Бурыч (парча)
Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте.
Сәгать алты тулар-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда, күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. Звонок төймәсе шактый биектә, әбинең буе тәбәнәк кенә: ул аяк очларына басып, өскә үрелгән. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Карчык, кулын звонок төймәсеннән алмый гына, миңа текәлеп карап куйды. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптыраш сизелә иде. Болай да ябык, җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.
Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем. Ул, хәвефләнеп, ни әйтергә белми тотлыгып калды. Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп, кызганып куйдым. «Бик кирәк идемени соң алар?»—дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. «Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче килүем инде. Мунчага барганда акчамны онытып калдырып, Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде»,— ди. «И әби, шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде,—дим,— әллә ни зур акча түгел ич!»
Карчык миңа ялт кына карап алды. Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты. «Бирөчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!» — диде. «Алайса, калдыр соң миңа 25 тиенеңне, алар кайткач, кертеп бирермен»,— дим.
Әбиемнең йөзе балкып китте, җыерчыклары язылды. Ул, кире уйламасын тагын дигәндәй, миңа ашыгып тиеннәрен сузды. «И, балам, игелекле кеше икәнсең, рәхмәт яугыры, тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. Рәхмәт, балам, аягың-кулың сызлаусыз булсын».
Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе, җете ак челтәр шәле күз алдымда озак торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев