Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Диңгез белән куышлы уйнадык

Сәлам, дуслар, җәегез ничек уза? Минеке — шәп!

Сәлам, дуслар, җәегез ничек уза? Минеке — шәп! Җәйнең беренче аен мәктәп яны лагерында уздырдым. Анда беренче ике атна бик кызык булды. Аннан туйдырды. Тизрәк лагерь беткәнен көттем.

Аннары әнием һәм әтиемнең җәйге ялы башлангач, машина белән Кырымга киттек. Без шулай итеп һәр елны диярлек диңгезгә барабыз. Короновирус вакытында гына бармадык.

Без энем белән телефонда уйнап, йоклап, табигатьне күзәтеп бардык. Әнием дә, әтием дә машина йөртә, шуңа алар алмашлап рульгә утырдылар. Кырымга 31 сәгать эчендә барып җиттек. Бу юлы без Феодосия шәһәрендә тукталдык. Бер өй алдык. Һәр көнне диңгезгә бардык. Кайбер көннәрне дулкыннар бик нык иде. Шундый матур күренеш бу. Андый вакытта дулкыннар "тоткан"чы ярга чыгып калырга ашыктык. Шулай итеп диңгез белән куышлы уйнадык.

Кырымда җиләк-җимешләр бигрәк тәмле. Агачта үскән абрикосларның исе ерактан ук чакырып тора. Без рәхәтләнеп җимешләр белән сыйландык. Кара диңгезне генә түгел Азов диңгезен дә күрдек. Энемә ул бигрәк тә нык ошады. Азов диңгезе җылырак та булып тоелды. 

Тауларга экскурсиягә дә бардык. Кызык булды. Бер атна шулай үтеп тә китте. Киләсе көннәрне тоташ яңгырлар башланырга тиеш иде, шуңа без кайтып киттек. Аннары әбиләремдә кунак булдым. Туганнарым белән шашлыклар пешердек, төрле уеннар уйнадык. 

Рания Хәйруллина, Чаллы шәһәре, 38нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев