Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Авокадоны өйдә үстереп була!

Без сезгә кызыклы эксперимент үткәреп карарга киңәш итәбез - авокадоны өйдә үстерергә.

Авокадо җимешенең (әйе, ул яшелчә түгел, җимеш!) нинди файдалы икәнен барыбыз да беләбез. (Бу турыда  «Авокадо җимеше турында без нәрсә беләбез» дигән язмабызда аңлаткан идек) Аны дөрес туклану белән шөгыльләнүче кешеләр даими куллана.

Авокадоның эчендә зур түгәрәк төше бар. Җимешен ашаганнан соң төшен кая куясыз? Без сезгә эксперимент үткәреп карарга киңәш итәбез - авокадоны өйдә үстерергә. Мөгаен, ул җимеш бирмәс, әмма матур гөл булып өйне бизәп торыр.

Үстерү өчен өлгергән авокадо төше кирәк. (Өлгергән булса, ул йомшак була) Орлыкны ике ысул белән утыртырга мөмкин.

Беренчесе бик гади ысул - төшне гөл чүлмәгенә балчыкка 2 см тирәнлеккә күмәбез һәм көтәбез. Якынча бер айдан ул тишелергә тиеш.

Икенче ысул - кызыграк. Бу очракта орлыкны туфракка утыртканчы бүрттерергә кирәк. Помидор яки кыяр орлыгын юеш марляга төреп бүрттергән кебек түгел, бүтәнчә итеп. Моның өчен авокадо төшен юабыз һәм төшнең «биле» тирәли кечкенә тишекләр тишеп шырпылар яки зубочисткалар кыстырабыз. Бу сулы стаканга салгач төш батмыйча яртылаш судан чыгып торсын өчен кирәк. Авокадо төшен җәенке ягы белән суга салабыз. Су күләмен һәрчак контрольдә тоту кирәк - сусыз калмасын.

Бу очракта 20-30 көннән үсенте барлыкка киләчәк. Тамыры 4см-га җиткәч, туфракка күчерергә мөмкин дигән сүз. Зур булмаган гөл савытына тыгызламыйча гына туфрак салыгыз. Төшне тирәнгә утыртып куярга да кабыгын салдырырга да кирәкми. 

Авокадо яктылык ярата, әмма кызу кояшны яратмый. Өегездә көнбатышка караган тәрәзәләр булса, аның өчен идеаль урын шул.

Җылы як үсемлеге буларак, авокадо җылы ярата. Шулай да кыш көне 20 градус җылылык та җитәрлек. Әгәр дә кыш көне температура 12 градустан да түбән төшсә, авокадо кыш җиткәнен сизәчәк һәм яфрак коя башлаячак.

Авокадо - суны еш һәм күп сипкәнне ярата торган үсемлек. Җәй көне күбрәк, кыш көне азрак су сибегез. Суны арттырып җибәрмәгез - туфракның өске өлеше кипкәч тә әле ике көнлек дым чүлмәк төбендә кала.

Авокадо коры һаваны яратмый. Көн саен өстән су бөркү яки махсус һава дымландыргыч бу проблеманы чишәргә ярдәм итәр.

Сентябрьдән мартка кадәр махсус тукландыру кирәк түгел. Ә башка айларда цитруслы үсемлекләр өчен дигән ашламаны айга бер-ике сипсәгез була.

Авокадо табигатьтә 20метрга кадәр үсә. Әлбәттә, өйдә ул алай ук үсмәс. Үсемлекнең озынлыгы 15 см-га җитсә, аны зуррак чүлмәккә күчерәсе була. Ул торф+туфрак+ком (тигез күләмдә) кушылмасын ярата.

Кыскача менә шулай. Үстереп карагыз әле, аннары безгә шул турыда язарсыз, яме, дуслар.

Ялкауларча суши-салат - Айгөл Темирбулатова 

Кыяр, авокадо һәм салат яфрагы белән җиңел салат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев