Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сыерчыклар

Ибраһим Гази 1943 елда үзе теләп фронтка китә. (Ул начар күрүе аркасында фронтка яраксыз була). Шул вакытта ул сугыш темасына хикәяләр яза башлый. Шуларның берсе - «Сыерчыклар».

Туплар гөрелтесенә кушылып, яз килде. Сугыш һәм яз. Берсе үтерүче, берсе тергезүче. Берсен берсе инкарь иткән шушы ике дошман бергә җитәкләшеп килделәр. Туплар үкерде. Кешеләр үлде. Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьне тергезде. Агачлар бөреләрен ачтылар. Тургайлар һавага күтәрелде. Гашыйклар үбештеләр. Ояларда кайнар йомыркалар барлыкка килде. Солдатларның талчыккан йөзләре җиңү шатлыгыннан нурланды...
Без Кырымны алдык. Немец румын җиренә таба кача... Аның кара тәреле самолетлары, төнлә кача-поса килеп, безнең өскә бомбалар ташлап киткәлиләр.
Буш арада без, солдатлар, сыерчыкларның сайравын тыңлап утырабыз. Өйләребезне сагынабыз. Баласы бары — баласын сагынып көрсенә... Сөйгәне бары — сөйгәнен сагынып ямансылый. Иске хатларны чыгарып укыйбыз, карточкалар карыйбыз. Ә сыерчыклар корт тарлыйлар, бала туйдыралар. Кайчан гына карама, йә әтиләре, йә әниләре атылып кайтып җиткән була. Оядагы зур авызлы чәрелдекләр разбой салып кычкыралар. Алып кайткан азыкны әти-әни боларның авызларына төя-төя дә, шыррр дип кычкырып, яңадан китеп бара. «Шыррр» дип, әти-әниләре ни әйтеп китә икән? Бик сузылмагыз, егылып төшәрсез дип әйтә микән әллә?

Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле шулай өзлексез оча, өзлексез ташый, ашата, өстәвенә «шырр» дип юатып китәргә дә онытмый торган бу ата белән ананың хәлдән таеп егылмавына мин шак лар катам.
Бер тапкыр, төн урталары булгандыр... Эшләп утыра идек. Кинәт түшәм ишелеп төшә башлаган кебек булды. Немец бомбаны бик якын тамызган икән. Тәрәзә пыялалары чәчрәп идәнгә коелдылар.
Иртән, бит юарга дип, ишегалдына чыксак, йортыбызның кәрнизе умырылып төшкән. Кәрниздәге сыерчык оясы җирдә кирпеч арасында аунап ята. Әниләре, күңелсез генә сызгырынгалап, өй кыегында утыра. Башын борып, безгә таба карый, гүя ул бездән ярдәм көтә...

Никадәр хезмәт әрәм китте! Никадәр ана мәхәббәте, йөрәк җылысы, акыл һәм мускул көче җилгә очты...
Дөньяда яңадан зур сугыш уты кабынса, күпме ананың мәхәббәтен, балага түккән күпме йөрәк канын әрәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

31

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев