Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Йолдызлы юллар чатында...» безнең өчен чыныгу булды

13нче февраль көнне Зәй шәһәрендә «Милли мультfest» балалар кинофестиваленең зона этабы узды.

Без дә әлеге фестивальдә  «Йолдызлы юллар чатында...» кыскаметражлы фильмын тәкъдим иттек.

Фильмның сценариен 8Б сыйныфы укучысы Диана Фәрхетдинова язды. Режиссер, оператор һәм монтаж ясау эшләрен дә Диана башкарды. Ә фильм актёрлары – 8Б сыйныфы укучылары һәм безнең алыштыргысыз укытучыларыбыз Минзилә Әнәсовна һәм Гөлнур Язкәровна булдылар. Минзилә Әнәсовнага кино төшерү дәвамында биргән киңәшләре өчен дә чиксез рәхмәтлебез.  Күмәк күренешләрдә гимназиябез укучылары катнашты.  Барысын да оештырып, очраштырып йөрүче Айсылу Фәнисовна булды.  Безнең өчен яңа юнәлеш, бу өлкәдә беренче эшебез генә булса да, бик кызыклы, тирән мәгънәле фильм туды.

Фильм яктырткан тема һәрвакыт актуаль: укучылар арасында буллинг һәм көнчелек кебек күренешләр гел булды, бар һәм булачак та. Кызганычка каршы, балалар арасында да, өлкәннәр тормышында да очрый торган  шушы катлаулы проблеманы яктыртып, укучыларны уйландырасы килде: бу якты дөньяда һәркайсыбызга да кояш тигез яктырта, тормыш һәркайсыбызга зур мөмкинлекләр бирә, үзара дус, тату яшәсәк иде.

Без фильмны «Йолдызлы юллар чатында» дип атадык, чөнки яшүсмер чакта, яшьлек чорында һәркем эзләнә, үзен күрсәтергә тели, кыскасы, йолдыз булырга хыяллана. Үзең өчен дөрес, уңышлы юлны сайлау бер дә җиңел түгел. Алда әйткән көнчеллек, хөсетлек кебек сыйфатлар да өстәлсә... яшь кеше ялгыш юлга да тайпылырга мөмкин. Тормышны кем ничек кабул итә бит...

Үзебезне шулай яңа өлкәдә (әйтергә кирәк, хыялда гына йөрткән) сынап карарга мөмкинлек биргән «Милли мультFest» фестиваленә зур рәхмәт!  Бу безнең өчен яңа мәктәп, яңа чыныгу булды.  Иң мөһиме: үз эшебезнең нәтиҗәсеннән бик канәгать калдык, бу юнәлештә дә эшли алуыбызны аңладык.  


Айсылу Галиева, Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия


Сезгә кызык булырга мөмөкин: «Онытылмас сабак» - Әлмәт шәһәреннән Диана Фәрхетдинова әкияте. 


Бәхет өчен ни кирәк? - Әлмәт шәһәре Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназия укучылары иҗаты.


Диананың бай дөньясы. 


Менә нинди алар – Әлмәтлеләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X