Ләйләгөл
Ләйлә зур үсте инде, быел мәктәпкә бара. Беренче сыйныфка.
Мәктәпкә барганы бар, анысы – укытучы булып эшләгән әнисенә ияреп тә, тәрбияче апалары Энҗе Азатовна да беренчедә укыган балалар янына ике-өч тапкыр алып барды. Ләйлә һәм дуслары парталар артына утырып, чын укучыларны тыңладылар. Чын тактага язып (түгәрәкләр, чәчкәләр ясап инде...) карадылар. Укытучы апа үзенең укучыларын мактап сөйләде: тырышлар, тәртиплеләр, диде. Алар яхшы укыгач, бәйрәмгә килгән кебек, шатланып киләм, диде. Ләйлә үзенә сүз бирде инде, ул да яхшы укыячак! Аның укытучы апасы да гел елмаеп торыр. Чөнки бәйрәмдә барысы да шат, елмаеп-көлеп кенә торалар.
Ләйлә дәрестә игътибарлы булырга, тыныч утырырга кирәген белә. Дәрес барганда телефонда уеннар уйнап утырып булмый инде! Телефонны өйдә калдырсаң, әйбәтрәк тә әле – мәктәптән аны каршы алачаклар бит... Укучы дәфтәр, китапларын пөхтә итеп тотарга тиеш: һәр уку әсбабы хуҗасының тырыш һәм пөхтә укучы булуын тели икән. Дәү әнисе шулай ди. Ләйлә белән әнисе дәфтәрләр сатып алдылар инде; пенал, каләм, бетергеч тә... Мәктәпкә киеп барырга күлмәк кенә алмадылар. Җәй үткәнче Ләйлә тагын үсеп китсә, ул күлмәккә сыймас, дип инде...
Аның каравы Ләйләнең ап-ак чалмабаш кебек җыелган тасмасы бар! Алар аны бакчадагы чыгарылыш иртәсенә алдылар. Ул көнне Ләйлә, бәйрәм башланганчы, бераз күңелсезләнеп алган иде. Чөнки группадагы иптәш кызларының чәчләре зур апаларныкына охшатып бөдрәләнгән, өскә җыелган, атлаганда бөдрәләре дә биеп ала... Ләйлә аларга бәйрәм беткәнче кызыгып карап торган булыр иде әле, әмма залга кергәч, Энҗе Азатовна иң матур итеп үрелгән чәчкә бәйге игълан итте дә, әти-әниләрнең күбесе Ләйлә өчен тавыш бирде! Икегә аерып, башак итеп үрелгән чәченә беркетеп куелган купшы тасмасы янына кечкенә елтыр калфак та казап куйгач, Ләйлә үзен әкияттәге патша кызы итеп сизде, шатланып елмайды, канатланып биеде. Тасмаларны ул мәктәптәге бәйрәмнәрдә тагачак...
Бакча белән хушлашканнан соң, өйдә ямансулап утырма, диеп, Ләйләне дәү әниләренә алып кайттылар. Җәй буе ул авылда яшәячәк! Монда аңа шундый рәхәт! Ни өчен икәнен Ләйлә белә: дәү әнисе аны бервакытта да ашыктырмый. Йокыдан да ипләп кенә уята, йә бөтенләй уятмый, кызчык үзе тора. Әнә бүген дә өйдәге тәмле ис аның караватына да килеп уралды. Дәү әнисе һәр иртә Ләйләне йә пәрәмәч, йә коймак кебек ризыклар белән сыйлый: мәктәпкә киткәнче көч тупла; яхшы ашасаң, яхшы укырсың, ди. Кибеттәге чупа-чупсларны алмый да инде ул – алардан зыяннан башка бернәрсә дә юк, ди. Шуңа Ләйлә биредә кибет печеньеларының тәмен дә оныта...
Аның дәү әнисе тылсымчыдыр әле ул: Ләйлә күзләрен генә ачты, дәү әнисе инде аш бүлмәсеннән килеп тә керде. Аның ирене генә түгел, йөзе, күзләре елмая. “Тор, кызым... тор инде тизрәк!” дип ашыктырган әнисенең җитди йөзе түгел инде... Ләйләгә шунда ук күңелле булып китте. Ярата ул ягымлы дәү әнисен!
– Уяндыңмы, кызым Ләйләгөлем? Менә ничек әйбәт – пәрәмәчләр дә пешеп өлгерде. Итнеке дә бар, эремчекнеке дә, икесе дә телеңне йотарлык.
Бүлмәдә кыңгырау чыңлады – Ләйләнең көлүе шундый инде:
– Телне йоткач, мин ничек сөйләшәм соң?
– И-и кызым... сөйләшә торганы йотылмый аның...
Оныгы, сикереп торып, урын-җирен җыйган арада, дәү әнисе озын борынлы зәңгәр лейка белән тәрәз төбендәге кызыл чәчкә аткан гөлләргә су сипте. Ә Ләйләнең чираттагы сораулары явып кына торды:
– Дәү әни, нигә миңа син генә Ләйләгөл дисең? Мине бит барысы да Ләйлә ди.
– Аның бер яшерен сере дә юк, кызым. Ләйләгөл дип мулла бабаң кушты сиңа. Исем куштырырга чакыргач, “Бик кыска исем сайлагансыз, әйдә, бәхете мул, үзе уңган булсын өчен икенче өлеш ялгыйк”, – диде. Ул бик белеп әйтә инде, борынгылар юкка “Бибисара”, “Гөлчәчәк” кебек исемнәр сайламаганнар! Балага бәхет, бәрәкәтле озын гомер теләгәннәр. Менә мулла бабаң колагыңа өч тапкыр “Ләйләгөл” дип пышылдады.
– Әниемнәр ишетмәде дәме?
– Ишеттеләр... ник ишетмәскә... Тик дукаментыңа Ләйлә дип яздырган иделәр бит инде.
– Дәү әни мин уңганмы соң?
Бүлмәне хәзер дәү әнинең челтерәп көлүе күмде:
– Уңмыйча... әле ничек кенә уңгансың! Нәкъ минем пәрәмәч камыры кебексең, балам: үзең йомшак, үзең тәмле, сөбханалла, – дип, әбисе Ләйләгөлне кочып, аркасыннан сөйде. – Мәктәптә дә гел “биш”кә укырсың әле, иншалла...
Ашап туйгач, Ләйләгөл зәңгәрсу күлмәген чылатмыйм дип, вак чәчкәләр төшкән кечкенә алъяпкычын биленә буды.
– Дәү әни, су буена төшик әле, минем кечкенә бака балаларын тотасым килә, – дигәч, ишек катына юнәлгән әбисе, исе китеп, кире урындыкка утырды. – Бака тотарга ни... аларның нинди балалары булсын, бигрәк чиркангыч бит, – дип, кулларын каккалап куйды, әйтерсең, берсе инде аның кулына сикереп менгән...
Өстәлдәге чәшке-тәлинкәләрне өештереп йөргән Ләйләгөлгә әбисенең куркынуы кызык тоелды инде:
– И дәү әни, алар бик матур бит ул! Башлары түгәрәк, аннан коерык кына чыга. Алар яр кырында күбәү булып йөзеп йөриләр. Мин әле башта балык дип уйлаган идем.
– Ә... син, балам, чукмарбашларны әйтәсең. Ярый соң, төшеп килербез. Тик башта тавыкларыма бакча артыннан мин кычыткан алып кайтам. Ә син савыт-сабаны юыштыр. Өйдәге эш... тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел ласа, – дип, әбисе соңгы сүзләрен ишек тупсасын атлап чыкканда әйтте.
Дәү әнисенең сөйләгәненнән Ләйләгөлгә иң аңлашылганы – тавыклар чүпләве булды. “Ярый, чүпләсеннәр әле, менә чынаяк, тәлинкәләрне чыгарып бирим”, дип, ипи, пәрәмәч валчыклары калган савытларны яшел үлән каплаган ишегалдына чыгарып тезде. Койма буенда һәр суалчанга чират торган тавыкларга ни – бәйрәм табыны әзер, килделәр дә җиттеләр.
– Менә чүпләгез инде, эш тизрәк бетсен! – Ләйләгөл күтәрмә баскычына сөяп куелган әрем себеркене кулына алып, аяк киемнәрен күчерә-күчерә, күтәрмәне себереп торганда дәү әнисенең, бот чабып, эндәшкәне ишетелде:
– Тавыкларым мәҗлес корган лабаса! Менә хикмәт!.. Бу ни бу, Ләйләгөл кызым?
– Соң, дәү әнием, тавыклар булышалар! Әнә бит тәлинкәдәге калдыкларны ничек чүплиләр. Ә син тавык чүпләсә дә бетмәс, дигән идең...
Нет комментариев