Акчарлаклар – горур кошлар (Роза Хафизова)
Акчарлаклар! Аклыклары, пакьлекләре белән дан алган, җырларда җырланган диңгез кошлары!
Дюналар, безнеңчә әйтсәң, ком буразналары өстенә басып, акчарлакларны күзәтәм. Алар диңгез өстендә уйнаклап алалар да төркемнәре белән шәһәргә таба очалар. Шөһрәтле Бал-тыйк диңгезе буена беренче генә килүем, шуңа күрә биредә миңа һәрнәрсә яңа, таныш түгел. Шактый вакыт инде яр буенда киләп сарам, әмма бер генә акчарлакның да судан балык эләктергәне күренми... Ни-нәрсә белән туклана икән бу кошлар дип уйланам. Кара диңгездә акчарлакларның судан балык аулавын көлә-көлә күзәтә идек ич.
Көн эссе булуга карамастан, диңгездә су керүчеләр дә бармак белән генә санарлык. Ял итүчеләр күбрәк комда кызыналар, йә яр буйлап, ашыкмый гына йөреп торалар. Шундый эссе көнне, аяк астында мул сулы диңгез ымсындырып торганда, су коенмый ничек түзмәк кирәк. Идел буенда үскән кеше ич мин!
Тиз генә чишенеп, диңгезгә таба йөгердем. Әмма су читенә җитүгә кисәтүле тавыштан кинәт туктап калдым. — Диңгездә су коенырга рөхсәт ителми. Диңгез суы бактерияләр белән зарарланган!
Бер аягым белән суга кергән килеш ымсынып, зәңгәр дәрьяга карап каттым. Аяк астымда анда-санда үлгән балыклар елкылдашып ята. Алар су өстендә дә күп икән ич. Менә сиңа мә! Диңгез хәтле диңгез суын коенырга яраксыз итәр өчен ай-һай күп тырышырга кирәк булгандыр!
Баш очымнан гына чыркылдаша-чыркылдаша акчарлаклар көтүе узды. Кәефем кырылды. Суында коенырга ярамый торган диңгез ник кирәк ул миңа?!
Тиз генә киендем дә шәһәргә юл алдым. Борынгылыгы, архитектура байлыгы, халкының югары мәдәниятле булуы белән дан алган гүзәл кала!
Таш түшәлгән шәһәр урамнарының чисталыгына, йортларның архитектура төрлелегенә, реклама-белдерү-ләрнең зур зәвык белән эшләнүенә сокланып хәйран калып йөрим. Шәһәр күгендә бертуктаусыз акчарлаклар очына. Алар аксыл төтен пәрдәсе каплаган күктә уйнаклап алалар да дәррәү каядыр төшеп юк булалар. Нишли икән бу кошлар шәһәр эчендә?! Күңелемне һаман шул бер табышмак борчый.
Түзмәдем, акчарлаклар төшеп югалган бер төбәктә, шәһәрнең үзәк урамыннан читкә тайпылдым һәм бер-ике адым атлауга, гаҗәпләнеп туктап калдым. Ике йорт арасында тезелгән тимер чүп әрҗәләре өстенә йөзләгән акчарлаклар кунган. Алар, кырмыскалар кебек, зур тырышлык белән чүплектән ризык эзлиләр. Бер-берләрен чукып-чукып алалар, чыркылдашалар. Ара-тирә дәррәү һавага күтәрелеп очалар. Ап-ак кошлар акчарлаклар! Зәңгәр диңгезләрнең аерылгысыз бизәкләре! Чүплекбаш ияләренә әверелергә мәҗбүр булган горур диңгез кошлары!
Акчарлакларның чүплек өстендә әвәрә килүләрен йөрәгем әрнеп озак күзәттем. Аларның ачынып чыркылдашуларында бөек диңгезне агулаган һәм горур кошларны шушындый хурлыклы хәлгә төшергән адәмнәргә каһәр каргыш ишетелә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев