Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җитми

Кешегә гел нидер җитми...

Кешегә гел нидер җитми,

Гомер буе шулай.

Бар нәрсәсе җиткән кеше

Сирәк була бугай.

Сабый чакта акыл җитми,

Яки җитми көчең.

Ярты юлда туктап кала

Бик күп кенә эшең.

Үскәч, сине алып китсә

Юллар ерак-ерак,

Җитми башлый яланаяк

Йөгереп үскән сукмак.

Җитми бодай басулары,

Җитми тургай җыры,

Җитми дуслар елмаюы,

Җитми җанга җылы.

Кеше комсыз түгел, ләкин

Җитми бик күп нәрсә:

Батырлык җитми кайвакыт

Ир булсаң да гәрчә.

Сабырлыклар җитми безгә

Иң-иң кирәк чакта - 

Ашыгып изге хисләрне

Тапшырабыз ятка.

Кайвакыт җитми тугрылык,

Йә усаллык җитми.

Җанны майдай эретерлек

Йә йомшаклык җитми.

Җитми бәхет, җитми дөнья - 

Әллә ниләр җитми:

Бар нәрсәне җиткерергә 

Гомер җитеп бетми.

1976

Кешегә нәрсә җитми? Әнгам Атнабаев

Кем булыр икән?

Мәхәббәт чишмәсе

Болын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев