Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кофе кебек бул, кызым

Гыйбрәтле кыйсса

 Бер яшь кыз әтисе янына килә дә:
 - Мин тоташ проблемалардан гына торган тормышымнан бик арыдым, әти.
Бу бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә түзәр әмәлем калмады, - дип зарлана башлый.
Әти кеше бер сүз дә әйтми, өч кәстрүлгә су тутыра да газ плитәсе өстенә кайнатырга куя. Кәстрүлләрнең берсенә - кишер, икенчесенә - йомырка, өченчесенә тарттырылмаган кофе орлыклары сала. Бераз кайнагач, кишерне, йомырканы тәлинкәгә алып куя, ә кофены стаканга сала да, кызыннан:
- Нәрсә үзгәрде? - дип сорый.
- Кишер, йомырка пеште, ә кофе эреде, - ди кызы.

 - Әйе, беренче карашка шулай. Әмма кишер нинди каты иде, кайнаткач, йомшарды. Йомырка әз генә бәрелсә дә ватылырга тора иде, кайнаткач, ныгыды. Аларның тышкы кыяфәтләре үзгәрмәде, әмма кайнар суга эләккәч, эчке яктан үзгәрделәр. Кешеләр дә шулай. Карап торышка нык, таза күренүчеләр тормыш авырлыкларына бирешергә, ә зәгыйфьрәкләр, киресенчә, рухи яктан ныгырга мөмкин.

- Ә кофе?

- Бусы - иң кызыгы. Кофе кайнар суга эләккәч, тулысынча эреп бетеп, хуш
исле эчемлеккә әйләнде. Тормышта да шундый гаҗәеп кешеләр бар. Алар нинди генә кыен шартларда калса да, үзгәрми, киресенчә, файда һәм гыйбрәт алып, шул шартның үзен яхшы якка үзгәртә алалар.

«Гаилә һәм мәктәп календаре»ннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев