Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәчәкләр озак торсын дисәң...

Чәчәк бәйләме өйнең яме булсын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне исең­нән чыгарма:

*  Чәчәк бәйләмен аңа туры килә торган вазага гына утырт. Вазаның биеклеге чәчәк бәйләме биеклегенең яртысына тигез булсын.

*  Чәчәкләрне бары тик тондырылган (ярты көн буе нинди дә бул­са савытта җыелып торган) суга гына утыртырга кирәк.

*  Чәчәкләрне суга утыртыр ал­дыннан аларның сабакларын 2-4 см чамасында кыеклап кис. Бу очрак­та алар суны яхшырак сеңдерер, ди­мәк, озаграк торыр.

*  Чәчәкләрне суга никадәр тиз­рәк утыртсаң, шулкадәр яхшырак.

*  Чәчәкләр озак торсын, сулма­сын өчен, суга шикәр (роза гөлләре­нә - лимон кислотасы) салалар.

*  Нәркис, тырнак гөл, роза, хризантемаларны аерым утыртырга ки­рәк, чөнки алар янындагы башка чәчәкләр сулырга мөмкин.

*  Чәчәкләрне кояш төшеп тор­ган урынга да, күләгәле җиргә дә куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев