Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Армый торган Илназ!

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип нәкъ менә Илназ турында әйткәннәрдер лә! Мондый тырышлык каян килгән, дисезме? Тукай шигыреннән!

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип нәкъ менә Илназ турында әйткәннәрдер лә! Мондый тырышлык каян килгән, дисезме? Тукай шигыреннән! 3 яшендә Илназ Габдулла Тукай әсәрен ятлап, тәүге тапкыр сәхнәгә чыга. Шуннан бирле сәхнә кешесе ул. Шигырьләрне исә сөйләп кенә калмый, үзе дә яза икән. Тссс, бу турыда сер итеп кенә апасы Альмира әйтте безгә.

Малай 4 яшеннән апасына ияреп җырлый башлаган. Аннан баянга тотынган. Соңрак фортепианода уйнарга өйрәнгән. Бик оялчан күренсә дә, тырыш һәм үҗәт егет ул Илназ! «Өйдән иртүк чыгып китә дә, кичке сигездә генә кайтып керә инде улым», дип сокланып та, бераз кызганып та сөйли әнисе Альфира. Апалы-энеле Харисовлар шәһәрнең С.Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбендә укыйлар. Көн саен дәресләр, әзерлек, репетицияләр...

Бәйге-конкурслар белән бөтен Россияне әйләнгән ахры, Илназ! Санап та бетерерлек түгел: «Россия талантлары», «Чулман тургае», «Туган телем – Тукай теле», «Аллагро», «Моң чишмәсе», «Халык бизәкләре» һәм башка бик күп халыкара бәйгеләрдә җиңүче ул. Җырчы, баянчы, сүз остасы буларак та. Кечкенәдән «Татар малае» бәйгесендә көч сынашып үскән Илназ хәзер «Татар егете» бәйгесенә әзерләнә әле. Ә үскәч, һичшиксез, артист булырга – тормышын сәхнә белән бәйләргә җыена. Тынгы белмәс сәләтле егеткә без дә уңышлар телибез!    

Бу кызык: Минем дустым – монстр!

Ләйләгөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев