Нәргизә Хәлилова: Стиль ул – уйлар, хисләр чагылышы
Мин сезне яшь дизайнер, киләчәктә үз брендын булдырырга хыялланган Чистай кызы Нәргизә Хәлилова белән таныштырырга булдым. Ул яшүсмерләргә мода, стиль аша үзләрен күрсәтергә мөмкинлек тудыруны максат итеп куйган.
– Нәргизә, сәлам! Белгәнемчә, син үз кием дизайныңны тудыра башладың. Синең өчен «стиль» һәм «мода» сүзләре нинди мәгънәгә ия?
– Зур тылсымга ия дияр идем. Стиль – ул синең уйларың, хыялларың, фикер йөртү рәвешеңнең тышкы кыяфәтеңдә чагылышы. Төрле бизәнү әйберләре, төсләр гаммасы ярдәмендә шәхси СИНең туа. Кәефеңә, барасы җиреңә карап стилеңә үзгәрешләр кертсәң дә – ул синең стилең булудан туктамый.
Һәм шуны онытмаска кирәк: моданы без тудырабыз, һәм мода ярдәмендә һәркем бик күпне үзгәртергә сәләтле. Мәсәлән, син берәр фильмда күреп ошаткан киемне, үзеңә ошаган аксессуарлар ярдәмендә тулыландырып, берәр чарага барсаң, бу синең үз-үзеңә ышаныч һәм хөрмәт хисен арттыра, үз-үзең белән горурлану хисен уята.
– Шәп әйттең! Ә синең стилең нинди соң? Ббразда нинди детальләргә игътибар итәсең?
– Элек «урам стиле» (street style) дип саташа идем. Ул миңа уңайлы, рәхәт иде. Хәзер әллә үскәнгә, әллә дөньяга карашым үзгәргәнгә, мин җитдирәк киемнәрне үз иттем. Шуңа күрә дә, хәзер мин күбрәк эшлекле һәм вайт академиа стильләре белән мавыгам.
– Шундый кызыклы һәм үзенчәлекле син. Минемчә, синнән бер дигән психолог чыгар иде.
– Психология минем өчен чиксез карурман. Кешенең борчулары, комплекслары, тойгылары арасында адашып калуың ихтимал. Шулай да, психология – зур мавыгуым да. Аеруча яшьтәшләремә ярдәм итәсем, аларның борчуларын аңлыйсым, дөрес юлны күрсәтәсем килә.
Шуңа күрә психологлар курсын тәмамладым һәм тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: күпчелек бочу-проблемаларыбызның сәбәбе бары гап-гади комплекслар гына. Ялгыш сүз, яшьтәшләреңнең төрттерүе һәм башка миллион сәбәпләр аркасындак чыккан комплекслар.
– Нәргизә, ә мондый очракта нишләргә соң? Комплекслардан изаланучы яшүсмерләргә нинди киңәш бирер идең?
– Конкрет хәлне белмичә, әллә ни киңәш бирергә авыр. Шулай да, үз тәҗрибәмнән чыгып ике киңәш бирәсем килә. Беренчесе: психологик травмаң, комплексың, эчтән кимерүче борчуың бар икән – вакытны озакка сузма, психологка бар. Моның ярдәме зур, оялма. Җайлы әңгәмә сине авыр, ябышкак борчу хисләреңнән арынырга ярдәм итәр.
Икенчесе: йога һәм медитация белән шөгыльләнеп кара. Йога – тынычландыра, уйларны тәртипкә китерә торган искиткеч эффектлы чара.
– Киңәшләрең өчен рәхмәт! Әйдә хәзер дизайн мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Мавыгуың кайчан башланды?
– Әле 4-5 яшемдә әти-әниемнең миңа кызыл төстәге сәпит алганын һәм, төсләр туры килсен дип, кызыл итәк киеп йөргәнемне хәтерлим.
Матур, нәзакәтле киенергә мине әнием өйрәтте. Һәм мин аңа моның өчен чиксез рәхмәтлемен.
– Ә син тудырган образлар башкалардан ничек аерылып торачаклар?
– Минем киемнәремне наз аерып торачак. Моңа тыйнак пастель төсләр гаммасы, киемнәрнең барлык кешеләргә дә барлык очракларда туры килүе белән ирешергә ниятлим.
– Бүгенге көндә син дизайнер буларак нәрсә эшлисең һәм киләчәккә планнарың нинди?
– Мин киемнәрнең сызымнарын әзерләдем, барлык нечкәлекләрен дә уйлап бетердем. Җитәкчем һәм киңәшчем – әнием ярдәмендә грантка проект тәкъдим итәргә планлаштырам.
Шулай ук сыйныфташларыма, яшьтәшләремә төрле чараларга образлар төзим. Мактанып әйтүем түгел, әмма берсенең дә канәгать калмаганын хәтерләмим.
Киләчәктә мин үземне, әлбәттә, дизайнер һәм модельер буларак күзаллыйм.
– Афәрин, Нәргизә! Хыялларың чынга ашсын.
Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, СОлНЦе мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев