Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Авокадо җимеше турында без нәрсә беләбез

Авокадо - файдалы майларга һәм клетчаткага бай җимеш. Кыяр, авокадо һәм салат яфрагы белән җиңел салат рецепты да бар.

Дөрес тукланучы кешеләрнең рационында еш очрый торган авокадо җимеше турында без ниләр беләбез?

Авокадоның составы:

100 грамм авокадода:

Калориялелеге — 160 ккал

Углеводлар — 8,53 г

Аксымнар — 2 г

Майлар — 14,7 г 

Авокадоның гликемик индексы *- 10 берәмлек. Шунлыктан аны диетада утыручы кешеләргә дә кулланырга мөмкин.

Витаминнар:

Пантотеновая кислота (В5) — 1,39 мг

Витамин К — 21 мкг

Витамин B6 — 0,257 мг

Фолиевая кислота (В9) — 81 мкг

Витамин Е — 2,07 мг

Ниацин (B3) — 1,738 мг

Витамин С — 10 мг

Рибофлавин (В2) — 0,13 мг 

Тиамин (B1) — 0,067 мг

Витамин А — эквивалентно 146 МЕ — 3%

Каротиноидлардан: бета-каротин, лютеин, зеаксантин.

Минераллар:

Калий — 485 мг

Магний — 29 мг

Марганец — 0,142 мг

Фосфор — 52 мг

Цинк — 0,64 мг

Железо — 0,55 мг 

Кальций — 12 мг

Бүтән компонентлар: Су — 73,23 г

Фтор — 7 мкг

Бета-ситостерол — 76 мг

Авокадо - файдалы майларга һәм клетчаткага бай җимеш. 

Әлеге җимешне аллергия булган кешеләргә, бала имезүче хатын-кызларга һәм 3 яшькә кадәрле балаларга кулланырга киңәш ителми. Чыганак: https://dietdo.ru сайты.


Кыяр, авокадо һәм салат яфрагы белән җиңел салат

Кирәк була: салат яфрагы, авокадо, кыяр, кешью, йөзем җимеше, һәм кунжут орлыгы.

Авокадоны әрчеп шакмаклап турыйбыз, кыярны шулай ук шакмаклап турыйбыз. Салат яфрагын турыйбыз яки кул белән бүлгәлибез. Барлык ингредиентларны бергә кушып бутыйбыз. Соус кушабыз.
Соус өчен: 1 кашык зәйтүн мае (оливковове масло), 1 калак соя соусы, 1 калак лимон согы, 1 тырнак уылган сарымсак.

Рецепт «Татарча ПП» сәхифәсеннән алынды.

Ялкауларча суши-салат - Айгөл Темирбулатова рецепты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлебулсын ашларыгыз тәмле булсын