Кошчык
Сирәк була торган саф, татлы мизгел иде бу. Рәхмәт сиңа, кошчыгым, юлларың уң булсын!
Июль ахыры. Бакчада үзенә бер тымызык рәхәт, жылы. Кулыма китап алып, ачык тәрәзә каршында утырам. Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак. Әнә, алмагачларның ботаклары алмалары күплектән сыгылып төшкән. Тулып пешкән кура җиләкләре, кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп торалар. Бакчам күрке — гөлҗимеш чәчәкләре өстендә бал кортлары очына.
Көн кичкә авышкан. Шылт иткән тавыш юк. Китабым ачык булса да укыйсым килми. Тынлык, хозурлык бөтен барлыгымны җәлеп иткән. Шул халәттә тик оеп утырам. Кинәт веранда рәшәткәсенә нәни генә соры кошчык — чебенче килеп кунды. Мин аның кайсы яктан очып килүен күрми дә калдым. Кошчык арыган, йончылган кыяфәттә. Ул ничектер суырылып, төссезләнеп калган кебек. Күрәсең, бала чыгару-очыру мәшәкатьләре белән мәшгуль булгандыр. Ул башта кымшанмыйча да утырды, ял итте. Аннары ашыкмыйча, бик тырышып, томшыгы белән канатларын чистартырга кереште. Бөтен әтрафта без икәү—соры чебенче дә мин. Кошчык минем аны күзәтеп торуымны бөтенләй сизми дә иде.
Озак чистарынды кошчыгым. Түшендәге каурыйларын берәм-берәм барлады, канатларын, койрыгын чистартты, томшыгын тәпиләренә тидереп-тидереп алды. Соңыннан иркенләп бер кагынды, талпынып алды һәм күз алдында үзгәрде дә куйды. Хәзер аның кыяфәтендә арыганлык, йончылганлыкның эзе дә калмады, яшәреп, күркәмләнеп китте. Аннары кукраеп йоннарын кабартты да талпынып, зәңгәр киңлеккә очты.
Күңелем аңа ияреп җилкенеп куйды. Әйтерсең лә, бер талпыну белән мин дә, еллар йөген җилкәмнән ташлап, бик еракка, артта калган яшьлегемә кайта алам... Сирәк була торган саф, татлы мизгел иде бу. Рәхмәт сиңа, кошчыгым, юлларың уң булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев