Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәссам идең, моңлы җырчы идең...

Бүген, 22нче апрельдә, «Көмеш кыңгырау» газетасының рәссам-дизайнеры Фаил Исламның туган көне.

Бүген, 22нче апрельдә, «Көмеш кыңгырау» газетасының рәссам-дизайнеры Фаил Исламның туган көне. 2019 елда ул көтмәгәндә безнең арабыздан китеп барды. Аңа быел 63 яшь тулган булыр иде. 

КЕШЕЛЕККӘ – МИРАС
Милләтебезнең талантлы улы, вакытсыз ахирәткә күчкән, рәссам, балалар өчен чыгарылган «Көмеш кыңгырау» гәзитенең кабатланмас бизәүчесе Фаил Ислам рухына дога булып ирешсен! Амин!

...Туктар чиккә җитеп йөрәк какты,
Сызлап, сыкрап, тулып, шешенеп.
Күкләр елап калды, озатканда
Кояш кебек якты кешене.

Бәхилләшмичә дә китеп бардың
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Кайтып инде безгә сөйләмәссең,
Ниләр күрдең икән син анда?

Җәйге җил китергән кайгы өне
Тетрәндерде зират ташларын.
Чал башларын түбән игән килеш
Каршылады авылдашларың.

Бүлмәңдәге урындыгың үкси,
Кулларыңны куйган өстәлең.
...Сабыйларның садә күңеленә
Син орлыклы хис, төс өстәдең...

Рәссам идең, моңлы җырчы идең,
Һәм... шагыйрь дә идең, и-и-и, туган.
Ник гомерең – кояш, иртә ауды
Талант кыясында утырган?!

Фаил!!!

Син әле дә, алкышлыйсың кебек
Рәссамнарча тормыш иртәсен.
...Кешелеккә –мирас, талантыңда
Исәннәрнең хәтер канатында
Очышыңны дәвам итәсең!..

***
Якты йөзле, киң күңелле идең,
Җанга кердең җырдай агылып.
«Син – ургылып аккан ташкын дисәм, –
Суың калды чиста, саф булып!»

Айрат Суфиянов шигыре.

Фаил Ислам дигән бу Галәм… Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/fail-islam-dign-bu-galm

Фаил Ислам башкаруында "Җомга көн" җыры. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/yaratkan-yrlar/mslim-rayony-vrshbash-avylynda-fail-islam-chygyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев