Аккошларның сере
Ата кош һәрдаим балалары сагында тора. Әнкә аккошның балалары янына борылуын күрүгә үк, дөньясын онытып, аңа ташлана һәм рәхимсез чукый-чукый куалап җибәрә. Ни булган бу кошларга?
Диңгез өстендә яктызадә аккошлар гаиләсе йөзә. Озын муенлы, зур, мәһабәт гәүдәле ата аккош янәшәсендә әле яңа гына тернәкләнеп килә торган ике бала кош. Аларның әле канатлары да кыска, муеннары да нечкә. Әмма үз-үзләрен тотышларыннан, салмак, зифа хәрәкәтләреннән үк күренә: болары да мәһабәт, горур кошлар булып җитешәчәкләр.
Алардан унбиш-егерме метр читтә җыйнаграк гәүдәле, таушалганрак кыяфәтле әнкә аккош йөзә. Ата аккош белән балалары башларын суга тыга-тыга, тыныч кына тамак ялгыйлар. Ара-тирә өчесе бердәй чөкердәшеп алалар. Андый чакта әнкә кош башын аларга таба борып, озак кына карап тора. Кайчакларда чөкердәшкән гаиләсенә таба талпынып та куя. Әмма ата кошның үзенә таба ыслап сузылган башын күрүгә, шундук читкә борыла. Ата аккош тамак ягын кайгыртып, балаларыннан читкә китә-нитә калса, әнкә кош шундук балалары янына томырыла. Алар белән чөкердәшкәндәй итеп ала. Әмма мондый бәхетле мизгелләр аңа бик сирәк насыйп була. Чөнки ата кош һәрдаим балалары сагында тора. Әнкә аккошның балалары янына борылуын күрүгә үк, дөньясын онытып, аңа ташлана һәм рәхимсез чукый-чукый куалап җибәрә.
Әнкә аккошның бөтен барлыгы, торышы, кыяфәте миңа аңлаешсыз ниндидер моң, хәсрәт пәрдәсе белән эретелгән кебек тоела. Ни булган бу аккошлар гаиләсенә? Гаиләсе алдында әнкә кошның ни гаебе бар? Әллә аккошларда да бер-береңә йөз үзгәртү, буй тарту (хыянәт) кебек гадәтләр бармы икән соң? Әллә соң әнкә аккош үз парына хыянәт иттеме икән? Аккошларны бер-берләренә бик тугры булалар, ялгыз яши алмыйлар, берсе һәлак булса, икенчесе аның артыннан үз-үзен кыя-таудан атып дөнья белән бәхилләшә диләр ич. Биредә исә хәсрәтеннән ябыгып, нәүмизләнеп калган әнкә кошны ата кош якын да җибәрми.
Диңгез буена йөрергә чыккан саен аккошлар гаиләсен күзәтәм. Әнкә аккошны кызганып, аның өчен йөрәгем сызлана. Аларны күзәтүче бер мин генә дә түгел. Биредә ял итүчеләр һәммәсе аккошлар янында тукталып, фикер алышалар, һәркемнең телендә бер сорау: ник? нигә? Әмма беркем дә бу табышмакка җавап таба алмый. Барысы да әнкә аккошны кызганалар. Алып килгән күчтәнәчләрен әнкә кошка ташларга тырышалар. Тик ризык бик сирәк очракларда гына аңа эләгә. Чөнки ата кош аның ризыкка үрелүен күрүгә, канатларын дәһшәтле җилпеп, гайрәтләнеп оча-йөзә килә дә әнкә кошны бастырып куып җибәрә. Тегесе гадәтенчә каршылык күрсәтми сабыр гына читкә йөзеп китә. Әйтерсең лә, гаиләсе алдында аның чамасыз зур гаебе бар һәм шуның җәзасын күрә.
Бүген дә кичке аштан соң биек яр өстендәге аулак эскәмиягә чыгып утырдым. Аста иксез-чиксез диңгез җәйрәп ята. Аның чикләре каядыр еракка-еракка, офык артына китеп югала. Диңгез ярында кабынган утлар яңа ел чыршысын бизәгән аллы-гөлле гирляндалар булып күренәләр. Ара-тирә диңгез өстендә, еракта ут нокталары җемелдәп ала.
Балтыйк буеның караңгы, серле төне. Диңгез ярында көне буе әвәрә килгән альбатрослар көтүе тынып калган. Каядыр читтәрәк пышылдашып сөйләшкән, тыелып кына көлгән тавышлар ишетелгәләп китә. Парлылар аулак беседканы сайлаганнар булыр. Карлыккан ир кеше тавышы нидер сөйли, хатын-кыз кет-кет көлгән була. Диңгез яры буйлап та парлылар йөри. һәр җирдә тормыш кайный. Минем исә кайнар көннәрем, яшьлегем еракта, томан артында калган. Яшь чакларның онытылмас мизгелләре искә төшеп күңел сыкрап куя. Яр өстенә басып, ярсып кычкырасы, җилкәдән еллар йөген алып ташлыйсы һәм канатларны җилпеп, еракка-еракка зәңгәр киңлеккә очасы килә. Башым чөеп күккә карыйм. Ни гаҗәп, чит җирнең күге дә безнекеннән аерыла икән ич! Кая соң туган ягымда мине сабый чагымнан ук озатып йөргән йолдызлыклар?! Берсе дә юк. Күренми. Аксыл пәрдә белән томаланган күк йөзе шыксыз, ямьсез минем өчен. Күңелемне туган якны сагыну хисләре биләп ала. Җырларда дөрес җырлыйлар шул: «Ал булса да, гөл булса да, туган илгә җиталмый!»
Син зур, куәтле, бөек диңгез. Әмма минем өчен шигъри Иделем барыннан да кадерлерәк. Аның суы да йомшаграк, ярлары да гүзәлрәк.
Туган як искә төшкәч, күңелемне моң баса. Тиз генә урынымнан кузгалып су буена төшәм. Әнә ул минем табышмаклы аккошларым. Ата аккош балаларын канат астына алган да тыныч кына йоклый. Алардан шактый читтә ялгыз башын канат астына тыгып, әнкә аккош баскан. Аның йокысы да тынгысыз ахры. Ара-тирә кузгалып, тирә-якны күзәтеп ала.
Башымны туктаусыз бер уй боргычлый: ни булды сезгә, аккошларым? Ник бер-берегездән биздегез? Аккошлар ич сез, яктызадә кошлар?
Мин аларның серен аңламакчы булып газапланам. Шулчак башыма гап-гади уй килә. Күп вакыт хәтта кешеләр дә үз тормышларында да акны карадан аера алмыйча адашып йөриләр. Бер-берләрен өзелеп сөйгән кешеләр дә йә чамасыз горурлык-юләрлек, йә кыюсызлык, йә булмаса башка юк кына сәбәпләр аркасында кавыша алмый ялгыз гомер кичерәләр. Бәс, шулай булгач, кешегәме соң аккошларның серен аңлау?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев