Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мең тәңкәлек мәче

Дөнья шулай инде ул. Акылны барыр юлда абына-сөртенә, борын каната-каната җыясың.

Салих телевизор карап төшкә хәтле өйдә ятты. Ниләр генә күрсәтмиләр: әллә кайсы чит планетадан килгән ро­ботлар дисенме, төрле аҗдаһалар, мөгезле шайтаннар, маймыллар дисеңме — бер юк нәрсә дә юк. Арада бер фильм аеруча ошады. Американың бер миллионеры ту­рында. Ул ярлы гаиләдә үсә. Әмма бик башлы була. Кай­да ничек акча эшли ала — берсен дә калдырмый. Хәтта бер кәлтәне читлеккә утыртып, шуны кешеләргә күрсәтеп тә акча җыя.

Салих иренеп кенә торып, аннан-моннан битен юган­дай итте, каникуллар ич, ашыгасы юк. Кухняга кереп, әнисе әзерләп калдырган ризыкларны чемченде. Тәрәзәдән тышка карады һәм шаккатты. Тышта ишеп-ишеп кар ява икән ич! Әнә күрше кызы Дания Вулкан исемле этен ияртеп, каядыр китеп бара. Кар бөртекләре аның кызыл башлыгына, кара тунына куна. Ул аны үзе сизмидер дә әле. Кар коймаларга, агачларга ява. Өйдән карап торуы кызык. Тукта әле, нишләп дусты Фәрит кер­ми икән бүген аларга? Һәркөнне иртән-иртүк кереп җитә иде ич. Берүзе генә уйнарга яратмый ул. Тикмәгә генә түгелдер. Мөгаен, ишегалларында чана шуа булыр. Са­лихка әйтмичә генә.

Салих тиз генә киенде дә Фәритләргә йөгерде. Тауда ыбыр-чыбыр бала-чага чыркылдаша-чыркылдаша чана шуа. Өсләренә учлап-учлап кар ява. Әмма Фәрит алар арасында юк иде. Анысы дөрес инде. Укучы башы белән бала-чага арасында чана шуып йөрмәс. Әһә, өендә берәр нәрсә әмәлләп ятадыр әле. Салих Фәритләр подъездына кадәрге араны бер генә сикерде.

Ишекне Фәритнең әбисе ачты.

— Исәнме, әби, – дип сәлам бирде Салих. Фәритнең әбисе исәнләшеп керүне бик ярата. Телеңне кызганмасаң, эрепләр китә. Бу юлы да Салихны күтәреп кенә ал­мады. Пальтосын, итеген салырга булышты. Аннары ар­касыннан сөеп, Фәритнең бүлмәсенә этәрде.

Бүлмәгә керүгә Салих шаккатты. Фәрит идәндә аклы-сарылы әкәмәт матур мәче белән әвәрә килә иде. Салих­ның андый дәү, матур песине күргәне юк иде әле. Песи күзләрен зур итеп ачып, Салихка карап алды да диван ас­тына кереп качты. Мондый матур песине хәтта телеви­зордан «китекат» турында сөйләгәндә дә күрсәткәннәре юк. Йоннары ялтырап тора, тәпиләре, корсак аслары ап-ак. Сырты сап-сары. Көлтә хәтле койрыгы арысланныкы кебек буй-буй сары.

Фәрит Салихны төксе генә каршылады. Гомергә шу­лай ул. Берәр Салихтан артыграк җире булса, кылтая да куя. Шулай да каян алды икән мондый матур песине? Фәрит озын бауга бәйләгән кәгазь күбәләкне диван ту­рында уйнатып алды. Мәче диван астыннан тәпиен су­зып, күбәләккә үрелгән иде, Фәрит аны тәпиеннән сөйрәп чыгарды. Мәче сыртын кабартты, Фәрит кулын­нан ычкынып, өстәл астына посты.

—  Синең чит кеше икәнеңне белде, чит кешеләрне яратмый ул, ну акыллы минем Ләйсәнем, — Фәритнең та­вышы бөереннән чыкты. Салихның да сер бирәсе килмәде:

— Песи песи инде ул, нәрсәсе бар аның, — дигән бул­ды. Фәрит Салихка үтергеч караш ташлады:

—  Песи сиңа! Мачы ул, мең тәңкәлек Бохар мачысы. Әти аны, мачы, ди. Ышанмасаң, менә кара, паспорты да бар аның. Песи дигән була бит әле. — Фәрит өстәл тартмасыннан катыргы алып, аның эченнән урталай бөкләнгән кәгазь чыгарды һәм хәрефләп укып бирде:

— Отец — Касьян, мать — Лира. Перс. Лейсан. Паспорт бу, беләсең килсә. Сиңа тәтеми ул. Әти кичә генә Мәскәүдән алып кайтты. Мең сумга — белдеңме?

Салих таң калды. Аның әле мең сумлык песиләр булу­ын ишеткәне дә юк иде.

— Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, — диде Салих. — Мең сумга песи алырга әтиеңнең башына тай типмәгәндер бит?

Фәрит телсез калды:

— Син, син, — дип тотлыгып кабатлады ул, — мондый мачыларны күргәзмәгә куеп, акча түләп кенә күрсәтәләр, беләсен килсә... Мәскәүдә аларны песи түгел, мачы дип йөртәләр.

— Акча түләп, — дип гаҗәпләнеп сорады Салих. — Кы­зык икән. Теге бүген теликтан караган фильмда бер ма­лай кәлтәне читлеккә утыртып күрсәтеп тә акча җыйган иде.

Кәлтә турында ишеткәч, Фәрит тынып калды һәм пе­сиен ашыгып кулына алды. Мәче, авызын матур итеп ачып, «мяу» дип кычкырып куйды.

— Беләсең килсә, ул «китекат» кына ашап тора.

Салихның мәчене сыйпыйсы килде, сыйпарга дип ку­лын сузган гына иде, Фәрит кинәт читкә тайпылды. — Һе, сиңа тиктомалга мәче сыйпатып тормам әле, мин аны ке­шеләргә бер сум түләп күрсәтәм. Балалары булгач, берсен-берсен мең сумга сатам, белдеңме?

Салих өнсез калды. Мең тәңкәлек песине бар караган өчен бер сум! Бүресе улый икән Фәритнең болай булгач, байый да байый инде.

Салихның эндәшми торуын күргәч, Фәрит йомшар­гандай итте.

—  Сиңа бушка гына күрсәтәм мин аны, мә, теләсәң сыйпа. Башкалардан бер тәңкә! Теге фильмны мин дә ка­радым аны. Малай үскәч миллионер булып китә. Мачы күрсәтеп, акча җыю башка гына килмәгән. Бизнес дип атала ул. Теликтан во нинди бизнесменнарны күрсәтәләр. Күп кенә акча җыям да үскәч мин дә бизнес­мен булам. Пейджер сатып алам, гел «милкивей» гына ашап торам, беләсең килсә...

Фәритнең туктаусыз мактануы Салихның ачуын ки­терде. Ул берни әйтми ишеккә юнәлде. Аның китәргә җыенуы Фәриткә ошамады:

— Син кая? — дип хәтта песиен дә кулыннан төшереп җибәрде. Песи белән генә уйнау күңелсез иде аңа. — Син нәрсә?

Салих җавап та бирми тиз генә киенде дә ашыгып чы­гып китте. Урамга чыккач, бер мәл кая барырга белми торды. Бала-чага чыр-чу килеп чана шуа. Ишегалдында аның яшьтәше бер Фәрит кенә шул, башка уйнар кеше дә юк. Ул Вулканын ияртеп кайтып килүче Данияне күреп алды. Вулкан Салих янына йөгереп килеп, аның өстенә сикерде. Гел шулай ул, Салихны ярата. Салихның күңеле булды. Вулканны кочаклап, аның башыннан сыйпады. Даниягә бу ошап бетмәде: «Вулкан, ко мне!» — дип әмер бирде. Вулкан аңа игътибар итеп тормады, Салих янында әвәрә килде. Дания чын-чынлап ачуланды. «Син нәрсә, кеше этен үзеңә ияләштерәсең?» — дип муенса каешын эләктереп этен үзенә тартты.

— Кем ияләштерә, минме? Беләсең килсә, ул үзе кил­де минем яныма. Харап икән, синдә генә эт. Фәритнең әнә мең тәңкәлек мачысы да бар әле!

—  Мачы, имеш, мишәрләр генә мачы дип сөйләшә, Фәрит әллә мишәрме? Бардыр инде, мең тәңкәлек мәче буладыр... — Дания мыскыллап көлеп куйды.

— Бар шул менә, үзем күрдем.

—  Ышандым ди тагын. — Дания этен ияртеп китәргә җыенганда гына яннарына Фәрит килеп басты.

— Дания синең мең тәңкәлек мәчең барлыгына ышан­мый, — диде Салих аңа.

— Ышанмаса, ант итсен, безгә кереп карасын. Тик мин аны теләсә кемгә бушка күрсәтеп әрәм итмим. Бер кара­вын бер сум. Сыйпыйсың килсә, тагын 50 тиенне куш.

Дания малайларга мыскыллап карады.

— Хәзер менә песи караган өчен бер тәңкә түләдем ди. Аларның кычкырып ни турындадыр бәхәсләшкәнен ишеткән бала-чага яннарына җыела башлады. Фәрит мо­менттан оста файдаланды:

—  Ышанмасаң — ышан. Әти кичә генә Мәскәүдән алып кайтты. Ләйсән исемле. Андый мәчене синең гомер күргәнең юк.

Бала-чагалар Карга чумган бүрек-башлыкларын арткарак этәреп, Фәритнең авызына текәлделәр.

— Менә Салих күрде, Салих әйтсен, иеме, малай! Салихның аның сүзен җөплисе килмәсә дә, Даниягә үч итеп, аны якларга булды:

— Андый матур песине әле гомеремдә дә күргәнем юк ие...

— Менә, менә, ишеттегезме инде! — Фәрит куанычын­нан сикергәләп алды.

Озак чана шуудан туны шыкырдап каткан Фәнис бо­рынын тартып сорады:

— Чынлап күрсәтәсеңме?

— Күрсәтәм. Сәгать бердә керсәгез була. Ул чакта ми­нем әби мәчеткә дин сабагы алырга китә. Шул чакны безнең звонокка өч тапкыр басасы.

— Нигә өч? — дип ачыклады Фәнис.

—  Нигә, нигә, имеш, димәк, күргәзмәгә килгәнсез, дигән сүз. Икене бассагыз, ачмыйм.

— Мин әнидән акча сорыйм да киләм, — диде Альби­на.

— Мин дә, — дип кабатлады Галия. Салих аны бик ях­шы белә, әнисе сатучы аның.

—  Мин дә, мин дә, — бала-чага бер-берләрен бүлә-бүлә мең тәңкәлек мәчене карарга киләчәкләрен әйттеләр.

Фәритнең түбәсе күккә тиде. Ул елт кына сәгатькә ка­рап алды. Узган ел әтисе аңа үзенең иске сәгатен биргән иде. Кирәксә-кирәкмәсә дә сәгатькә карарга ярата ул.

— Хәзер сәгать беренче. Минем Ләйсәнне күргәзмәгә әзерлисем бар. Сәгать бердә килегез. Әйткәнемчә, өч мәртәбә шалтыратыгыз. — Ул кырт борылды да китеп барды. Салих ягына карамады да хәтта. Бала-чага шаула-ша-шаулаша таралышты.

Салих ишегалларын әйләнеп чыкты. Өенә кайтасы килми иде аның. Башын бер уй боргычлады: ничек кенә итеп акча эшлисе икән? Әмма ни тырышса да, берни уй­лап чыгара алмады. Уйлаган алдыңа килә, дип тиккә генә әйтмәгән бит бабайлар. Карангалап басып тора иде, йорт каршына «Жигули» машинасы килеп туктады. Машина­дан бер-бер артлы әзмәвердәй өч егет төште. Алар ише­галды уртасына баскан килеш тәмәке кабыздылар. Фәритләр йортына карангалап ни турындадыр сөйләшеп алдылар. Салих аларның өс-башына игътибар итте. Өче­се дә кара күн курткалардан. Башларына да кимәгәннәр. Шулчак берсе Салихка эндәште.

— Әй, пацан, син Наташаның кайсы фатирда яшәвен беләсеңме?

Салих башта каушабрак алды. Аннары Фәритләр өстендә генә яшәүче сары чәчле Наташаны исенә төшер­де.

—  Беләм, менә бу подъездда ул, теге сары чәчле кыз­мы?

Салихның соравына җавап биреп тормадылар.

— Син аңа записка кертеп бирә аласыңмы? Салих үзе дә сизмәстән:

— Бер тәңкә, — диде.

— Нәрсә бер тәңкә?

— Записка керткән өчен. Бизнес. Егетләр хахылдап көлешергә тотындылар.

— Тәк, тәк, бизнес дисең инде алайса, — бер егет кара кечкенә сумкасы өстенә куеп нидер язды. Аннары кәгазьне бөкләп Салихка тоттырды. Бумажнигыннан алып бер тәңкә акча бирде.

— Мә, тиз бул. Бер аягың тегендә, икенчесе монда бул­сын. — Ул җиңелчә генә итеп Салихның артына тибеп ал­ды.

Салихның түбәсе күккә тиде. Дүртенче катка ике генә сикерде. Фәритләр ишеге яныннан узганда Галиянең зво­нокка үрелеп маташуын күрде. Кыз кечкенә, звонокка кулы җитми. Салих барган шәпкә Фәритләргә өч звонок биреп узды.

Наташалар фатирында ишекне озак кына ачмыйча тордылар. Аннары сары чәчләренә бигуди чорнаган На-таша, ишекне сызык кына ачып записканы алды һәм: «Пускай подождут, сейчас выйду», — дип ишеген ябып куйды.

Егетләр әле һаман сигарет көйрәтәләр иде. Салихны күрүгә аңа текәлделәр. «Көтәргә кушты», — диде Салих. Записка язган егет Салихны мактап алды: «Молодец, далеко пойдешь». Егетләр Наташаның чыкканын көтеп ни турындадыр гәпләшеп калдылар. Салих Фәритләргә йөгерде. Кесәсендәге эшләп алган бер сумлык «бизнес» аңа тынычлык бирми, аны тизрәк Фәриткә күрсәтәсе килә иде.

Салих өч тапкыр звонок бирүгә үк, Фәрит ашыгып ишекне ачты. Ишектә Салих кына икәнен күргәч, кәефе китте.

— Мин тагын Ләйсәнне күрергә киләләр дип торам.

— Бер кыз килде ич инде.

— Бер генә шул. Бизнес начар бара әле.

—  Мин дә бер сум эшләдем, — дип мактанып Салих кесәсендәге берлекне чыгарып күрсәтте.

—  Кит әле! — Фәритнең гаҗәпләнүенә чик-чама юк иде. — Ничек, малай, мине дә өйрәтерсеңме?

— Һәркемнең үз бизнесы, — диде Салих эре генә.

—  Әйдә, малай, уртак бизнес ясыйк та, пейджерлар алыйк. Пейджер аша гына сөйләшеп ятарбыз. Бу юлы ул бөтенләй йомшап төшкән иде.

Ләйсән генә, малайларга игътибар да итми, диванда йоклап ята бирде. Муенына күргәзмә өчен бәйләнгән тасмасы бер якка салынып төшкән. Фәрит аңа таба карап алды да өметсезләнеп кул селтәде, бизнес бармый әле, янәсе.

— Белдерү язып эл, шулай, шулай диген, әкәмәт матур мачы күрсәтәм, диген. Укырлар да килерләр.

Фәрит җанланып китте:

—  Әйе шул, малай, белдерү язарга кирәк. Әйдә икәү языйк.

— Акчасы уртактан булса, язабыз аны.

Фәрит бераз уйлангандай итте дә риза булды. Чөнки белдерү язарга үзенең генә көче җитмәсен белә иде.

— Ярар, — дип ризалашты Фәрит, — тик белдерүне син язасың, мин ябыштырам... — Ул Салихка дәфтәр урта­сыннан ертып кәгазь, ручка бирде. Салих өстәл артына утырып, белдерү язарга кереште:

Белдерү

Ләйсән исемле әкәмәт матур мәче күрсәтәбез. Керү түләүле. Бер сум.

Керү вакыты сәгать бердән өчкә хәтле. Адрес:

Зур урам, йорт 2, фатир 7.

Салих белән Фәрит.

Салихның язып бетергәнен көтеп, Фәрит мышный-мышный аның артында басып торды. Салих белдерүне язды да, менә шулай була ул, дигәндәй бик кәпрәеп кенә язуны Фәриткә сузды. Менә, укы, янәсе. Фәрит бел­дерүне ошатты, ләкин ахырында «Салих белән Фәрит» түгел, киресенчә, «Фәрит белән Салих» дип язарга кирәк дип исбатлап маташты. Ни әйтсәң дә, Ләйсән аныкы ич! Салих карышып тормады, башка нөсхәләрен шулай дип яздылар. Белдерүләрне төсле карандашлар белән сырлап-сырлап бизәп чыктылар. Аннары урамга чыгып, кой­маларга, подъезд ишекләренә, баганаларга кнопкалар белән беркетеп куйдылар.

Каникуллар да бетеп килә. Салих һәркөнне Фәритләргә керә дә икәүләп мәче карарга килүчеләрне көтә башлыйлар. Алай да, бер тәңкә түләп, мәче карарга теләүчеләр агылып тормый.

Шулай да көннәрнең берендә күрше подъезддан өч кыз кергәннәр бит. Лора белән Фәния алар мәктәбендә өченче сыйныфта укыйлар. Оля әле бакчага гына йөри. Ул әнисе белән генә яши. Әнисе беркайда да эшләми, көннәр буе салмыш килеш эскәмиядә көнбагыш чиртеп утыра.

Фәрит кызларны алгы бүлмәгә кертте дә аяк киемнәрен салырга кушты. Юкса идәнне таптыйлар, әбисе ачулана. Акчаны башта бирегез, дип тә кисәтте. Лора белән Фәния кесәләреннән берлекләр чыгарып Фәриткә суздылар. Оляның акчасы юк иде.

— Акчаң булмагач, ник килдең, бар акча алып кил, — диде Фәрит Оляга. Оля башта борынын тартып торды, аннары иреннәре мыймык-мыймык килде дә үкереп елап җибәрде. Фәрит башта аптырабрак калды, аннары Оляга ачуы килеп, аны төрткәләп диярлек чыгарып җибәрде. Оля бөтен подъездны киеп, үкереп елый-елый чыгып китте.

Кызлар бүлмәгә уздылар һәм Ләйсәннең матурлыгына сокланып аны кулларына алдылар, чыркылдаштылар. Кызларның шул инде. Әмма песинең кызларга ошавын­нан Фәрит бик канәгать калды.

Кызлар белән бик күңелле иде. Мәче белән әвәрә ки­леп уйный торгач, вакыт узганын да сизмәделәр. Фәрит, исенә килеп, сәгатькә күтәрелеп караса, аптырап китте, өч тула ич, хәзер әбисе кайтыр. Ул кызларга киенергә кушты. Шулчак ишектә каты итеп кыңгырау шалтырады. Барысы да тып-тын булдылар. Кемдер ишеккә аяклары белән тибә, хатын-кыз тавышы чырылдый иде.

Балалар куркуга төштеләр, хәтта Ләйсән дә диван ас­тына кереп качты.

—  Кем бар анда? — дип кычкырып сорады Фәрит, та­вышы куркудан калтырап чыкты. Кызлар да дер килеп калтырап төштеләр.

—  Кем бар икәнен күрсәтәм мин сиңа, тәмуг кисәве, мырый кавеме, җир бит! Ач ишегеңне тизрәк, юкса, кы­ям йортыңны, бугазыңны чәйним, — дип тезде хатын-кыз тавышы.

Малайлар аның Оляның әнисе Даша түти икәнен аңладылар. Ачарга да, ачмаска да белми торганда ишек артында Кәримә әбинең тавышы ишетелде.

—  Безгә килгән идегезмени, Даша, Олечка, әйдәгез, рәхим итегез. Хәзер ачабыз ишекне.

— Килгән идек шул, әнә, оныгыгыз... — дип чәрелдәде Даша түти. Әби ишекне ачкан мәлдә тукталып калды.

—   Нәрсә булган аңа, әллә Оляны кыерсытканмы? Миннән өйдә калган иде ич ул, — дип каушап сорады.

— Кыерсыткан шул. Әнә, бер тәнкә акча түләтеп, кыз­ларга мәче күрсәтә икән. Минем Оленьканын акчасы булмагач, куып чыгарган. Олечканың мәчене күрәсе килә. Я Алла!

Әби гаҗәпләнүдән беравык телсез калды.

— Ни сөйлисең син, нинди акча ди ул?

Фәрит ул арада кызларны ияртеп бүлмәсенә кереп китте. Әби кунакларны да туп-туры аның бүлмәсенә алып керде. Салих белән кызларга ягымлы итеп сәлам бирде.

— Яле, улым, кая песиең, — дип Фәриткә эндәште. -Даша апаң сине песи күрсәткән өчен акча ала ди, хак сүзме бу?

Фәрит Ләйсәнне кулына күтәргән килеш бер читтә басып тора иде, әбисенә күтәрелеп тә карамады.

—  Әйе, әйе, — дип такылдады кызлар, — ала, бер сум ала.

— Сездән дә алдымы?

— Алды, алды...

— Яле, улым, бир акчаларын кайтарып, озат кунакла­рыңны, — диде Кәримә әби, Фәрит кулыннан песине алып, Оляга тоттырды. Кызның авызы колагына җитте. Шатлыгыннан лып итеп идәнгә утырды.

Фәрит теләмәсә дә, акчаларны кызларга кайтарып би­рергә мәҗбүр булды. Кызлар куаныша-куаныша чыгып киттеләр. Салих та аларга иярде. Бүлмәдә икәү генә кал­гач, Фәрит Оляга башта телен чыгарып күрсәтте. Аннары астан гына йодрыгын янады. Оля аңа карамый, авызын турсайтып, Ләйсән белән уйнавын белде. Аның муенын­дагы тасмасын рәтләде, колак артын кашыды, күкрәгенә кысты. Ләйсәне дә Оляны үз итте, юри дә ычкынырга теләми. Фәриттән качарга гына тора. Песи булып песи дә кызлар кулының йомшаграк икәнен белә шул, аларны яратарак төшә. Фәритнең Ләйсәнгә дә ачуы килде. Ку­наклар киткәч, әбисеннән эләгәчәген белә иде ул. Әтисе белән әнисенә дә әйтер әле ул. һай начар булачак әле бизнесменның хәле! Ул, язмышына буйсынып, диван почмагында утыра бирде.

— Я, ничек башыңа килде ул мәче күрсәтеп акча җыю? — дип сорады әбисе кунакларны озаткач. Тавышын күтәреп түгел, болай, бик йомшак кына итеп. Фәритнең күңеленә җылы йөгерде.

—  Кинода күрдем. Американың бер миллионеры бала чагында кәлтә күрсәтеп йөреп акча җыя да байый. Хәзер бит бездә бөтен кеше бизнес ясый. Әти дә шулай ди. Әнә, Салих Наташаны чакырып чыгарган өчен дә абыйлардан бер сум акча алган.

— Алай икән, — диде әби. — Ул акчаларны нишләтергә уйладың сон?

—  Мин генә түгел, Салих белән уртактан җыябыз да пейджер алабыз.

— Анысы нәрсә тагын?

— Үз телефоның ул. Кесәдә генә йөртәсен, аның аша теләсә кем белән сөйләшеп була.

—  Бернинди көч куймый, мәче күрсәтеп кенә акча җыю әйбәт эшме икән соң ул? Бизнес дигәнне мин үз көчең белән, кешене рәнҗетми акча эшләп табу дип аңлыйм. Оля кебек ятимнәрнең акчасы булмаса, аларны шулай акыртып елатсаң? Андыйларның күз яше төшмәс микән соң сиңа да, сине тәрбияләп үстергән әти-әниеңә дә? И бала, аңлап җиткермисең әле син. Кешеләрне рәнҗеткән өчен Аллаһы Тәгалә бик каты җәза бирермен дигән.

— Песи минеке ич...

— Кайдан алдың соң син аны? Эшләп алдыңмыни?

— Әти...

—  Әтиең аны сиңа кеше җылатып акча эшләр өчен бирде микәнни?

Фәриткә пейджер алу хыялыннан баш тарту да кызга­ныч иде, әбисенең сүзләре дә дөрес иде.

— Үз кулларың белән эшләп алган малның гына каде­ре була, балам.

— Әтигә әйтмисенме соң?

—  Бер юлга калдырам. Икенче тапкыр болай кеше рәнҗетә торган булма.

Фәрит сүз бирде. Песи күрсәтеп кенә акча җыюның гадел эш булмавын Салихка да аңлатты. Тик...

Көннәрдән беркөнне, Фәрит белән Салих шаярыша-шаярыша мәктәптән кайтып килгәндә, мәктәпнең ата­маны, «Пилот» кушаматлы малай ике иптәше белән бо-ларның каршысына төште.

—  Бизнесменнар килә, егетләр, карагыз әле боларны, — дип хихылдады.

— Бер дигән бизнесменнардыр инде...

— Крутойлардыр да әле болар, шуңа охшаган. — Алар ахылдап көлештеләр.

Фәрит белән Салих аларга җавап бирми читләтеп узарга теләделәр. Малайлар аларга аркылы төште. «Пи­лот» ике кулы белән аларны якаларыннан алды.

— Яле, кесәләрегезне бушатыгыз. Мәче күрсәтеп, ке­ше алдап җыйган миллионнарыгызны күрсәтегез.

Фәрит җылап ук җибәрде.

—  Бернинди миллион да юк, әби акча алырга кушма­ды.

Бер малай аның борын төбенә теге белдерүне төртте.

— Бу нәрсә соң? — Малай аларның кесәләрен актарды. Салихның кесә төбендә тәнен җылытып, Наташаны ча­кырып чыгарган өчен алган бер сум ята иде. Фәрит кесәсеннән дә бер сум чыкты. Әбисе кушса да, ул аны Га­лиягә кайтарып өлгермәгән иде әле.

— Не густо! Яле ранецларыгызны ачыгыз! «Пилот» кул селтәде.

—  Ташла, акчаны кесәдә генә йөртәләр алар, егетләр ич,— диде. Аннары: — Без сезнең бизнесменнар икәнле­гегезне белдек. Тагын акчагыз булуга безгә китерерсез, аңлашылдымы? Берәрсенә әйтеп карагыз, мәчедән ко­лак кагарсыз, аңлашылдымы?

Акчаларыннан бигрәк, үзләренең көчсезлеген тою хурландыра иде малайларны. Бер-берләренә күтәрелеп карарга да оялдылар.

— Малай, әйдә белдерүләрне җыеп алыйк, - диде Са­лих. — Я тагын бәйләнерләр.

Белдерүләр булырга тиешле бөтен җирдән әйләнделәр, әмма бер генә белдерү дә тапмадылар. Алар­ны әллә бала-чага ерткалаган, әллә кнопкада гына беркетелгән кәгазьләрне җил очыртып бетергән, мәгълүм түгел.

Бик озак шүрләп йөрде малайлар. «Пилот» тәнәфес вакытларында килеп, мәгънәле генә итеп карап куйгалады. Тик аны-моны әйтмәде.

Ләйсән исә ай үсәсен көн үсеп, тагын да чибәрләнде. Фәритнең кайтуын көтеп кенә тора да әй ду килеп уйнар­га керешә. Әй, Ләйсән, хуҗаңа нинди борчулар салуың турында белсәң иде син!

Дөнья шулай инде ул. Акылны барыр юлда абына-сөртенә, борын каната-каната җыясың. Бабайлар, керереңнән элек чыгарыңны исәплә, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Шактый үтемле сабак алды малай­лар «бизнеста». Бәхетләре инде. «Пилот» аларга тагын бәйләнеп маташмады. Бизнеслары барып чыкмавын белгәндер...


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев