Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Минем дустым – монстр!

Тагын теге монстр килде! Хәзер ул карават кырыена килеп басачак та Айсинәгә карап торачак.

Минем дустым – монстр!

Тагын теге монстр килде! Хәзер ул карават кырыена килеп басачак та Айсинәгә карап торачак. Маңгай уртасындагы акаеп торган шар кебек күзен бер дә йоммый карап торачак ул аңа. Мультиктагы кебек. Зур авызыннан  салынып төшкән озын теле кызга таба шуышачак. Менә ул тел озынайганнан-озыная барачак...Менә ул ябышкак теле белән Айсинәнең битен ялап алачак!..

Айсинә күзен чытырдатып йомган гына иде, акрын гына бүлмә ишеге ачылды да кунак апасы тавышы ишетелде:

– Тук-тук. Матур сеңелем  янында урын табылыр микән апасына?

Айсинә дөп-дөп типкән йөрәгенең тавышы басылганчы бер сүз дә әйталмый торды.

– Әллә йоклый инде бу сандугач баласы? – кунак апа тавышын акрынайтып, кыз янына  килеп ятты.Бу таныш түгел апа әнисенең дусты иде.

– Юуууук...– дип пышылдады Айсинә. – Монда монстр бар.

– Кееем?

– Монстр. – Кыз кунак апаның кулына ябышты. – Әнә ул безгә карап тора. Күрәсеңме?

– Кайда? – Кунак апа акрын гына тавыш белән  сорап куйды. Үзе дер-дер калтыранган  кызны кочаклап алды.

– Хәзер  качты инде.

Кунак апа торып утны кабызды. Кыз төртеп күрсәткән яктагы  почмакта  зур яфраклы гөлдән башка берни юк иде. Карават кырыена якын кечкенә өстәлдә төсле буяулар белән буялган рәсемнәр чәчелеп ята. Анда Мальвина да, Фиона белән Шрек та, Шүрәле дә, фиксиклар да күзгә чалынып китте кунак апага.

– Син рәсем ясарга  яратасың, шулаймы?

– Әйеее.

– Ә монысы нәрсә? – Кунак апаның кулындагы рәсемдә ниндидер сәер җанвар иде.

– Монстр! Ул көн дә килә монда. Әле аның  шундый озын теле бар! Елан кебек. Тешләре көрәк кебек. Юк, очлыыы.. ЭЭЭ....нәрсә кебек әле? Кнопка кебек. Зур гына. Ә күзе бер генә.

– Шулаймыни? – Апасы шаккатты. – Ә син каян беләсең аның турында?

– Мультикта күрдем. Минем янга килгәне куркынычраааак.

– Ә ни кирәк соң аңа синнән?

Айсинә, шуны да белмисеңме, дигән кебек, кунак апага  карап куйды.

– Ул мине монстрлар патшалыгына алып китәргә килә. Аннары анда мине монстрга әйләндерәчәкләр. Мин әнигә әйтәм, ә ул ышанмый. Юк-бар уйлап табасың да, аннары куркасың, ди.

– Һммм... ә син  куркасыңмы?

– Әйе.

Кунак апа тагын бер тапкыр рәсемгә карап алды да кызны кочып алды:

– Ә без, әйдә, ул монстр белән дуслашабыз.

– Ничек? – Кызчык куркынган күзләрен күтәрде. Болан баласыныкыдай озын керфекләре, очарга талпынган күбәләк канатлары кебек, җилпенеп куйдылар.

– Әйдә, аңа исем кушыйк башта.

– Ммм... Кики! – Кыз авызын ерды.

– Ох, шәп! Хәзер Кикины кунакка чакырабыз. Чакырыйкмы?

– Ник?

– Дуслашабыз. Әйдә, утны сүндерик инде.

Айсинә белән кунак апасы урынга барып яттылар  һәм пышылдаша башладылар:

– Апа, апа! Күрәсеңме? Әнә ул!

– Ие шул. Карале, ул өстенә бик юка киенгән түгелме? Өши торгандыр инде,  име?

– Кики, син өшисеңме? Урындык башында минем кофта тора, киеп тор шуны. – Кыз чынлап торып диварда чагылып киткән шәүлә белән сөйләшә башлады. Урамдагы ут яктысы,  тәрәзә челтәрләре аша үтеп кергәндә,  әллә нинди сурәтләр ясап бетергән иде.

– Карале, ул бит дусты белән килгән  түгелме? Күрәсеңме, берсе сиңа кул изи.

– Ой, апа, анда тагын берәү бар! Әнә безгә баш селки.

– Әйдә, кызык итәбез Кикины. – Кунак апа Айсинәнең колагына пышылдады. – Озын телен суза башласа, ябышып калсын әле.

Кунак апа белән кызчык көлешә башладылар.

– Мин хәзер бер савытка клей салып куям.– Айсинә апасына елышты. – Тсс... ишетмәсеннәр.

Әле тагын монстрларны попугайлар киеменә дә киендерделәр алар, тозлы чәй белән дә сыйландылар. Ә тегеләргә  бу шундый ошады, иртәгә дә килергә сүз бирделәр.

– Их, иртәгә мин күрмим инде аларны...– Кунак апа көрсенеп куйды. – Үзең генә уйнарсың инде, яме, сеңелем.

– Яра-а-ар, – дип сузды йокы аралаш Айсинә. Ул хәзер тамчы да курыкмый иде.

Тагын укырга: Тылсым

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев