Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сыерчык оясын ничек ясарга?

Оя өчен материал сайлаганда игътибарлы булырга кирәк.

Оя өчен материал сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Кулы оста кеше аны теләсә нинди материалдан төзи ала. Кайвакыт пластик шешәләрдән, фанердан, сөт продукциясе тартмаларыннан, сок савытларыннан, теләсә нинди пакетлардан ясалганнарын очратырга мөмкин. Әйе, мондый йорт бик оригиналь күренә, әмма анда яшәүчеләргә уңайлык тудырмый. 

Беренчедән, мондый йорт кош өчен бик кечкенә. Икенчедән, фольгадан эшләнгән җиһазлар, кояш нурлары астында җылыну аркасында, йомырка салуга зыян китерә. 

Иң әйбәт вариант — агачтан эшләнгән оя. Тик, искәртеп узыйк, ылыслы агачлар оя ясау өчен яраксыз. Вакыт узу белән, алардан сумала бүленеп чыга. Ә менә зирек, усак, каен, имән, өрәңге агачларын куллану кошларның сәламәтлегенә зыян китерми.

Орнитологлар әйтүенчә, кошлар өчен оя агач такталардан ясалырга тиеш. Такта кисәкләре эшкәртелмәгән булса, тагын да яхшы. Эчке стеналары кытыршы булганда, кошларга йорт эчендә хәрәкәт итү уңайлырак. Мондый ояларга кошлар бик тиз ияләшә. 

Күпчелек кошлар үзләренең йортларын керү тишегенең зурлыгына карап сайлый. Аның диаметры:
сыерчыклар өчен — 4.5-5 см;
уткойрык (горихвостка) өчен — 3.5 см;
песнәк өчен — 2-3 см.

Әгәр дә ояның тишеген артык зур ясасагыз, анда ерткыч кошлар керә алачак. Шулай ук зуррак кошлар да кереп урнашырга мөмкин. 
Стандарт кош оясының размерлары:
Түбәсе — төбеннән 2-3 сантиметрга зуррак
Калынлыгы — 2 сантиметрдан да ким булмасын
Стеналар озынлыгы 35 сантиметр
Ике як стенаны киңлеге 20 сантиметр
Төбе шакмак формасында, 16×16 сантиметр
Ике як стенасы 16 сантиметр
Таякчыкның озынлыгы — 4, әйләнәсе 1 сантиметр.

Әгәр дә сыерчык оясы артык зур булса, кошлар бик күп йомырка салып, күп бала чыгарачак, аннары аларның күбесе ачка үләчәк.

Кош оясына киң бусага ясарга кирәкми. Югыйсә, анда кимерүчеләр җиңел керә алачак.

Сыерчык оясының бизәлеше
Оя игътибарны никадәр азрак җәлеп итсә, кошлар өчен шулкадәр яхшырак. Аны ачык төсләргә буярга һәм кычкырып торган детальләр өстәргә киңәш ителми. 
Сыерчык оясын табигый материаллар (кайры, мүк) белән бизәргә мөмкин.

Ояны 3 метр биеклеккә бераз авыш халәттә эләргә кирәк. Бу яңгыр үтмәсен, чүп-чар кермәсен өчен шулай эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев