Көмеш кыңгырау

Ялкауларча суши-салат

Роллар һәм сушига караганда күпкә тәмлерәк һәм туклыклырак салат бу.

Кирәк булачак:
Пешкән дөге
Кыяр
Авокадо
Тозлы кызыл балык
Творожный сыр
Бизәү өчен кунжут орлыклары
Соя соусы.

Беренче рәт - пешкән дөге, икенче рәт - кыяр, өченче рәт - творожный сыр сылыйсың. Аннан кабат дөге, авокадо, творожный сыр һәм кызыл балык саласың. Өстенә матурлык өчен кунжут орлыклары сибәсе. Әлеге салатны алдан әзерләп куярга да була, стаканга ясарга һәм өстен каплап суыткычка тыгарга. Яңа ел табыны өчен шәп салат бу.
Ашар алдыннан соя соусы салып ашарга.

Айгөл Темирбулатова рецепты һәм фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 гыйнвар 2021 - 21:49
    Без имени
    Аппетитно