Бу кызык

Холкың турында чәчәкләр сөйли (Тест)

Нинди чәчәк яратасың? Алар да синең сыйфатларың турында сөйли икән.

 

Сирень – хыялый һәм романтик. Хыяллар чынга ашучан, ышануыңнан туктама.

 

 

Пион – син матурлыкка, бай тормышка омтыласың.

 

 

Орхидея – сабырлык, нәзакатьлек. Кешеләр белән бик сайланып кына аралашасың.

 

 

Лалә – иң мөһим сыйфатың – гадилек. Син сәяхәт итәргә яратасың.

 

 

Гербера – синең кебек сабыр кеше бар микән ул?! Син бервакытта да эшеңне ярты юлда калдырмыйсың, ахыргача эшләп бетерәсең.

 

 

Канәфер – кызыксынучан, син берьюлы берничә эш белән мәшгуль була аласың.

 

 

Энҗе чәчәк – нечкә күңелле, яңалыкка омтылучан.

 

 

Ромашка – син кояшка тиң. Елмаюың, йомшак сүзләрең белән барысын да «җылыта» аласың.

 

 

Роза – хисләрең ташып тора. Син кешеләрдә яхшы сыйфатлар гына күрәсең.

 

 

Лилия – юлыңда нинди генә авырлыклар булса да, син аларны җиңәчәксең.


Нет комментариев