Сыйныф белән диңгез буенда
Мөслим гимназиясенең 6нчы Б сыйныфы «Тату сыйныф серләре» конкурсында җиңеп, Кара диңгез буендагы лагерьга юллама белән бүләкләнде.
ВКда фотолар карап утырганда берсе игътибарымны җәлеп итте. Бер төркем бала поезд янында басып тора. «Класс белән диңгез буена» дип язып куйганнар. Сыйныфың белән диңгез буенда ял итү шәптер ул, дип уйлап куйдым.
— Исәнмесез. Без Мөслим гимназиясенең 6нчы Б сыйныфы, — дип яздылар алар миңа. — «Тату сыйныф серләре» конкурсында җиңдек бит. Безгә Кара диңгез буендагы лагерьга юлламалар бүләк иттеләр.
Бу – 5-11 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр комитеты конкурсы. Әлеге конкурста без үзебезнең визитканы күрсәттек. Проект якладык, сыйныфның социаль челтәре белән таныштырдык, сәхнәдә чыгыш ясадык, — диделәр алар.
6нчы Бда — 23 бала. Сыйныф җитәкчеләре — Чулпан Хәйруллина.
— Безнең программа бик тыгыз. Иртәбез 8дә зарядка белән башланып китә. Аннан соң линейка. Анда көн тәртибе белән танышабыз, алдагы көндә берәр уңышка ирешкән укучыларны бүләкләү була, «Көн герое» дип атала ул. Шулай ук линейкада туган көне булган укучыларны котлыйбыз. Иртәнге аштан соң диңгездә коенабыз, пляжда төрле уеннарда катнашабыз, әле менә бүген дә 6нчы Б егетләре волейбол буенча ярымфинал ярышларында уйныйлар. Алар өчен җан атабыз.
Төшке аштан соң кичке чарага әзерләнә башлыйбыз. Һәр көн отрядка бер бирем бирелә.
Инде 15 көнебез үтеп тә китте, чараларда актив катнашып, баллар туплыйбыз. Әлеге баллар нәтиҗәсе буенча без икенче урынны алып барабыз. Лагерь ахырында бу балларны нәрсәгә булса да алыштырырга телибез.
Укучыларның шәһәрне күрәселәре килә, бәлки баллар экскурсиягә дә җитәр, — дип язды безгә Гөлшат Мөхәмәтҗанова.
Гөлшат Мөхәмәтҗанова һәм Лилия Нуриева әти-әниләр комитетыннан. Алар да укучылар белән бергә ял итәләр. 6нчы Б бу ялдан соң тагын да ныграк дуслашып кайтыр әле.
Ай Кызы.
***
Июнь башында Татарстаннан 400 бала Кара диңгез буендагы лагерьларга ял итәргә киттеләр. Шуларның 200е «Тату сыйныф серләре» дигән республика конкурсы җиңүчеләре. Быел Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Мөслим районнары мәктәпләрендәге сыйныфлар бушлай юлламалар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев