Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Диананың бай дөньясы

Әлмәт шәһәренең 1нче гимназия укучысы Диана Фәрхетдинова сезгә яхшы таныштыр, шулай бит, дуслар? Әледән-әле язмалары газетабыз битләрендә дөнья күреп тора. 7нче сыйныфта гына укыса да, җиңүләре, уңышлары бик күп инде аның!

Без исә аны ТАССРның 100еллыгына  багышланган бәйгебезнең «Башваткычлар» номинациясендә 1нче урын, «Дәвам итәбез» бәйгесенең «Иң шәп әкият» номинациясендә 2нче урын алуы белән котлыйбыз! Афәрин, Диана!

Диана, мавыгуларың белән безне дә таныштыр әле.

– Мин бәләкәй чагымнан ук фото һәм видео төшерергә яратам. Һәркөнне матур һәм кызыклы фото ясарга тырышам, күпчелек күкне төшерәм. Ул һәрвакыт гадәти булмаган төсләргә керә, аның матурлыгына карап туймаслык дип уйлыйм. Күптән түгел бөтен фотографияләрне чыгарып, фотоальбом да ясап куйдым.

Видео төшереп, аны монтажга куям, төшергән видеоны матур музыка һәм эффектлар белән тулыландырып, нәтиҗәсен күрү дә бик шатландыра.

Соңгы вакытта төрле рәсемнәр ясау ошый башлады, икенче сыйныфтан өченче сыйныфка кадәр рәссам мәктәбенә йөргән идем, шуннан яхшы тәҗрибә алып, хәзер үзем рәсемнәр ясыйм.

Илһам килгәндә шигырьләр яки әкиятләр язам, яхшы килеп чыкса, сезгә җибәрәбез. Беренче эшләремне газетада күргәч, гаилә белән бергәләп шатландык. Дөресен әйткәндә, үзем әле моңа һаман да ышанмыйм.

Комикслар ясау, башваткычлар төзү дә кызык миңа.

Шулай ук гофро кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясыйм, якын кешеләремә, укытучыларыма төрле бәйрәмнәргә бүләк итәм.

Шәһәрдә туып-үссәң дә, син бик матур һәм камил итеп татарча сөйләшәсең...

– Татар телен шәһәр шартларында яхшы белү гаиләдән киләдер. без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Бик дөрес дип уйлыйм, чөнки хәзерге заманда балалар татар гаиләсендә туса да, татар телен гел белми үсеп баралар, әниләрен «мама», әтиләрен «папа» дип йөртәләр. Бу бер дә матур түгел. Калган телләрне өйрәнсә дә, бала туган телен онытмаска тиеш.

– Диана, дөресен генә әйт әле, китап укырга яратасыңмы?

– Әлбәттә! Яраткан язучым – Алмаз Гыймадиев. Татар телен саклар өчен, зурларда, яшүсмерләрдә яхшы гадәт формалаштыру өчен – Раил абый Гатауллин әдәби марафон оештырды. Мин алтынчы мәртәбә шул марафонда катнашам. Марафонның максаты –татар телен саклау һәм китапләрны күбрәк уку. Мин китап укырга бик нык яратам. Китаплар кешене бөтенләй яхшы якка үзгәртә.

– Яшьтәшләреңдә нинди сыйфатлар ошый, ниндиләре ошамый?

– Иң ошаган сыйфатлар: эшкә омтылу, максатка ирешү, төрле шөгыльләр. Ошамаган сыйфатлар: күбесе китап укырга бер дә яратмый.

Менә шундый ул Әлмәт кызы Диана. Чып-чын татар кызы! Киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез.

Лилия Фәттахова.

Тагын укыгыз:

"Көмеш кыңгырау" Әлмәттә кунакта

Яраткан газетамның журналистлары белән таныштым

Әлмәттә кунакта (фотолар)

Менә нинди алар – Әлмәтлеләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев