Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чалмабашлар (пионнар) турында кызыклы фактлар

Чалмабашлар – дару һәм аш тәмләткеч.

1. Чалмабашлар 2000 ел элек килеп чыккан. Аларның туган җире булып Азия, Кытай, Төньяк Американың көнбатышы һәм Европаның көньягы санала.

2. «Пион» сүзе Пеон исеменнән килеп чыккан. Борынгы грек легендасы буенча, Пеон Асклепий дигән алланың иң сәләтле укучысы була. Асклепий үз укучысының уңышларыннан бик көнләшкән һәм аны агуламакчы булган. Ә Аид дигән алла Пеонны коткарган һәм аны матур үсемлеккә әйләндергән.

3. Элеккеге заманнарда чалмабаш чәчәгенең исе астмадан һәм баш авыртудан дәвалый дип ышанганнар.

4. 19нчы гасырга кадәр чалмабашлар дару һәм аш тәмләткеч буларак кына кулланылган. Бары тик 20нче гасырда гына аларны бакчаларда матурлык өчен үстерә башлаганнар. 

5. Чалмабаш чәчкәсенең диаметры 25 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Танылган сәяхәтче Марко Поло, аны беренче тапкыр күргәч, «кәбестәгә охшаган роза чәчәге» дип атаган.

6. Зәңгәр чалмабашлар булмый. Табигатьтә бу чәчәкләрнең зәңгәрдән кала барлык төсмерләрен дә очратырга мөмкин. Ал төстәгеләренең хуш исе аеруча көчле була.

7. Чалмабашның бер куагында 50 дән алып 100гә кадәр чәчкәсе булырга мөмкин.

8. Чалмабаш – озын гомерле чәчәк. Аны бакчагызга утыртсагыз, тиешле игътибар булганда, ул анда 100 ел буе үсеп утырырга мөмкин. 

9. Чалмабаш Кытайда муллык һәм бәхетле тормыш символы булып санала. Кытай телендә пион сүзе «иң матур» дигәнне аңлата.

10. Ак һәм ал чалмабашларны, гадәттә, кәләш букетын ясаганда еш кулланалар. Европада исә туйның 12 еллыгына чалмабаш букеты бүләк итү гадәте бар.


Чәчәкләр озак торсын дисәң...

Холкың турында чәчәкләр сөйли (Тест)

Мин «үстергән» чәчәкләр (комикс)

Матур һәм ....зыянлы чәчәкләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев