Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сыерчыклар килер чак җитә...

Кошлар язмышы белән кешеләр язмышы бик тә охшаш икән, ләбаса!

Өзелеп көткән ямьле язның тәүге адымнарыннан саналган март аенда соңгы көннәрне саныйбыз. Озын-озакка сузылган карлы-буранлы зәмһәрир кыш белән күңелләрдә өмет уята торган ямьле яз, өзгәләнә-өзгәләнә, «Кем хуҗа?» дигән сорауга нокта кую өчен уңны-сулны белми көрәшә, тарткалаша.

Кешеләр дә нәкъ менә шулай бит: мәңгелек әлеге сорауга җавап табу өчен, еш кына, үз дигәненә ирешү өчен, канлы көрәш юлына баса.

Ә яз андыйлардан (бездәйләрдән!) түгел. Әле бүген-иртәгә кар-бураннар дулауга, җанөшеткеч шыксыз җилләр исүгә дә исе-хушы китми. Юл куя белә шул яз. Чамалый яз. Сыерчык бураннары гына ләбаса бу!

Берничә көн узар-узмас, беренче булып инде ата сыерчыклар килеп, үзләренә оя эзләп табарлар да өзми-куймый сайрарга керешерләр.

Башка кошларныкы төсле үк, аларның да җырлары ике мәгънәгә ия: беренчедән, сайравы белән ана кошларның игътибарын җәлеп итсә, икенчедән, башка ата кошларга кискен кисәтү ясый: бу ояның төпле хуҗасы бар инде.

Ана сыерчыклар килү белән, оя хуҗалары аеруча илһамланып җырлый башлый. Карагыз әле, карагыз! Дәрт-дәрманын үргә үрләткән кошчыкның башы югары күтәрелгән, кечкенә генә җыйнак гәүдәсе дер-дер килә, калтырый, төрле ялтыравык төстәге матур каурый канатларын җилпеп-җилпеп ала.

Йомыркадагы балалары чыгар алдыннан сыерчык сайраулары бөтенләй диярлек тынып кала, аннан соң инде бик сирәк ишетелә. Нигә дисәгез, чөнки бар җан җылысын салып балаларны карыйсы, яклыйсы: ашатасы-эчертәсе, тәрбиялисе, очарга, көн күрергә өйрәтәсе бар бит.

Сыерчыклар, ай-яй оста пародия башкару осталыгына ияләр! Алар бит башка бик күп кошларның тавышларын истә калдыралар һәм, үтә дә төгәллек белән, нәкъ шулай үзләренчә башкаралар. Менә шуңа күрә дә инде сыерчыклар җыры шул кошларның тавышларыннан тора да. Аны тыңлау — кошлар Сабантуй бәйрәмендә булу белән бер. Тыңлап кына багыгыз әле, менә сыерчык карлыгач булып черелди, аннан карчыга булып та кычкыра, хәтта ки тавык булып та кытакларга тотына.

Кошлар тавышын аерып бетермәсәң дә, сыерчыкны тыңлау кызык, чөнки ул үз җырына үзе ишеткән башка авазларны дөрес итеп куша. Шуңа күрә, аннан бака бакылдаган, колын кешнәгән, арба тәгәрмәче шыгырдаган авазларны ишетсәң дә гаҗәп түгел.

Мәгълүм ки, сыерчыклар кешеләр ясаган күз явын алырлык аллы-гөлле алдавыч ояларда гына түгел, агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачлары оясында да бала чыгарып, үз көннәрен үзләре күрергә әзерлиләр. Бер-берсен яратып табышкан сыерчык парлары 5 - 6 зәңгәрсу сипкелле йомырка сала. Балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә. Караңгы ояда әти-әниләре, аларны сары төстәге томшыкларыннан табып ашаталар, җан һәм тән җылысын җәлләми тәрбияләп үстерәләр.

ШУНЫСЫ ГАҖӘП, кошлар язмышы белән кешеләр язмышы бик тә охшаш икән, ләбаса! Киләләр, парлашып матур итеп дөнья көтәләр, бала табалар, үстерәләр, очарга — яшәргә өйрәтәләр. КИТӘЛӘР…

РАМАЗАН КӘБИРОВ.

Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tabigat/syerchyk

Сыерчык оясын ничек ясарга? Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/faydaly-kishlr/syercyk-oiasyn-nicek-iasarga

Сыерчык оялары ясау каян килеп чыккан? Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/syercyk-oialary-iasau-kaian-kilep-cykkan

Сыерчык (Факил Сафин) Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/syerchyk-fakil-safin-khikyase 

Сыерчыклар (Ибраһим Гази) Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/syerchyklar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев