Төнге сәяхәт
Авылда кояш баеганын күргәнегез бармы сезнең? Их, күңелле шул чакта.
Авылда кояш баеганын күргәнегез бармы сезнең? Их, күңелле шул чакта. Кояш көне буе түбә өстендә генә торып арыгач, төштән соң түбәнәя, җиргә якынлаша башлый. Көн кызуы сүрелә. Аннары утлы тәпиләрен сакланып кына тау өстенә тидерә. Җирдә андый-мондый куркыныч юклыкка ышангач, җайлап кына тау артына төшә башлый. Үзе һич ашыкмый, никтер кызара гына. Аннары кинәт кенә каядыр чума, юкка чыга. Кояш баеган чак авылда үзенә бертөрле куанычлы. Бу вакыт бөтен өлкәннәр зштән кайта. Көнозын күңелсезләнеп утырган урамга җан керә. Кояш баюга ук, авылга ямь өстәп, көтү кайта. Малай-шалай чыбыркы шартлата. Кичке эңгер-меңгердә капка төбенә җыелып гәп сатулары үзе ни тора. Без генә түгел, хәтта малайларның әти-әниләре дә, йорт тирәсендә эшләрен бетергәч, урамга чыгалар.
Бүген дә шулай булды. Тик бүген без кичне җиткерә алмыйча аптырадык. Караңгы төшкәч тә әбиләр һаман йокларга ятмыйча интектерделәр. Айсылу да иптәш кызлары белән чыркылдашыпмы чыркылдаша. Алар көндез югары оч Радикларда, Гарифларда булганнар.Үзләре һични белә алмаганнар. Әхмәт әйтә: «Бу чәчбиләрме сон ул малайларны тота торган. Алар әле зурракка да тоттырмый», — ди. «Ә алар аркасында комбайннар эшкә яраксыз булып, игеннәр кырда калса?» — дим. «Калырга тиеш түгел. Безнең малайлар сознательный. Менә күрерсең, алган әйберләрен әллә кайчан кире урыннарына илтеп куйганнардыр инде», — ди.
Кич буе без малайлар белән шул турыда гына сөйләштек. Күктә ай калкып, бөтенесе йокларга яткач кына, тәвәккәлләп юлга кузгалдык. Түбә өстендә яп-якты булып ай нурлары сибелгәндә, без түгел, энә дә ялтырап күренер. Шуңа күрә бакчалар артыннан, ындыр буйлап кына бардык. Ник кенә бер шылт иткән тавыш булсын. Малайлар бу тынлыкны бар дип тә белмиләр. Ә миңа барысы да сәер тоела. Әллә нинди әкият дөньясына килеп кергән кебек. Бакча башларында биек булып әрекмән, кычыткан үскән. Ай яктысында әрекмән яфраклары сихерче җилпәзәләре булып күренә. Әзрәк шомлы да. Тик малайларга сиздерәсе итмим.
Комбайн частьлары салынган капчыкны алмаш-тилмәш күтәреп барабыз. Уен эш түгел. Капчыкта — ике кечкенә тәгәрмәч, берничә йолдызчык, шөрепләр, гайкалар. Тәгәрмәчләре комбайнның алдына беркетелгән күтәргеч җайланмадан сүтеп алынган. Андый җайланмасыз комбайнның эше эш түгел, ди. Бик шәп тәгәрмәчләр алар, резина белән чорналган. Йомшак кына итеп тәгәриләр, тавышлары да ишетелми. Мин үзем шундый тәгәрмәчләргә малайларның күзләре кызуга бер дә гаҗәпләнмим.
Кача-поса шактый бардык. Ай да безнең арттан иярде. Ниндидер чокыр-чакырлар, биек алабута каплаган иске йорт урыннары, морҗа калдыклары аша кичтек. Бер тавыш-тын юк. Бөтен авылы белән йокыга талган диярсең. Юк, алай ук түгел икән. Ни бу? Якында гына кемнәрнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышы ишетелде. Без, барган шәпкә үлән арасына чумып, өнсез калдык. Бер абый белән апа тавышы. Абый тонык кына тавыш белән апага нидер сөйли. Тегесе кисәк-кисәк көлеп куя. «Тсс!» — дип кисәтте Әхмәт. Без әрекмән сабаклары астыннан баш калкытып алга карадык. Киртә буендагы әрдәнә өстендә бер кыз белән бер егет утыра. Егет бер кулын кызның җилкәсенә салган, үзе иелеп аңа нидер сөйли. Ачык ук ишетелмәсә дә, миңа егетнең тавышы таныш кебек тоелды. Танырга теләп, күземне текәп карадым. Тик ай яктысы ай яктысы инде. Ара да шактый ерак, бөтенләй үк танырмын димә. Шулай да малайлар танып алган икән.
— Габдрахман абый белән Фәүзия апа,—диде Рөстәм. — Аларны «йөриләр» диләр иде, дөрес икән, гы-гы-гы...
Минем Рөстәмгә ачуым килде. Күз алдында абыемнан көлдереп тормам инде. Үзем дә сизмәстән, терсәгем белән нык кына итеп аның бөеренә төрттем.
— Нәрсә син? — Рөстәм усал итеп минем беләктән эләктерде. — Нәрсә сугышасың?
Әллә безнең кыштырдаганны ишеттеләр инде, Габдрахман абый белән Фәүзия апа тынып калдылар. Абыем кесәсеннән папирос алып кабызды. Безнең якка текәлеп карап тордылар. Аннары, урыннарыннан кузгалып, урамга таба китеп бардылар.
— Кузгалдык, малайлар, — диде Әхмәт. Рөстәм мыш-ный-мышный аңа иярде. Минем Рөстәмгә ачуым басылып җитмәгән иде әле. Шулай да сүзне озынга җибәрәсем килмәде. Капчыкны сөйрәп, малайларга иярдем.
Машиналар паркына килеп җиткәнче шактый арытты. Аяк өсте атлап кына барсаң бер хәл, урыны-урыны белән шуышырга да туры килә бит. Алмаш-тилмәш күтәрсәң дә капчык җиңел түгел.
Киртә янына җитүгә, капчыкны бер читкә куеп, сузылышып яттык.
— Каравылчы әнә теге башта, —дип күрсәтте миңа Әхмәт. Күземне текәп, ул күрсәткән якка нихәтле генә карасам да, беркемне күрә алмадым. Анда каравылчы түгел, хәтта шылт иткән тавыш та юк. Бөтен кош-корт, бөҗәкләр, тереклек ияләре йокыга талган. Ай, йолдызлар тереклекнең йокысын саклап торалар.
— Анда беркем дә күренми бит, — дидем мин.
— Әйбәт каравылчы күренеп йөрми ул, әйе бит, Әхмәт?— диде Рөстәм. — Безнең яшелчә каравылчысын да синең ботыңнан эләктерми күрермен димә.
— Булмый ни, — диде Әхмәт. — Үткән ел кыяр өлгергәч, ә, малай...
— Чү, монда таба кемдер килә түгелме?
Якында гына ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелде. Без, тыннарны кысып, җиргә сеңдек. Кыштырдау тагын кабатланды. Кемнәрнеңдер мышнап тын алулары ишетелде. Без, бер-беребезгә сыенып, тавыш килгән якка карап өнсез калдык. Әрекмән яфраклары селкенеп алды. Нәкъ безнең каршыга мүкәли-мүкәли ике малай килеп чыкты. Югары очның Радик белән Гариф! Ни булганын да төшенми калдым, Рөстәм кинәт кыргый тавыш белән:
— Тот үзләрен! — дип кычкырып җибәрде. Без кисәк урыннарыбыздан сикерешеп тордык. Радик белән Гариф куркудан капчыкларын җиргә ташладылар да кирегә йөгерделәр. Без алар артыннан:
— Һайт! һайт! — дип бугаз киереп сөрән салдык. Каравылчы истә дә юк. Радик белән Гарифның бездән куркып качуы күңелләрне күтәреп җибәргән иде. Иң элек Әхмәт аңына килде.
— Әй, нәрсә акырасыз? Каравылчы ишетсә соң? Без як-якка карадык. Элеккечә, ул-бу сизелмәде.
— Каравылчы монда юктыр ул,—диде Рөстәм. Аннары Радикларның капчыгын өстерәп килде.
— Бездән уздырганнар, малай, болар. Дүрт тәгәрмәч, өч йолдыз чәлдергән булганнар, — дип сөйләнә-сөйләнә тегеләрнең капчыкларын барлап чыкты.
— Юкка куркыттык аларны, бергә-бергә күңеллерәк булган булыр иде, — диде Әхмәт, һәм ике бармагын авызына куеп, сызгырып җибәрде. Җавап көтеп бераз торгач, тагын сызгырды, һаман җавап булмады.
— Каравылчы булса, бу тавышка әллә кайчан килеп житәр иде, юктыр ул, — дидем мин.
— һм, бар ди сиңа, Мисбах абзаң төн уртасында машина саклап ята ди, — диде Рөстәм, шуны да белмисең дигәндәй.
— Нигә соң алайса кача-поса киләбез? — дидем мин.
— Безнең авылда төннәрен малайлар шуышып кына йөриләр, — диде Рөстәм. Үзе Әхмәткә мәгънәле итеп төртеп куйды.
Әхмәт, һаман сызгырып, теге малайларны эзли иде.
— Ташла, котлары ботларына җитте аларның, кайтып әллә кайчан мич башына менеп ятканнардыр инде.
Рөстәм капчыкны эләктереп урта киртә өстенә менде.
Мин малайлар ташлаган капчыкны алып киртә өстенә куярга үрелдем. Шул чак безнең колак төбендә генә ачы тавыш яңгырады.
— Һоп! Каптыгызмы? Урра!
Кулымнан капчык төшеп китте. Баскан җирдә артыма утырдым. Рөстәм киртә өстеннән парк ягына мәтәлде. Әхмәт дерт итеп киртәгә сөялде.
«Урра» тавышы, бөтен тирә-юньгә таралып, кайтаваз булып яңгырады. Безнең өскә ким дигәндә ике дистә башкисәр ташланды кебек иде. Чынлап карасаң, әлеге дә баягы Радик белән Гариф икән.
— Әһә! Эләктегезме? — дип тешләрен ыржайтты Радик. Аның түп-түгәрәк битендәге сары сипкелләр хәтта ай яктысында да ялтырап күренә иде. Ай да ай, Радикның бите дә ай! Үзе түп-түгәрәк ул, йөргәндә дә тәгәрәп кенә йөри.
— Нәрсә акырасыз? — Әхмәт тәтрәтләнеп алды.
— Кем акырадыр бит әле, сезме, безме? — дип Гариф алгарак чыгып басты. Бусы инде Радикның капма-каршысы — челән кебек озын, ябык, кара малай. Әрәмәдә үскән тал кебек бөгелеп-сыгылып кына тора. Күзләре куянныкы кебек, икесе ике якка караган. Малайларның икесенең дә өстендә иске пиджаклар. Я абыйларыныкы, я әтиләренекедер. Җиңнәре, итәкләре озын. Киндер басуындагы карачкыга кидереп куйган кебек.
Ул арада безнең малайлар аңнарына килеп өлгерде. Очып килеп сугышырлар инде, дип уйлаган идем. Кайда Ул. Рөстәм киртә артында капчык тотып баскан да рәхәтләнеп көлеп тора.
— Котны алдыгыз, малайлар, каравылчы тотты дип торам,— ди. Радик белән Гариф та үз тапкырлыкларың-нан бик канәгать иделәр. Бер-берләрен бүлә-бүлә сөйләп алдылар.
— Без башта ук сез икәнне белдек, — дигән булалар Имештер, юри генә курыккан булып кыланганнар. Анысы, үз күзләрем белән күрдем инде куркуларын. Юри генә түгел инде. Имеш, аннары әз генә читкә китеп ятканнар да көтмәгәндә безнең өскә ташланганнар. Арада иң акыллысы Әхмәт булып чыкты. — Ярар, егетләр, әйдәгез, тизрәк эшне тәмамлыйк. Мисбах абзаң килеп чыкса, күрмәгәнеңне күрсәтер,'— диде.
Без киртә астыннан бер-бер артлы машиналар паркына кердек. Рәт-рәт тезелеп торган комбайннар янына килдек. Өр-яңа, ялтырап торган машиналар, узышка чыгарга әзерләнгән чабыш атларымыни!
— Әле бер дә эшләмәгән машиналар ахры болар, — дидем мин.
— Юк, узган ел җәй буе рәхәтләнеп теркелдәделәр алар, беләсең килсә, — диде Радик һәм бер комбайн корпусын, мин Актүшне сыйпаган кебек, иркәләп сыйпап куйды. — Шәп машина болар, мин дә үскәч механизатор булам.
Парк эчендә озын-озак сөйләшеп торырга ярамый иде. Тәгәрмәчләрне, йолдызчыкларны капчыктан алып комбайн баскычларына куйдык. Әхмәт: «Әллә соң складка ук кертеп куйыйкмы икән?» — дип маташса да, колак салучы булмады. Гариф кына:
— Телеңә салынган буласың тагы! — дип, читкә төкереп куйды.
Парктан чыккач, үзебезне бик зур эш эшләгән кешеләр кебек итеп сиздек. Билгеле шулай. Шул тимер-томырлар аркасында урып-җыю эшләре өзелсә, гаеп бездә була лабаса! Аңларга кирәк.
— Киттек! — Рөстәм уң кулын селтәде.
— Малайлар, әйдә, каравылчы йортының да хәлен белик инде, я хәтере калыр, — диде Гариф.
Безгә аның тәкъдиме ошап китте. Киртә буйлап кына паркның икенче башына, каравылчы йортына таба киттек. Йорт дисәң хәтере калыр. Тәрәзәсе дә бәләкәй генә, ишегендә бүрек хәтле йозак эленеп тора.
— Мисбах абзаң өендә йокыдан кибән куя, — диде Рөстәм.
– Әйдәгез, йортын кире якка әйләндереп куйыйк...
– Була ул!
Йортны кире якка әйләндереп куясы бик килгән иде дә, дәрман гына җитмәде. Дәрман булмауның үчен алмый ярамый. Капчыкларны кулга киеп койма буеннан бер кочак кычыткан җыеп, көлтә итеп бәйләдек тә ка равылчы өенең ишек тоткасына элеп куйдык Кул-аяк ларны кычыткан чагып ачытса да бик дөрес эшләдек Машиналарны саклыйсы урынына, өендә йокы симерт мәе икенче. Соң, узган-барганда, кирәк кеше, каравылчы юклыкны күреп, рәхәтләнеп чишендерә инде машиналарны. Кулын кычыткан чаккыры...
***
«Без әле кайтырбыз» повестыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев