Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ни булган соң кошчыгыма

Вазыйх Фатыйхов шигырьләре.

Чырык- чырык җирдә ята чыпчык,

Тик баласы түгел, анасы.

Җир сулышы белән генә күтәрелә,

Тик килсә дә канат кагасы.

 

Ни булган соң кошчыгыма минем?

Йә, табигать, берүк ташлама.

Аңла, дипме, башын күтәрде ул,

Томшыгыннан төште ашлама.

Сукыр һәм «күзле» (гыйбрәт)


Батыр булу хыялым

 

Һәр көн иртән ике герне,

Уйнатам кулларымда.

Спорт белән дус яшәүне

Йөртәм гел уйларымда.

 

Танылырмын мәйданнарда,

Өметсез шайтан гына.

Тел шартлата, сагыз чәйни

Камыр кул, ялкау гына.

 

Ә минем хыял бүтәндә -

Чын спортчы булырга.

Күрегезче герләр уйный

Минем көчле кулымда.

Вазыйх Фатыйхов.

Бу кызык: Кофе кебек бул, кызым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев