Карт өянке төбе (Роза Хафизова)
Акәбигә 148 яшь булган икән...
Акәби дөнья куйды! Карт, бик карт иде ул Акәби. Шулай да аның үлеменә бәйләнешле вакыйгалар безнең күңелләрдә мәңге уелмас яра булып калды.
Акәбигә ничә яшь, бу дөньяда күпме яшәгән ул — моны беркем дә тәгаен генә белми иде. Хәтта аның чын исеме дә онытылган. Безнең бабайлар заманында ук инде аның чәчләре, йөзе, кигән киеме, башындагы яулыгы, киез каталары, тула оеклары — һәммәсе ап-актан булган. Күрәсең, шуңадыр, авыл халкы аңа Акәби дип кенә эндәшә, хөрмәт итә иде. Өлкәннәр үзләрен аның алдында ничектер бурычлы саныйлар. Әбекәй инде күптән эшләрлек хәлдә булмаса да, аның тамагы тук, өс-башы ап-ак, өе җылы була иде. Күрше-тирә халкы мал суямы, май язамы, яисә тәмлерәк мич ашы пешерәме — Акәби-не өлешсез калдырмыйлар. Гаязның әнисе аның өен җыя, керен юа, өстен-башын карый иде. Мәктәптә тимурчылар эше кызып киткән чакта без дә аны карашабыз. Аның өе безнең тимурчылар звеносы зонасына керә. Су алып кайтып бирәбез, кызлар идәнен юып чыгара. Кызганычка каршы, тимурчылар эше гел җай гына бармый шул. Юкса, әбине үзебез генә дә карар идек. Хәер, Акәби кул кушырып утырырга яратмый — кыштыр-кыштыр килеп йөренә, нидер эшләгән була. Кайчакларда бәләкәй чиләк тотып, чишмәгә суга да чыгып керә. Иң гаҗәбе шул — Акәбинең тешләре исән, күзләре күрә, хәтере яхшы. Ул безне генә түгел, хәтта башка урамнарда яшәүче балаларны да нәсел-нәсәбенә хәтле белә.
Без, малайлар, Акәби белән чын-чынлап горурланабыз. Шулай булмый ни, болай озак яшәгән кеше авылыбызда гына түгел, бөтен Татарстанда юктыр! Биология укытучыбыз Фәрит абый аны: «Бу якларда сирәк очрый торган феномен», — ди.
«Ялкын» журналыннан Кавказ тауларында йөзьяшәр кешеләр булуы турында укыганыбыз бар-барын. Ләкин безне Кавказда йөз илле яшькә кадәр яши алган кешеләр гаҗәпләндерми. Гаяз әйтә: «Тау башында саф һава иснәп, сарык сөтеннән ясалган брынза, ит ашап кына торалар ич алар», — ди. Ихластан шулай: анда озак яшәгән кешеләрнең күбесе ир кеше. Гомер буе көтү көтеп, сәхра-таулар гизеп, зәңгәр күк астында, саф һавада йоклыйлар ич алар. Менә безнең авылда — җир астыннан ургылып нефть чыккан җирдә яшәп карасыннар әле. Аннары белерләр! Бездә бит аның аш-суы да газда пешә, өе дә газ белән генә җылына.
Гаяз Акәбинең үз әбисе икәнен төкерек чәчә-чәчә исбат итә. Имеш, аның бабасының бабасы белән бертуган. Шуңа күрә алар аны карый, имеш. «Шулай инде, малай, безнең нәсел озак яшәүчән», — дип сөйләнергә ярата Гаяз. Имеш, бабасының әтисе беренче герман сугышында үлеп калмаса, бүген дә исән булыр иде әле. Бабасы Салихны әйткән дә юк. Ул Ватан сугышын башыннан ахырына хәтле кичкән. Әллә ничә кат яраланган. Тәненнән утыз дүрт снаряд кыйпылчыгы гына алганнар. Үзе һаман исән. Җае чыкканда Гаяз: «Безнең нәсел шулай нык, таза нәсел инде ул», — дип мактанмый калмый. Яшьтәшләр булсак та, Гаяз миннән күпкә калыша-калышуын. Буе минем колактан гына, үзе чаңдыр, көрәшкәндә аны җилтерәтеп кенә салам. Җитезлеге бар инде, бер минут тик тормас. Каядыр ашыга-кабалана, «р» авазын әйтер-әйтмәс нидер такылдый. Кышның кыш буе Акәбиләрдә ята. Акәбинең бөтен киштә башлары Гаяз җыйган төрле журналлар белән тулган. Ул кулына эләккән китаптыр, журналдыр ише әйберләрне өйләренә алып кайтмый (анда үзеннән дә бөтерчегрәк энесе бар!), Акәбиләрдә саклый. Әбисе Гаязны дөньяда бер укымышлы саный. (Аның арифметикадан икелесе булуын белми!) Гаяз керсә, ул яшәреп киткәндәй була. Тонык күзләре нурлана. Садакага кергән бөтен тәм-томын аның алдына тезә. Гаязның исе дә китми, сәкегә җәйгән киез өстенә сузылып ята да китап укый. Аңа комачауламас өчен Акәби сәке башында шыпырт кына дисбе тартып утыра.
«Бер биргәнгә гел бирә», — дип Акәби дөрес әйтә шул. Гаязны гына кара, ике бабасы, ике әбисе өстенә тагын Акәбисе дә бар. Безнең ишеләрнең юк та юк инде ул. Минем ике бабам да сугышта үлгән, әбиләрем дә алтмыштан узмый дөнья куйганнар. Алар яшенә хәтле яшәсәм, минем илле генә ел яшисе кала. Гаязның ничә ел яшисе бардыр — анысы билгесез. Акәбигә охшаса, ике йөз ел да яшәр...
Акәбинең өе каршында ботак-ябаддашларын тирә-юньгә җәеп, зур-иркен булып йөзьяшәр өянке үсә. Агач башында хисапсыз карга оясы. Без әле дөньяда юк чакта ук өянкенең бер ботагын кискәннәр. Зур, юан ботак булган, күрәсең, эзе өянке кәүсәсендә мүк баскан чиләк төбе кебек аерылып тора. Хикмәтле ул өянке агачы. Дөрес булса, Акәби килен булып төшкән елны аның каенатасы утырткан, диләр. Ул чакта кызларны бик яшьли кияүгә биргәннәр. Димәк, Акәби өянкедән унҗиде-унсигез яшькә генә өлкән булырга тиеш. Агачның яшен билгеләү өчен аны кискәч, кәүсәсендәге сырларны санарга кирәк, дип укыдык. Агач кәүсәсендә ел саен бер сыр хасил була икән. Димәк, Акәбинең ничә яшьтә икәнен бик беләсен килсә, тотасың да өянкене кисеп аударасың. Ай-һай җиңел генә киселерме икән ул? Без аны ун малай бергә җыелып та колачлый алмадык.
Акәби Гаязныкы булгач, аның өянкесе дә Гаязныкы була инде. Өянкегә оялаган каргалары тагын аныкы. Арада иң зур оя карт карганыкы. Ул һәр язны шушы агач башына әйләнеп кайта. Тик бу карганың хикмәте бар. Акәби: «Карт карга белән безнең кендекләребез береккән. Икебез бер елны дөнья куябыз», — дигән, имеш. Үземнең ишеткән булмады-булуын. Шулай да, кызык. Карга белән әбинең кендекләре ничек береккән була инде? Без, малайлар, моны нихәтле генә баш ватсак та, аңлый алмыйбыз. Гаяз Акәбидән бу турыда сорап та караган, ләкин әби берни әйтмәгән, ишетмәмешкә салышкан. Аннары Гаяз чыгып киткәнче, эченнән генә бисмилла укып, дисбе тартып утырган, имеш. Кызык...
Ничек кенә булмасын, безнең авылга язны карт карга алып килә: «Карт карга килгән», — дигән сүз «яз җитте» дигәнне аңлата.
Карт карганың тавышы да, кыяфәте дә башкалардан үзгәрәк. Гәүдәсе зур, томшыгы аксыл, көлсыман. Тәпиләре озын, көчле икәнлеге дә күренеп тора.
Гаяз әйтә: «Ата карга ул, ана карга җыйнаграк була», — ди.
Шунысы бар: карт карга һәр елны никтер иң соңгы булып, көттереп килә. Ул килгәндә инде бүтән каргалар әллә кайчан ояларына урнашкан була. «Әкәмәт карт шул, шуңа күрә башкалар артыннан ияреп оча алмый, үз хуты-на гына оча», — ди Гаяз. Бәлки чынлап та шулайдыр. Әмма карт карганың килгәнен Акәбидән дә ныграк зарыгып көткән кеше бар микән? Көннәр йомшарып, һавада кошлар өне ишетелә башладымы — моңа кадәр сабыр гына сәке түрендә утырган Акәби кыбырсына башлый. Башына йөзьеллык соры шәлен ябына, аның өстенә йоннары кыршылган кама бүреген кия (мин андый иске бүрекне телевизордан «Хаҗи әфәнде өйләнә» дигән борынгы заман турында спектакль караганда гына күргән идем). Иңенә якасыз сырган бишмәтен сала да, таягына таянып, ишегалдына чыга. Шуны гына көткән кебек, олысы-кечесе пышылдаша башлый: «Акәби урамга чыккан, карт каргасын көтә!» Карт карганың кайтуын безнең дә бик күрәсебез килә. Дөресрәге, аны күргәч, Акәбинең нишләгәнен карап торасыбыз килә. Ләкин дөньяда ун ел яшәп тә, безгә бу бәхет тәтемәде. Карт карга никтер йә төнлә, я бик иртә, без йоклаган чакта килә. Күргән кешеләр сөйли: имештер, ул иң элек Акәбинең өй кыегына кунып, карлыккан тавыш белән «кар, кар» дип яшьтәшенә сәлам бирә. Башын суза-суза түбәнгә, аның тәрәзәсенә карый, ди. Тәпиләре белән тып-тып басып, бик һавалы кыяфәттә ишегалдын әйләнеп чыга, ди. Бәлки чынлап та шулайдыр. Үзең күрмәгәч, әйтүе кыен.
Утсыз төтен чыкмый, диләр ич. Без шунысын тәгаен беләбез: карт карга килгән көнне Акәби күлмәк итәкләрен кыстырып, җил-җил килеп мич алдында кайнаша. Тары ярмасыннан бер казан ботка пешерә. Сәкесенә зур палас җәя, аның өстенә шакмаклы ашъяулык яба. Ашъяулык өстенә агач кашыклар тезә. Аларның төсләре уңып, чит-читләре кителеп беткән. Бу кашыклардан кемнәр генә ашамагандыр?! Хикмәт тә хикмәт, болар да хикмәт. Күрше-тирәдәге бөтен бала-чага, түгәрәк табын ясап, аякларны бөкләп, сәкегә тезелешеп утырабыз, һәркем үз турындагы кашыкны эләктерә. Аннары Акәбинең табынга ботка чыгарганын көтә башлыйбыз. Көлешмибез дә, сөйләшмибез дә. Сәке, киндер сугу машиналары, киләп, төрле паласлар, чигүле сөлгеләр, җиз ләгән, комган кебек бик борынгы заманнан сакланып калган әйберләр арасында без ниндидер сәер халәт кичерәбез. Күңелләрне серле, тантаналы хис били. Әйтерсең лә, без борынгы бабаларыбыз яшәгән тормышның бер читенә кагылабыз. Шунысы да бар, без биредә көне буе урамда чаба торган малайлар гына түгел, гади укучылар, тимурчылар гына да түгел, без бүген — кунаклар. Акәбинен зур кунаклары. Мондый табын артында үзебезне әдәпсез тотып сынатмабыз инде.
Акәби ашыкмый, кыштыр-кыштыр килеп һаман казан тирәсендә кайнаша. Аннары зур табак белән бер табак изелеп пешкән хуш исле тары боткасын чыгарып утырта. Ботканың урта бер җирендә сап-сары булып май күзе ялтырап тора. Телеңне йотарсың. Мондый тәмле ботканы без елга бер — карт карга килгәч кенә ашыйбыз. Башка вакытларда әнидән дә пешертеп карыйм мин аны. Юк, бернинди ботка да мондый тәмле булмый. Әни Акәбидән карга боткасының серен дә сораштырып карады. Әби авызын яулык чите белән каплап кет-кет көлә генә. Имеш, сере юк аның, әртил белән ашаганда бөтен нәрсә шулай тәмле була.
Акәби үзе, сәке читенә утырып, ботканы бер-ике генә кабып карый. Кашыгын ялап бер читкә куя да, сөеп-яратып, безнең ашаганны күзәтеп утыра. Без кыстатып тормыйбыз. Маңгайлардан тир бәреп чыкканчы ярыша-ярыша ашыйбыз. Өйдә мин табынга куйган ризыкны сайланып әнинең теңкәсенә тиям. Монда үзеннән-үзе ашала. Без ашап туйгач, Акәби бисмилласын укып, битен сыпыра да: «Тәңрем, биргәнеңә шөкер», — ди. Казанда калган ботканы зур яссы табакка бушата. Аны ишегалды уртасына чыгарып куюыбыз була, ботка ашарга каргалар төшә. Арада иң зурысы карт карга. Каргалар томшыклары белән агач табакны тукылдата-тукылдата ботканы ашап, савытын чип-чиста итеп ялтыратып куялар да, Акәбигә рәхмәт әйткәндәй, кар-кар килеп, өянкегә очып куналар. Табак тирәсенә чыпчыклар җыела. Аларның чыркылдаша-чыркылдаша чүпләнүе безгә бигрәк тә кызык.
Ботка ашаган көнне Акәби миңа бөтенләй үтә күренмәле булып тоела. Битенең тиресе җыерчыкланып-җыер-чыкланып тәмам сөягенә ябышкан. Әйтерсең лә, маңгаена кемдер тирән-тирән буразналар сызып куйган. Акыллыбаш Гаяз әйтә, аның маңгаена ул яшәгән еллар шулай тамга салган, ди. Имеш, агачларга һәр елны бер буразна ясала, ә кешеләрнең маңгаендагы сырлар бер миллиметрга тирәнәя бара. Соңгысын ул үзе генә уйлап чыгарган булырга тиеш. Бәлки чынлап та шулайдыр. Әмма бу көнне әби битендәге сырларда кояш нуры бии, аның күзләре, иреннәре елмая.
Без бу көнне Гаяздан үлеп көнләшәбез. Карт карга әбинеке, әби үзе Гаязныкы. Димәк, карга да Гаязныкы була. Бер килгәч, килә бит ул бәхет кешегә.
Шулай, Гаяз бәхетенә көнләшеп, уку, уен мәшәкатьләре белән мавыгып, югалту дигән ачы хәсрәтнең дөньяда барын да белми яши идек. Көннәр язга авышкач, безнең «Урал» колхозына яңа председатель килде. Исеме бу якларда бер дә алай колакка чалынган түгел — Шәнгәрәй. Без иң элек аның «Монтана» дип язылган джинсы чалбарына, әллә ничә молнияле елкылдап торган курткасына игътибар иттек. Өсте-башы, Акәби әйтмешли, су сөлеге кебек ялтырап тора. Чәчләре, куе кашлары сап-сары, битен сипкел баскан. Зәп-зәңгәр күзләре ярты битен биләп торамыни, шундый зурлар. Беркөнне идарә турыннан узып бара идек, ул безгә шундый итеп карады, әйтерсең лә, зәңгәр пуля белән атты. Бөтен тәнем куырылып китте. Бер-бер ярамас эш эшләгәнбез диярсең. Дәрес вакыты түгел, тәртип бозып йөрмибез. Идарә яныннан гына узарга ярыйдыр ич. Малайлар дигәч тә ни...
Бер күрүдә ошатмадык без яңа председательне. Гаяз аңа шундук «Акайкүз» дип кушамат такты. Элеккеге председателебез Сәгыйть абый яхшы иде. Үзебезнең авылныкы шул ул, малайларның да кадерен белә иде. Акәби янына еш килә, аңа утынын, кирәк-ярагын бушлай гына китерә иде. Кызганыч, бик картайды, пенсиягә китте.
Икенче тапкыр яңа председательне үзебезнең урамда — карт өянке янында очраттык. Без мәктәптән кайтканда, ул кулы белә карга ояларына ишарәләп-ишарәләп авыл Советы председателе Ибраһим абый белән мәктәп директоры Сәкинә апага нидер сөйли иде. Тегеләр бер сүз әйтми тыңлап торалар. Әле каргалар килергә иртәрәк, аларның оялары өянке ботаклары арасыннан ап-ачык булып күренеп тора. Өлкәннәр янына ук барырга кыймасак та, юк-бар хәйлә табып шул тирәдә буталдык. Аларның биредә нишләп йөрүләрен белергә кирәк бит. Яңа председательнең «орнитолог», «уҗым», «зыян» дигән сүзләре колакка чалынып калды. Сүз каргалар турында бара иде кебек.
Дөрес шәйләгәнбез. Кичен әти идарә утырышыннан бик сәерсенеп кайтты. Өянкегә карап, капка төбендә бик озак кына тәмәке тартты. Төнлә йокы аралаш әти белән әнинең сөйләшкәне колакка керде. «Безнең бу кара каргалар уҗымнарга бик зур зыян китерәләр икән бит, — ди әти. — Язын аларга витамин җитми икән, уҗымнарны чүплиләр». Әни аның сүзенә ышанмады: «Булмаганны. Гомер-гомергә каргалар корткыч бөҗәкләрне бетерә, дип йөрдек ич. Каян килгән профессор», - дип яңа председательне ачуланып куйды. «Профессормы, түгелме, анысы безгә билгесез. Тик менә авылны карга ояларыннан чистартырга куша. Шунсыз мул иген җыеп булмас», — ди. «Кая куясың ди ул каргаларны. Җан иясе ич алар. Үзебез-некеләр. Мул уңыш, имеш, әнә түшәмгә төкереп ятучыларны эшләтсен, шунда булыр мул уңыш...»
Чынлап та, кая китсен ди безнең авыл каргалары?! Алар безнең өянкедә туып-үскәннәр, очарга өйрәнәләр. Өянке аларның туган өйләре ич. Карт каргабыз бар тагын... Уемның очына чыгарга, әниләрнең сүзен тыңлап бетерергә көчем җитмәде, күземне йокы басты.
Көттереп, назлап кына яз якынлашты. Өй кыекларыннан узыша-узыша тып-тып тамчылар сикереште. Өстенә сырган бишмәтен, башына кама бүреген кигән Акәби ишегалдында күренгәли башлады. Ул таягына таянып, капка төбенә чыгып баса да, гадәтенчә кулын каш өстенә куеп, өянкене күзәтә, кара каргалар күренмиме, янәсе. Без инде карт карга килгәч Акәби пешерәчәк майлы тары боткасының тәмен авызларда тоя башлаган идек.
Бер якшәмбедә мин нәрсәдер гөрселдәп ауган тавышка уянып киттем. Укырга барасы булмагач, якшәмбе көнне туйганчы йоклый идем. Уянуым булды, никтер күңелем шомланды, урынымнан тиз генә сикереп тордым. Әни мич янында кайнаша. Мин йокьщан торганда ул берәр шаян сүз әйтә, елмая иде. Бүген исә күз генә сирпеп алды, бер сүз эндәшмәде. Тышта никтер ала каргалар, чәүкәләр хәвефле чыркылдаша, кемнәрнеңдер өзек-өзек кычкырып сөйләшкәне ишетелеп кала. Мине иртән йокыдан уяткан да шул тавышлар булгандыр әле.
Тиз генә киендем дә урамга атылдым. Әни артымнан: «Кая йөрисең, ни калган анда сиңа!» — дип ачулы кычкырып калды.
Өнемме бу, төшемме: урамның буеннан-буена ботак-сатакларын калкытып безнең карт өянке ята. Ул ауган чакта карга оялары күч-күч булып бөтен тирә-юньгә сибелгән. Мин башта сулышымны ала алмыйча тордым.
Тамагыма төер тыгылды, күземнән мөлдерәп яшь акты. Үзем дә сизмәстән: «Өянкене, карт өянкене нишләттегез!» - дип кыргый тавыш белән кычкырып җибәрдем. Карт өянкенең ярдәм сорап сыкравын бөтен барлыгым белән ишеттем. Аны күтәреп үз урынына утырту мөмкин түгел, өметләр киселгән, шулай да үз-үземне аңыштыр-мый киселгән өянке төбендә кайнашкан кешеләргә таба омтылдым. Югары очның «Пианчук» кушаматлы Сабит абзый белән Гатуф абзый өянке кәүсәсенә сөялеп тәмәке төрәләр. Яннарында моторлы пычкы ята. Өянке төбе юпь-юеш. Елый ул, валлаһи, елый, авыртудан, сыкранудан елый. Үзенә куллары күтәрелгән кешеләрне каргап елый. Өянке аугач, Акәбинең йорты күлмәген салдырып алган сабыйга охшап тора. Аның ябылмыйча калган өйалды ишеге җилдә бәргәләнә-бәргәләнә сыкрый иде. Мин ярсуымнан, ачуымнан, көчсезлегемнән гаҗиз булып, йомарланган йодрыкларым белән Пианчукка ташландым.
— Ник кистегез өянкене? Ни хакыгыз бар? Нишләттегез?
Сабит мине каурый селтәгән кебек бер кулы белән генә селкеп ыргытты да:
— Габдрахман, ал көчегеңне, - дип әтигә кычкырды. Мин ауган агач артында җыелышкан кешеләр арасында әтине күреп алдым. Әти зур-зур адымнар белән минем янга килде, кулларын җилкәмә куйды.
— Әйдә, улым, берни эшләп булмый инде, — диде. Мин үксеп-үксеп елый идем. Ул арада киселгән агач янына тагын кешеләр җыела башлады. «Харап кына иткәннәр өянкене», «Ах, кансызлар», — дигән сүзләр ишетелеп алды. Гаязның әнисе Гөлйөзем апаның Акәбиләргә кереп баруы күземә чалынып калды. Акәбинең бәрелә-сугыла сыкрап торган ишеге ябылды һәм бөтен дөньяга ниндидер куе тынлык урнашты. «Акәби, Акәби нишли икән?» — дигән уй миемне боргычлап алды, һәм мин, әти кулыннан ычкынып, Гөлйөзем апа артыннан йөгердем.
Мин кергәндә Акәби исән иде әле. Аны сәке өстенә түшәккә сузып салганнар. Янында ак яулык япкан әбиләр утыра. Алар миңа күтәрелеп кенә карадылар да тагын авызларын кыймылдата башладылар. Дога укыйлар. Акәби күзләрен миңа төбәде, нидер әйтергә теләп авызын ачты. Тик теле тыңламады. Аның күзеннән ике бөртек яшь атылып чыкты да битендәге тирән сырлар буйлап муенына тәгәрәде. Акәби башта бөтен гәүдәсе белән тартылып куйды, аннары куллары таралып киткәндәй булды. Аның баш очында утырган карчык Акәбинең күзләрен йомдырды... Мәңгелек дип йөргән әбиебез, урамыбызның гына түгел, авылыбызның горурлыгы Акәби шулай дөнья куйды.
Акәбине икенче көнне үк җирләделәр, ә өянкене исә атна буе турадылар. Әллә ничә машина утынны хуҗалыкларга кертеп бушаттылар. Урамда атна буе эш кайнады, халык кайнашты. Ләкин беркем елмаймый, көлми, хәтта бер-берләре белән сөйләшми дә иде. Миңа калса, өлкәннәр хәтта бер-берләренә күтәрелеп карарга да оялалар иде.
Өянкене тураклап ташып бетерделәр. Пычкы-балта тавышлары тынгач, буп-буш булып калды. Буш кына да түгел, ямьсез, котсыз булып калды. Карт өянке бөтен урамны канат астына алып, ямь биреп торган икән. Хәзер ара-тирә ялгыз чәүкәләр генә өянкене эзләгәндәй итеп, безнең өй турыларыннан әйләнәләр дә, берәрсенең кыегына кунып, гаҗәпләнеп тирә-юньне күзәтәләр. Имеш, нишләгән бу урам? Кая киткән малайлар да, кошлар да ярата торган өянке? Юк шул инде ул. Аның урынында ап-ак түм-түгәрәк төп кенә утырып калган. Төпнең бер ягында өянкенең җәрәхәте кебек булып чы-гымтылар тырпаеп тора. Ул якка карап та булмый, карасаң, йөрәк әрни, никтер борын аслары юешләнә башлый. Мин ярар инде, Гаяз ничек түзде икән?! Бу көннәрдә аны бөтенләй күрмәдем. Ул укырга да бармый, урамга да чыкмый иде. Беркөнне мәктәптән кайткач аларга кердем. Кулларын баш астына куеп диванда ята.
Үзе ябыккан, күзләре эчкә баткан. Аның белән нәрсә турында сөйләшергә дә белмәдек. Карт өянкене кисүдә, әйтерсең, минем дә гаебем бар.
— Карт өянкегә ничә яшь булганын санадыңмы? — дип сорады бераздан Гаяз.
Юк, мин санамаган идем, никтер башыма да килмәде, түнеп калдым.
— Йөз утыз, — диде Гаяз тонык тавыш белән.
— Акәбигә 148 яшь булган алайса... Гаязның иреннәре маймык-маймык итеп алды.
— Их, үлгәнен дә күрми калдым, — дип өзгәләнде ул. Йоклап катдым. Пианчук өянкене кисә башлаган тавышка Акәби күлмәкчән көе өеннән йөгереп чыккан. Кулларын бутап-бутап нидер әйтергә теләгән. Теле тотлыгып егылган. Өянкене Шәңгәрәй үзе карап кистергән. Их, йоклаплар калмаган булсам...
Без Гаяз белән урамга чыктык. Юк, шаулап-гөрләп торган безнең урам түгел бу. Каргалар тавышы да ишетелми, чәүкәләр дә чыркылдашмый. Карт өянке булмагач, алар монда нишләп йөрсеннәр?! Урам тулы карт өянке кайрысы, пычкы чүбе, вак-төяк ботак-сатак аунап ята. Буш, шыксыз урам.
Без туп-туры өянке төбе янына килдек. Ул юка боз элпәсе белән капланган иде.
— Мин һәркөнне монда киләм. Тере ул, сулыш алып ята. Җылы сулышы боз булып каткан, — диде Гаяз. Үзе мөлдереп тулган күз яшьләрен миңа күрсәтмәс өчен читкә борылды.
Без берни сөйләшми генә өянке төбен боздан чистарттык. Аннары тагын бер кат инда ничә боҗра барын санадык. Гаяз ялгышмаган, агач төбендә нәкъ йөз утыз боҗра бар иде.
— Башка өянкеләрне дә кисеп бетерерләр инде. — Минем дә җылыйсым килә иде.
— Юк, кисмиләр, — диде Гаяз нык кына. — Бу өянкене кистергән өчен идарәдә бик каты сүз булган. Шәнгәрәйгә ни аңа, ул бит безнең авыл кешесе түгел, өянкең ни дә аңа, каеның ни. Америка чаганын утыртабыз, дип әйтә ди. Кирәкми безгә Америка чаганнары, безнең үзебезнең өянкеләр бар. Яз иткәч, мин әле Акәби каберенә дә өянке утыртам. Үзем карап, мәңгелек итеп үстерәм. — Гаяз өянке төбен кулы белән сыпыра-сыпыра кызып-кызып сөйли иде.
Иртәгесен авылга каргалар килде. Мин карга тавышын ишетеп, урамга атылдым. Бер төркем каргалар өянке төбе турысында әрле-бирле очалар, бертуктаусыз каркылдашалар иде. Кайберләре абзар башларына, өй кыекларына кунып башларын бора-бора карыйлар. Кая куйдыгыз, янәсе, кешеләр, безнең өянкене? Кайда безнең ояларыбыз? Без хәзер кая барыйк? Ерак җирдән көннәр-төннәр очып без Туган илебезгә кайттык. Сез безнең оя-ларыбызнв1 туздырып куйгансыз. Шулмы кешелек?
Мин каргаларның ни әйтергә теләүләрен күңелем белән аңладым. Аларның хәвефле тавышы йөрәкләргә кадала, җиргә ятып, үксеп-үксеп җылыйсы килә иде. Юк, дөрес түгел ул, яңа председатель ялгыш әйтә, каргаларның уҗымга зыяны булмаска тиеш. Үскәч мин үзем орнитолог булам, моның шулай икәнен исбат итәм, валлаһи менә!
Мескен каргалар ояларын эзләп көне буе әйләнделәр-тулгандылар да каядыр очып таралыштылар.
Без, малайлар, карт өянке төбенә җыелып, сөйләшмичә генә бик озак утырдык.
— Әле карт карганың киләсе бар, — диде Гаяз. — Ул килгәч нишләр...
Ун еллык гомеребездә беренче тапкыр шундый кире кайтарып булмый торган чарасыз зур югалту хисе кичердек. Без инде бер сәбәпсезгә чатыр чапкан, яисә Акәби сәкесендә әдәпле күренергә тырышып карга боткасы ашап утырган сабыйлар түгел, үзебез әле бәләкәй булсак та, күңелебез белән дөньяда кайтарып алып булмый торган югалтулар барлыгын аңлаган олы кешеләр идек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев