24нче сентябрь – бөтендөнья диңгез көне
Диңгез, аның иксез-чиксезлеге, матурлыгы һәм кайбер диңгез хайваннары белән танышабыз.
Максат: балаларның диңгез һәм океаннарда яшәүчеләр турындагы белемнәрен арттыру.
Бурыч:
Балаларны диңгез хайваннары (кит, акула, дельфин, диңгез ташбакасы, краб, медуза, сигезаяк, диңгез аты) белән таныштыруны дәвам итү: аларның тышкы кыяфәте, хәрәкәт итү үзенчәлекләре, су тирәлегендә яшәргә җайлашуы, туклану, үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыру. Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру: диңгез тхайваннары турында күбрәк белергә теләү һәм балаларның кызыксынучанлыгын үстерү.
- Кулларның вак моторикасын үстерү.
- Балаларның сүзлеген баету һәм активлаштыру.
- Тере табигать объектларына карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү..
Беренчел эш: диңгез, аның иксез-чиксезлеге, матурлыгы, үзенчәлеге белән танышу; кайбер диңгез хайваннары, балыклар, аларның тышкы кыяфәт үзенчәлекләре, күптөрлелеге, матурлыгы белән танышу; балалар белән «Җәй көне мин диңгездә ничек ял иттем» темасына әңгәмә (шәхси тәҗрибәдән хикәя); «Диңгез һәм океаннарда яшәүчеләр» танып белү-мультипликацион фильмын карау; «Диңгез авазлары» музыкасын тыңлау; диңгез тематикасына пазллар белән эшләү; кабырчыкларны карау; танылган рәссамнарның диңгез һәм диңгез тереклек ияләренең иллюстрацияләрен карау.
Материал: диңгез хайваннары иллюстрацияләре; диңгез тематикасына табышмаклар; тема буенча презентация, ватман һәм уйлап чыгарылган аквариум ясау өчен карандашлар.
– Әгәр без җиргә космостан карасак, без аның күп өлешен дөнья океаны алып торганын күрәчәкбез. Дөнья океаны дүрт су гигантыннан тора – Тын океан, Атлантик, Һинд һәм Төньяк Боз океаннары бар. Шулай булгач, безнең планетаны җир дип түгел, ә океан дип атау дөресрәк булыр иде. Планетадагы тереклек тә коры җирдә түгел, ә океанда барлыкка килгән. Океан утрауларны һәм материкларны әйләндереп алган.
Ә диңгез нәрсә ул? Диңгез – дөнья океанының бер өлеше. Диңгез һәм океан суларында тереклек бай һәм күптөрле. Сулы тирәлектә тереклеккә иң камил җайлашу, әлбәттә, китсыманнарда.
– Әйдәгез, диңгез хайваннары (кит, акула, дельфин, диңгез ташбакасы, краб, медуза, сигезаяк, диңгез аты) белән танышабыз. (Балаларга алдан әзерләнгән презентация күрсәтелә һәм әлеге хакваннар турында мәгълүмат бирелә).
Безнең табышмакларга җавап табып карагыз әле:
Кешеләр дә, безгә охшап,
Салкында су керәләр.
Яланаяк карда йөреп,
Бәкегә сикерәләр. МОРЖ
Кешеләрнең дуслары без,
Салкыннарга түзәбез.
Канатларны ишкәк итеп
Чумабыз да йөзәбез ПИНГВИН
Бер карасаң, тышта йөри,
Бер карасаң йортта ул.
Йортым ерак калмасын дип,
Аркасында йөртә ул. ТАШБАКА
Су буенда туебыз,
Чебен-черки — сыебыз. БАКА
Ерткычның да ерткычы ул,
Күлләрдә качып ята.
Кошлар тешне чистартсын дип,
Авызын ачып ята. КРОКОДИЛ
Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер. (Балык)
– Ә хезер иҗади бирем. Һәрберебез кулларыбызга карандашлар алып, менә шушы ватманга үзебезнең аквариумда нинди балыклар яшәвен сурәтлибез. Ватманны зур аквариум дип күз алдына китерегез.
– Бик яхшы, балалар, зур рәхмәт сезгә!
Галиуллина Айгөл Марселевна, Чаллы шәһәре, 7нче «Рябинушка» балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Диңгез белән куышлы уйнадык. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/dingez-belan-kuysly-uinadyk
Диңгез Күзе нинди төстә? Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/ukuchylar-iaty/digez-kze-nindi-tst
Могҗизалы диңгез дөньясы. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tarbiiace-pocmagy/mogizaly-dingez-doniasy
Сыйныф белән диңгез буенда. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/syinyf-belan-dingez-buenda
Олимпиададан – Кара диңгезгә! Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/olimpiadadan-kara-digezg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев