Көмеш кыңгырау

Болын

Бүген татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмованың туган көне. Игътибарыгызга язучының 1986 елда язылган «Болын» повестен кыскартылган вариантта тәкъдим итәбез.

Мин шәһәрдә туып-үстем. Ләкин әни һәр җәйдә мине авылга кайтара иде. Авыл миңа әкият дөньясы кебек иде. Шәһәрнең кырыс режимыннан соң, авыл ул – могҗиза! Авылда мин аякларымнан кыйммәтле шәһәр түфлиләрен салам да, болынга йөгерәм. Беркемнән курыкмыйча, оялмыйча, тилереп болынга йөгерәм. Андагы чәчәкләр минем белән аралаша сыман. Шунда ук мең төрле бөҗәк оча, ниндидер кошлар сайрый! Мин күзләремне йомам да болын чәчәкләре өстенә авам. Чәчәкләр минем күзләремнән үбәләр, кытыклыйлар. Мин аларны өзмим. Өзгәч, алар шунда ук шиңәләр. Мин аларны беркайчан да өзмәячәкмен, мин аларны карарга һәр көн киләчәкмен.

Бер көнне бирегә йөгереп килдем. Ни күрим – болыным үзгәргән, боегып калган. Чәчәкләр бер якка ауганнар. Мин печән чабучы ирләр янына йөгердем. "Нигә тиясез сез ул чәчәкләргә?" – дип кычкырдым. Мине ачуландылар гына. Шәһәр баласы, авыл эшен күрмәгән, янәсе.

– Әби! Нигә ул чәчәкләргә тияләр? Нигә болынны ямьсезлиләр алар?!

– Чабалар инде аны, балам.

– Ә нигә чабалар? Алар бит әле шундый матурлар иде!

– Соң, вакыты җиткәч, чәчәкләрне дә чабалар инде, балам. Чәчәк дип, үлән бит инде ул. Кышка малларны ач тотып булмый бит.

– Чәчәкләрне дә малларга ашаталармы?

– Әйе, сыерыбыз менә шуны ашар да сиңа күп итеп сөт бирер, каймак бирер.

– Кирәкми миңа андый сөт! Кирәкми миңа андый каймак! Сез барыгыз да усаллар! Мин сезне яратмыйм!

Мин тагын, тузан туздырып, авыл буенча йөгерәм. Кая барасымны белмим. Болын инде юк. Минем кайгымны аңларлык кеше дә юк. Аларга бу кыңгырау чәчәкләре – печән, менә бу ак каен, мескен каен – утын. Алар миңа да бер юләргә караган кебек кенә карыйлар. Мин бит сизәм! Һәм аларның матурлыкка шулай битараф булуларын, табигатьтәге һәр нәрсәне файдалы–файдасызга бүлеп кабул итүләрен аңламыйм.

Калган җәйләрдә мин инде беркайчан да ул болынга тилереп йөгермәдем. Барсам да, тыныч кына, ял итәргә генә бара идем. Минем балачак хыялларымны шулай үткен чалгы белән юк итә алсалар да, матурлыкка табынган җанымны суындыра алмадылар. Минем дөнья хәзер икегә аерылды: аның берсе – озын салкын кыш, шәһәр тормышы, икенчесе – җәй, авыл, болын. Әгәр җәйләрен авылга кайтмасам, мин акылымнан шашар идем. Җәйләрен эссе асфальт урамнарда бәрелеп-сугылып йөргән яшьтәшләремне кызганам. Аларның балачаклары бөтенләй юктыр кебек.

***

Болынны чапкан көнне мин урманда адашкан идем. Ул көнне мин авылга кайтмаска, урманда кунарга дип киттем. Авыл халкы минем адашасымны белә. "Теге Рәйханның юләр кызы (Рәйхан минем әнием була инде) тагын адашкан икән". Шуңа күрә минем авылда да иптәшем юк.

Шулай урманда йөргәндә, кайсыдыр куак артыннан тавыш ишетелде:

– Әй, син! Сиңа әйтәм! Нәрсә эшлисең анда?

Каршымда – бер малай. Авыл малаена охшаган.

– Тропинка салам.

– Нәрсәгә кирәк ул сиңа – тропинка? Менә бит сукмак яныңда гына.

– Булса ни! Ул бит – синең сукмак. Ә минем – үземнеке.

– Урманда һәркем үзенә юл салмый инде. Әллә юләрме соң син?

– Әйе шул, юләр, юләр! Ә сиңа барыбер түгелмени?

– Түгел шул. Син бит анда куакларны сындырасың. Әнә күпме чәчәкне таптагансың инде.

Урманда кинәт бөтен кошлар берьюлы сайрый башлады. Минем каршымда басып торган авыл малае кап–кара чәчле, кап-кара күзле минем яшьләрдәге бер малай иде.

– Син әллә... адаштыңмы соң?

Минем гомеремдә беренче тапкыр кемгәдер зарланасым, аннан соң юату сүзләре ишетәсем килеп китте.

– Әйе шул, адаштым шул мин.

– Кайсы авылныкы соң син?

– Мин авылныкы түгел, шәһәрнеке.

– Ә... Әйтәм аны сукмаксыз җирдә сукмак салып йөрисең... Кайсы авылга кайттың?

– Күллегә.

– Ә... Бездән ерак түгел ул. Син инде йөри-йөри безнең авыл янына ук килеп чыккансың... Исемең ничек синең?

– Алсу... Ә синең?

– Алмаз.

– Икебезнең дә "А"га башлана икән...

Тагы бераз сүзсез генә барабыз. Икебез дә яланаяк. Мин беренче тапкыр ялангач аякларымнан оялдым. Аннан кофтамның ертылган урыннарыннан оялдым. Битемдәге тырналган эзләрдән, чәчләремә ябышкан пәрәвезләрдән оялдым.

– Син ничәнче класста укыйсың?

– Җидедә.

– Мин дә җидедә...

Без авылга тиз кайттык. Алмаз авылга кереп тормады. Мин, рәхмәт, дидем бугай. Ул: "Бүген кич белән уенга чыгасыңмы?" – дип сорады.

– Уен?.. Күңелле түгел бит анда.

Ул бер сүз дә әйтмәде. Мин дә. Аннан, ул инде шактый киткәч, мин кыр ягына карап кычкырдым: – Мин чыгам бүген уенга, чыгам. – Ул борылып кул болгады. Мин өйгә яшь колын сыман сикереп-сикереп кайттым.

Әби көлә. Аңа кушылып әни дә көлә. Мин дә көләм. Аннан әби: «Кызым, сине бүген урманнан алыштырып кайтармаганнардыр бит?» – ди.

– Адашмаска булдың инде, кызым, ә? – дип аңа әни кушыла.

– Мин бәлки адашкан да булыр идем. Мине таптылар, адаша башлаганда ук.

– Шулаймыни?! Кем тапты соң сине?

– Алмаз…

***

Кичке уен буласы урынга иң беренче мин килдем. Мин уенда катнашмыйм. Мине чакырмыйлар да. Күлмәк кигән идем. Җиргә дә утырып булмый. Кызлар сәерлегемнән көлделәр, ахры. Алмаз килерме икән соң? Мин аны караңгыда танырмынмы?

Алмаз күренмәде. Бер заман су буенда беркем дә калмады. Алмаз өченче көнне дә килмәде. Мин инде кичке уеннарга чыкмый башладым.

Бер көнне әби миңа күрше авылда бер абыйның үлгәне турында хәбәр итте. Бу Алмазның әтисе икәнен белдек...

***

Быел көз иртә килде. Мине авылдан иртә алып киттеләр. Авылдан чыкканда мин арбадан төшеп калдым. Алмазны авыр чакта ялгызын калдырасым килмәде. Мин Сарылы авылына кердем һәм Алмазларның йортын таптым. Ишегалдында Алмаз һәм берничә кечкенә кыз утын ташыйлар иде. Лапастан зур гына гәүдәле бер хатын чыкты. Бу Алмазның әнисе иде, ахры.

– Кем син, кызым? – дип сорады ул.

– Мин Алмаз янына килгән ндем.

– Аны каян беләсең соң син?

– Мин аны урманда очраткан идем. Әтисе үлгән көнне... Ул мине авылга кадәр озаткан иде.

Апага әллә нәрсә булды. Күзләре бер кысылды, бер зурайды.

– Син... Атаң үлеп ятканда урманда йөрдеңме?! Сине эзләргә дип чыгып китте бит ул! Ә син шушы шәһәр кызы артыннан йөргәнсең! Иртәрәк кайтсаң, атаң үлмәс иде.

Хатын бик ямьсез сүзләр әйтте. Алмаз елый башлады һәм ишегалдыннан чыгып китте.

– Бар, син дә кит. Хәзер Алмазда башка кайгы бар. Атасы урынына калды ул. Биш бала белән кышны ничек чыгармын...

Мин кире елгага киттем. Алмаз да килде. Киләсе җәйдә кабат очрашырбыз дип сүз куештык.

Ләкин икенче җәйдә дә, өченчесендә дә мин авылга кайта алмадым. Кирелегем әнине үпкәләтте. Шуның өстенә берничә ай хастаханәдә авырып яттым.

– Җитте! – диде миңа әни. – Авыл сине боза. Кеше арасында үз-үзеңне тота белмисең, элементар әдәп кагыйдәләрен үтәмисең. Кеше алдында миңа синең өчен оят, – диде.

Әнигә шактый кызарырга туры килә шул минем өчен. Мин кыш көне дә өйдә яланаяк йөрим. Әни янына еш кына телевидениедән (ул шунда режиссер булып эшли) дуслары килә. Алар югары культура, дөнья әдәбияты турында сөйләшәләр. Ә мин бүлмәмнән яланаяклап чыгам. Әни кызара, кунаклар алдында гафу үтенә.

…"Хәзерге заманда мәхәббәткә бернәрсә дә комачау итми", – дисәләр, ышанмагыз! Мин үземдә, белемем арта барган саен, хиснең, хыялның, мәхәббәтнең һаман кимегәнен тоям. Инде минем тилерергә вакытым юк, инде мин әкиятләрдәге пәриләргә ышанмыйм. Ун ел инде, "бишкә" генә укыйм, теоремалар, физик күренешләр, тарихи вакыйгалар белән кызыксынам. Сыйныфташларым да минем белән аралашмыйлар. "Круглая отличница" дип кенә көләләр.

***

Бер көнне мин түзмәдем. Кыш уртасында әйберләремне җыйдым да авылга киттем. Өйгә кадәр мин тракторга утырып кайттым. Караңгыда тракторчының йөзен күрмәдем мин, әмма бераздан Алмаз икәнен таныдым. Ул да мине таныды бугай. Без берни дә сөйләшмәдек.

Икенче көнне ул безгә килде. Әбием өчпочмаклар пешергән иде. Алмазны алар белән сыйладым. Ул минем турында, мин аның тормышы турында сораштык.

– Әни ялгызы гына бит. Кызларны үстерәсе бар. Укымыйм, эшлим мин. Тракторчы булып эшлим, – диде Алмаз.

Бу кышта әбине, Алмазны күргәч, шәһәргә мин тәмам бәхетле кеше булып кайттым. Алмаз белән хат алышырга сөйләштек. Җәйгә кадәр хат аша аралаштык.

Киләсе җәйдә янә авылга кайттым. Болынны бөтенләй сукалап ташлаганнар. Әби башта миңа ничек әйтергә белмәде. Аннары яшен суккан кебек: "Алмаз сукалады болыннны",– диде...

Мин Алмазларга киттем.

– Болынны нигә сукаладың, Алмаз?!

– Син һаман шулай юләр икәнсең әле. – Алмаз, диванга ауды да, кычкырып көләргә тотынды. – Вот, кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, йөргән кызың, ничә ел күрмәгән йөргән кызың, җаным, дип кочакка ташланасы урында, шул черегән болыннан башласын әле сүзен...

Мин хәзер генә аңладым – ул исерек иде. Аңа хәзер болын да, бернинди табигать тә кирәкми. Тизрәк чыгып киттем. Минем беренче мәхәббәтем шулай сүрелде.

Бишенче курсны тәмамлаганда, мине бер егет белән таныштырдылар. Әнинең дуслары тырыштылар. Гомәр исемле. Югары белемле, инженер булып эшли. Мин дә уку йортын тәмамладым. Яхшы урында тәрҗемәче булдым. Әни әйтүенчә, миңа Гомәрдән дә яхшырак кеше табып булмый иде.

Мин кияүгә чыктым. Әмма яратмадым. Аның югары дәрәҗәле дуслары, сәясәт, музыка турында сөйләшүләре миңа ят иделәр. Бу салкынлык һәм битарафлыктан Гомәр дә арыды. Өйгә соң кайта башлады.

Бер көнне Гомәргә авылга чит тел укытучысы булып кайтырга теләвемне әйттем. Ул миннән рәхәтләнеп көлде генә. Безнең мөнәсәбәтләргә нокта шунда куелды...

Мин авылга кайтып киттем. Менә мин болыннан йөгерәм, менә яр буена киләм һәм инде ташланырга телим. Шулвакыт кемнеңдер җылы кулын тоям.

– Уян! Уян! – кемдер миңа эндәшә. Мин күзләремне ачам. Үземә таба иелгән ап-ак чәчле, ак халатлы бер ир–атны күрәм. Минем бит инде аны кайдадыр күргәнем бар иде.

– Күзләреңне йомма, зинһар... Бик озак ачмадың бит син аларны Алсу, ишетәсеңме мине? Сиңа уянырга кирәк, Алсу, уянырга.

Минем уянасым килми... Мин уянырга куркам... Минем көчем юк...

– Кем сез? Мин үлдемме? Сез Алламы?

– Мин табиб кына, Алла түгел, Алсу.

Әни белән табиб абый мине бастырдылар...

***

Ә болын яши... Үзенең мең кошы, мең төрле чәчәге белән яңа җәйгә керә. Гасырлар буе шулай булган. Тере җан иясенә салкын кышлардан соң барыбер язлар, җәйләр килгән...

– Бу безнең болын булыр, ярыймы, Әхнәф абый?

– Безнең болын булыр, Алсу. Безнең дөнья...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: