Өмет
Көтә көчек. Дөньяда бик аз яшәгән шул әле ул: җирдә хыянәт барын белми.
Җирдә көз тантанасы. Муллык, иминлек.
Җәй буе табигать кочагында яшәгән кешеләр, дачаларын калдырып, шәһәрдәге квартираларына күченделәр. Җәйге йортларның аркылы-торкылы такталар белән томалаган тәрәзәләре: «Безне тагын ялгыз калдырдыгызмы?»—дигән кебек, моңсу бер сабырлык белән узгынчыларга текәләләр. Кышкы озын төннәрдә, кояшсыз салкын көннәрдә нәүмиз булып алар хуҗаларын көтәчәкләр. Йортлар тирәсендә хәтта чыпчык очканы да күренми. Кешеләрнең бу канатлы юлдашлары, көз җитеп, дачалар бушап калуга, «без кемнән ким» дип, шәһәргә әйләнеп кайталар һәм кышка ояларын тәртипкә китерергә керешәләр. Кешеләргә якынрак булуың хәерле...
Бакча тып-тын. Әтрафта бер җан иясе күренми. Юк, алай түгел икән. Әнә, як-ягыннан үрмәкүч тәпиләре кебек электр чыбыклары сузылган багана башында саескан утыра һәм, башын бора-бора чыркылдап, бакчада кемнеңдер булуын хәбәр итә.
Иренеп кенә кар ява. Кар тәңкәләре җиргә төшеп җитәр-җитмәс эреп юкка чыгалар. Бу әле болай, юри генә төшкән кар бөртекләре. Кышның тәүге хәбәрчеләре. Бала-чага чыр-чуыннан, өлкәннәр ыгы-зыгысыннан бушап калган бакчада үз вазифасын җиренә җиткереп үтәүче бер җан иясе бар — ул әле язын гына дөньяга килгән салпы колаклы сары көчек. Ул сырлап-бизәкләп эшләнгән ике катлы дача йортының ишеге төбендә, алгы аякларына башын куеп яткан да, сабыр гына хуҗаларын көтә. Юл ягыннан шылт иткән тавыш ишетелсә дә, ярсулы өмет белән сискәнеп, башын күтәрә, ымсынып куя. Аннары үзенең ялгышуын, хуҗаларының әлегә килеп җитмәвен аңлап, тагын сабыр гына көтә башлый. Көтә көчек. Килер хуҗалары, килмичә калмас, җәй буе иркәләп кенә үстерделәр ич алар аны. Көтә көчек. Дөньяда бик аз яшәгән шул әле ул: җирдә хыянәт барын белми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев