Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы
Кешеләрдән куркып өйрәнгән кош малайның үзенә ярдәм итәргә теләвен белми иде, билгеле.
Авылда кояш баеганын күргәнегез бармы сезнең? Их, күңелле шул чакта.
Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте.
Назга сусаган карт каен кәүсәсенә язгы кояш нуры кагылып узды.
Сирәк була торган саф, татлы мизгел иде бу. Рәхмәт сиңа, кошчыгым, юлларың уң булсын!
Шаянның кара каргаларны беренче генә күрүе иде. Ул йөгереп барган җиреннән туктап, бер каргаларга, бер хуҗасына карады: «Бу нинди җан ияләре, янәсе, мин аларны җиңәмме?»
Ата кош һәрдаим балалары сагында тора. Әнкә аккошның балалары янына борылуын күрүгә үк, дөньясын онытып, аңа ташлана һәм рәхимсез чукый-чукый куалап җибәрә. Ни булган бу кошларга?
Раксана әнисен бөтенләй хәтерләми.
Беркөнне хуҗа Шаянны бакчада калдырып, үзе кибеткә кирәк-ярак алырга китте. — Бакчага малай-шалай керә күрмәсен, яхшы сакла, — дип кисәтте Хуҗа Шаянны.
Акәбигә 148 яшь булган икән...
Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам як коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калган.
Дөнья шулай инде ул. Акылны барыр юлда абына-сөртенә, борын каната-каната җыясың.
Көтә көчек. Дөньяда бик аз яшәгән шул әле ул: җирдә хыянәт барын белми.
Акчарлаклар! Аклыклары, пакьлекләре белән дан алган, җырларда җырланган диңгез кошлары!
Кемнәрдер пышылдап кына сөйләшә. Ә мин күзләремне ача алмый торам. Әйтерсең һәр керфегемә берәр пот гер асканнар.
0