә булырга тиеш! 

Бәйгеләрдә катнашырга онытмагыз. Бу – сезнең үсеш юлы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев