Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин «үстергән» чәчәкләр (комикс)

Чаллының 52нче мәктәбендә укучы Руслан Логинов ясаган комикс.

Бүген шундый матур язгы көн. Камил әнисенә лалә чәчәкләре сатып алырга җыена, бүген бит әнисенең туган көне. Ә әнисе лалә чәчәкләрен бик ярата.


Камил чәчәк кибетенә керде. Тик караса, анда лалә чәчәкләре юк. Икенчесенә керсә шул ук хәл. Ә әнисе нәкъ лалә чәчәкләрен ярата бит!


Ул моңсуланып, өй янындагы зур кибеткә керде. Камил анда бөтен нәрсә дә сатыла дип уйлый. Ул эзләнеп кибет буйлап атлады.


Караса, каршында лалә чәчәкләре!


— Ә нигә аннан сабын исе килә?
— Чөнки ул сабыннан ясалган.


Камил шатланды. Бәягә карады. Эх, акчасы җитми икән!


Шулвакыт, Камилгә бер идея килде. 


Ул төрле төстәге сабыннар сатып алды. Кызылын да, яшелен дә, сарысын да. Аны бит мәктәптә сабыннан әйберләр ясарга өйрәттеләр.


Кайтып, ул сабыннарны эретте. Һәм төрле төстәге лаләләр ясады. 


Әнисе кайткач, менә шундый матур лаләләр букетын күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев