Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бака малае һәм Шаян

Беркөнне хуҗа Шаянны бакчада калдырып, үзе кибеткә кирәк-ярак алырга китте. — Бакчага малай-шалай керә күрмәсен, яхшы сакла, — дип кисәтте Хуҗа Шаянны.

Яз җитүгә Шаян хуҗалары белән Идел буена, дачага яшәргә чыга. Менә кайда ул рәхәтлек, иркенлек! Кыш­ның кыш буе шәһәр фатирында яшәгән эт һавага чыгуга тәмам шашына. Дача йорты алдындагы мәйданда яңа баш төрткән яшел чирәмгә ятып, шатлыгыннан шыңшый-шыңшый тәгәри, кинәт сикереп торып, әрле-бирле чабулый. Аннары туктап үткен күзләре белән тирә-юньне барлап чыга һәм дөнья яңгыратып өрергә тотына. Бу аның: «Мин дачага чыктым, белегез шуны, бу минем биләмәм. Рөхсәтсез аяк басарга җөрьәт итмәгез тагы!» — дигән сүзе. Өреп туйгач, ул үз биләмәләренең чикләрен билгели. Бакча чикләрен бик яхшы белә ул. Хуҗа аңа сакларга кирәкле мәйданны кат-кат күрсәтте. Әнә, түбән башта хуш исле куаклар үсә, аннан ары Шаянга чыгарга ярамый. Анда чит биләмә. Кояш чыгышы ягында бакча­ның буеннан-буе тимер торба узган. Торбаның ар ягына да чыгарга ярамый. Кояш батышында чәнечкеле агачлар үсә. Ул якка Шаян үзе дә бармый. Каршы як олы юлга ба­рып терәлә. Ул юлга тар гына сукмак алып чыга. Шаян да, аның хуҗалары да шул сукмак буйлап йөриләр. Бәләкәй, йөнтәс булса да, Шаян үз вазифаларын тыры­шып үти. Ул барында аларның бакчасына ялгышып та бер кош-корт, чит эт, бала-чага керә алмый. Кергән берен Шаян бастырып куып чыгара. Бакча аша йөргән чит ке­шеләрне дә яратмый. Ялгышып узган-ниткән кеше бул­са, тешлим-тешлим дип кисәтеп, аларның артыннан иярә. Мескен кеше чар-ничар бу бакчага кермәс була. Хуҗаларга да тыныч. Бакча сакчысы шәп, һәр нәрсә уры­нында, тәртип булыр.

Бу җәйдә хуҗа бакчасының эченә кечкенә генә бас­сейн ясап куйды. Бассейн дигәч тә, әллә ни түгел, квар­тирадан бушаган иске ваннаны китереп җиргә күмде дә, аның тирәсенә төрле чәчәкләр, үләннәр утыртты. Ванна эченә Идел суын тутырды, һай әйбәт тә булды соң! Ша­ян эчәсе килдеме, бассейн янына бара да, чиста суны рәхәтләнеп эчә. Хуҗасы аның су савытын буш тотмый-тотуын,   әмма   кечкенә   савытта   су   тиз   җылына, тәмсезләнә. Менә бу су ичмасам! Шаян үзенең канәгать икәнен белдереп, хуҗасының аягына сарыла, сикергәли. Хуҗасы да аны яхшы аңлый, башыннан сыйпый.

Шәп сакчы Шаян, әйтә торган да түгел. Бер төнне хуҗалар аның ярсып котырып өрүеннән куркып уянды­лар. Шаян алгы аяклары белән тышкы ишеккә сикереп, өрә-өрә чыгарга омтыла. Үзе башын бора-бора хуҗаларга карый: тизрәк кыланыгыз инде, ачыгыз ишекне, янәсе.

— Кем бар анда? — дип кычкырып сорады хуҗа. Әмма ишекне ачарга ашыкмады. Төн уртасында кем йөрмәс. Ләкин җавап бирүче булмады. Хуҗа сакланып кына ишекне ачты һәм көлеп җибәрде. Болдырда Шаянның аш савыты тора. Кичен генә хуҗа анда калган бәлеш кисәкләрен салган иде. Күрәсең, төнлә ниндидер сукбай эт килеп аның савытын ялт иттергән. Ишек артында гы­на синең хәләл ризыгыңны ашап торсыннар әле, өрми нихәл итәрсең?

— Ярый, тынычлан, тагын бирермен сиңа, — дип юат­ты хуҗа этен.

Шаян бу хурлыкны көчкә кичерде. Дөньяда мондый гаделсезлекнең дә булуыннан зарланып шыңшый-шыңшый, ишеккә башын төртеп йокларга ятты.

Шулай матур гына яшәп яталар иде. Беркөнне хуҗа Шаянны бакчада калдырып, үзе кибеткә кирәк-ярак алырга китте.

— Бакчага малай-шалай керә күрмәсен, яхшы сакла, — дип кисәтте Хуҗа Шаянны. Шулай булмый ни, бакчада җиләк өлгергән чак. Берсе-берсе бала йодрыгы чаклы кып-кызыл җиләкләр корсакларын кояшка куеп тәгәрәшеп яталар. Шаянның ул җиләкләргә исе китми. Хуҗаларының аһ-ваһ килеп җиләк җыюын битараф кына карап ята. Ни тәме, ни кызыгы бар аларның? Бигрәк бер­ни аңламый шул минем хуҗа, сөяк кимерүгә ни җитә! — дип авыр сулый.

Ярый хуш, хуҗа кибеткә китте. Шаян бакчаны бер әйләнеп чыкты, ике.., аннары башын ал аякларына куеп, сукмак өстенә ятты да, хуҗасының кайтуын көтә башла­ды. Шулчак бер төркем чыпчык, түтәл өстенә төшеп, чы-кылдаша-чыркылдаша җиләкләрне чукырга тотындылар. Уф! Бу хурлыкка Шаян түзеп торамы соң! Түтәл яны­на ул «вау!» дип бер генә сикерде. Чыпчыклар дәррәү күтәрелеп очтылар. Шаян тынычланыр өчен бераз һаулап алды да тагын сукмак өстенә барып ятты. Күрше-тирәдә яши торган бер көтү малай шаулаша-гөрләшә су керергә төшеп баралар иде. Алар Шаяннар бакчасына күтәрелеп тә карамадылар. Шаян моны күреп бик хурланды. Ничек инде таныш малайлар була торып, Шаян белән исәнләшмичә дә үтеп китсеннәр ди. Шаян сикереп то­рып, өреп куйды. Бу аның: «Күрмисезмени, мин монда ич!» — дигән сүзе иде. Малайлар туктадылар. Берсе: «Ша­ян, һай акыллы эт», — дип бакча сукмагына борылды. Шаянга мактау сүзе җитә калды, ул шатланып шыңшый-шыңшый малайларга каршы ташланды.

Малайлар бакчага керделәр, Шаянны башыннан сый­падылар. Як-якка карандылар. Тып-тын, Шаяннан гайре җан иясе күренми иде.

— Хуҗаң өйдә юкмы әллә, үзең генәме? — дип кызык­сынды битен сипкел баскан сары чәчле малай.

Шаян аңа койрык болгап кына җавап бирде. Малай­лар белән аңа күңелле иде. Шулчак малайларның күзе җиләкләргә төште.

—   Карагыз әле, малайлар, боларның җиләкләре бигрәк эре икән, берсе-берсе минем йодрык кадәр бар...

Малайлар түтәл өстенә иелеп, бик тәмләп җиләк ашарга тотындылар. Шаянга бу бик ошады. Ул койрыгын болгый-болгый әле бер, әле икенче малай янына килеп, сарыла-сырпалана сыйлады: «Ашагыз, ашагыз, янәсе, безнең җиләкләр шундый да тәмле ул».

Малайлар биш минут эчендә түтәлне ялт иттереп куй­дылар. «Чынлап та тәмле икән җиләкләре», — диештеләр. Шулчак олы юлда хуҗа күренде. Малайлардан шундук җилләр исте.

—  Һайт! — дип ачуланып кычкырды хуҗа. Малайлар­ның чабышуын күргән Шаян телгә килде. Хуҗасына ярарга теләп һау-һаулап алар артыннан ташланды. Ма­лайларны тотып буламы соң инде! Кырда искән җил ке­бек йөгерә ич алар. Хуҗа тагын бер тапкыр «һайт» дип сөрән салды да түтәл янына килде: ник бер генә җиләк калыр ла!

— Һай, хәерсезләр, — дип сукранды хуҗа, аннары кой­рык болгап, яхшатланып янында йөргән Шаянга борыл­ды. - Бакчаны сакларга тиеш идең бит син, ник керттең малайларны?! — дип тиргәде.

Эт үз гаебен аңлады, билгеле. Койрыгын ике бот ара­сына кыстырып, болдыр астына кереп ятты. Хуҗа исә, кеше әйберенә кул сузган малайларны, йортны начар саклаган Шаянны озак тиргәп йөрде. Аннары «насыйп булмагандыр инде», дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә ты­нычланды.

Болдыр астында йоклап ятканда, Шаянның колагына бассейн янында чупылдаган тавыш ишетелде. Эт колак­ларын торгызды, тынлап торды. Әйе, нидер чупылдый иде анда. Әллә инде аның бассейныннан кемдер су эчә? Шаян болдыр астыннан томырылып чыкты да бассейн ягына ыргылды, һәм өнсез калды. Анын яраткан бассей­нында бәләкәй генә бака малае йөзеп йөри. Башы гына судан чыгып тора. Бөтен гәүдәсе, мәзәк сузылган тәпиләре су астында. Шаянны күрүгә ул тиз генә суга чумды. Аннары куркыныч юклыгына ышангач, тагын рәхәтләнеп йөзде, суга бер чумып, бер калкып уйнады. Моңа Шаян ничек түзеп торсын инде? Ул бассейн ярына баскан килеш ярсып-ярсып өрергә тотынды. Хуҗасын чакырды. Чиный-чиный, җылый-җылый өрә иде ул. Ба­ка малаеның гына аңа исе дә китми.

Хуҗа ял итәргә яткан җиреннән торып, Шаян янына килде. «Я, ни бар, ник өрәсең?» — дип сорады.

Хуҗасы килгәч, Шаян тагын да ныграк ярсыды. Бака малае исә, йөзеп арыгач, су өстендә йөзгән үлән сабагы­на асылынып ял итә иде. Шаян үзе өрә, үзе башын кые-гайта-кыегайта үрелеп бассейнга карый.

Ныклап карый торгач, хуҗа да бака малаен күреп ал­ды. «Бака файдалы җан иясе ич, яшәсен безнең бассейн­да!» — дип Шаянның башыннан сыйпады. Эткә бер дә ошамады бу. «Алып ыргыт бака малаен бассейннан!» — дип тәкрарлады. «Юк, яшәсен әйдә, сыярсыз», — дип хуҗа өйгә кереп китте. Шаянга да башка чара калмады. Бака малаена үтергеч караш ташлап ырлый-ырлый бол­дыр астына кереп ятты.

Шул көннән башлап Шаян белән бака малае арасын­да өзлексез сугыш башланды. Шаян бассейн янына кил­деме, бака малае чулт итеп суга чума, йә этне ирештереп су астында йөзә. Шаян китүгә су өстендәге нәни такта кисәгенә ятып ял итә. Ул такта кисәген бака малаена җайлы булсын өчен хуҗа юри су өстенә салды.

Бака малаеның үз тормышы. Хуҗа аның кыланмыш­ларын күзәтергә ярата. Кичләрен, бөтен бакча йокыга талгач, ай яктысында, бассейн янындагы эскәмиягә уты­ра да тик баканың кыланмышларын карап утыра. Бака әллә инде үзен күзәтеп утыруларын сизә, әллә аңа ай як­тысы тәэсир итә, ул чума-сикерә су өстендә уйный. Кай­чакларда мәзәк тавышлар чыгарып, бакылдап та куя. Бу­сы инде Шаянга бөтенләй ошамый. Хуҗасын ул бакадан көнләшә. Хуҗасы Шаянны да үзе белән утырырга чакы­ра. Юк, бармый Шаян. Үпкәләп, болдыр астында ята бирә. Көнчелек хәлләре авыр шул.

Ярый, хуш. Шаян бака белән булыша торгач, җәй дә узды. Агачларга сары төс инде. Төннәрен суыта башлады. Бер көнне иртә белән торып чыксалар, шаккаттылар: җир өстенә ап-ак булып кырау төшкән иде. Моңа кадәр күркәм булып утырган гөлләр — сөмбелләр кара көйгәннәр. Бакчага бөтенләй башка төс кергән.

— Көзне дә җиткердек. Тиздән шәһәргә кайтырбыз. Бака малаен нишләтәбез инде? — дип сөйләнде хуҗа. — Бака ваннаның суын түгеп калдырырга кирәген белми ич, аны үзенең күле дип саный. Шунда кыш чыгарга ча­малый.

Шаян хуҗаның сүзен аңламады-аңлавын. Әмма бака малаена бәйле хәвеф барлыгын төшенде. Әллә шатлан­ды, әллә көенде. Этнекен аңламассың.

Суык-куык озак көттермәде. Күлләвекләрне, елга-күлләрне боз япмасы белән капларга кереште. Бассейн өсте дә төннәрен юка боз белән каплана башлады. Ваннаның суын түкмичә ярамый иде. Юкса, эченә боз тулып шартлатуы мөмкин.

Беркөнне хуҗа зур чиләк тотып, бассейн янына килде. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торырга яраткан Шаян шундук аның янына килеп утырды да башын бора-бора «дошман»ын күзәтте. Бака исә суүсемнәр эченә чумып йоклый иде. Шаянның килүенә исе дә китмәде.

Хуҗа чиләген бассейнга батырып, баканы сөзеп алды да, Шаянга эндәште:

—   Әйдә әле, дустыңны Иделгә җибәрик, — дип сөйләнә-сөйләнә сукмактан атлады. Бака чиләктән чы­гарга теләп, сикергәләде, бәргәләнде. Шаян әле хуҗасы­ның ниятен төшенеп җитмәгән иде, әмма бака малаен каядыр алып китүләрен аңлады.

Алар Идел ярына төштеләр. Хуҗа чиләкне җиргә куй­ды да, корыган агач өстенә утырып, тәмәкесен кабызды. Шаян аның аяк астына ятып, хуҗасына сораулы кара­шын төбәде.

—  Менә шулай, браток, әйдә, хушлаш дустың белән. Кышны Иделдә уздырсын ул. Юлны тапса, язын тагын безгә кайтыр, — дип сөйләнде.

Хуҗа чиләкне Иделгә аударды. Шаян баканың су өстендә ялтырап киткән озын тәпиләрен генә күреп ал­ды. Зур су аны үзенә йотып алды. Шулчак Шаянга әлләни булды. Ул яр буенда чиный-чиный чабулап, бака­ны эзләде. Хуҗасына карап, өзек-өзек өреп куйды.

— Баканы ник суга җибәрдең, харап кына була бит ул, әйдә, кире алып кайтыйк, — дип өзгәләнә иде ул. Хуҗаның исә гамендә дә юк. Агач төбенә утырган да тик Идел өстендә уйнаган дулкыннарны күзәтә.

Кызганыч, бик кызганыч булды Шаянга бака. Хуҗасына ияреп, бакчаларына кайтуга, бассейн янына йөгерде. Бака анда юкмы икән, дип суны иснәп карады. Бассейн җансыз, анда бака юк иде.

Шаянга бик күңелсез булып калды. Ул хуҗасының ваннадагы суны түгүен, аны каплап куюын ал тәпиләренә башын куеп яткан килеш битараф кына күзәтеп ятты. Дөнья шул бу: бер ияләшкәч, дошманым дип санап йөргән бака да кызганыч була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев