Көмеш кыңгырау

Онытылмас сабак

Әлмәт шәһәреннән Диана Фәрхетдинова әкияте.

Яшәгән, ди, ике песи. Берсе бик шаян, тыңлаусыз икән. Нигә бик шаян дисезме? Хәзер шул турыда сөйләп бирәм. Башлыйм иң башыннан.

Шаянкайга Феликс дип исем кушканнар. Бәләкәй чактан ук ул бик матур песи булып үскән. Барчасы да Феликска бик сокланганнар. Урамга чыккач, кайберләре килеп тә сораганнар : “Сыйпарга ярыймы?”, “Бу нинди токым?”, “Бигрәк матур песи!”.

Әлбәттә, бәләкәй песикәйгә тәмле сүзләр ошаган, ләкин аның шаян булуын хуҗалары гына белгән.

Героебызга бер яшь тулгач, үзен инде бик зур дип уйлый башлады. Өйдә ул булмаган җирләре калмады: телевизор, суыткыч, шифоньер, өстәл өсләре Феликсның яраткан урыннары иде.

Аның апасы турында хәтерлисезме? Ул мескенгә дә Феликстан гел эләгеп торды! Кайвакыт алар рәхәтләнеп шаяралар, ә кайвакыт йоннарын очырта-очырта сугышып бетәләр иде.

Менә инде шаян песиебезгә ике яшь тулды. Ул тагын да әрсезләнеп, усалланып китте. Кайбер гамәлләреннән соң үзе дә озак үкенеп йөри иде.

Бер өйдә генә яшәү аны туйдыра башлады, яңа җирләр күрәсе килде. Көннәр буе план төзеде һәм, ниһаять... аны тормышка ашырырга булды.

Җәй уртасы иде. Сәгать кичке унбер тулып килә. Ул әзер! Феликс, апасын һәм хуҗасын ташлап, өйдән чыгып качты. Ләкин әле ул нәрсә эшләгәнен аңламый һәм үзен нәрсә көткәнен белми иде...

Башта аңа бик рәхәт булды, үзен дөньядагы иң бәхетле песи дип хис итте ул. Күп җирләр күрде. Ләкин бәхете озакка сузылмады. Өйдә җылы, тыныч, ашарга һәм эчәргә һәрвакыт бар. Ә урамда нәрсә? Көне буе машина тавышы, кичләрен салкын, ашарга берни дә юк, сыйпар кеше дә юк... Әй үкенде инде шаянкай: “Өйгә кайтасы килә, тәмле ашлар ашыйсы, апамны кочаклыйсы килә!” Уйлады-уйлады да “герой” өйгә кайтыр юлны эзли башлады. Күп йөрде, адашты, атна буе подвалда кунды, хәлсезләнеп тә ятты һәм, ниһаять, җанга якын таныш өйне күрде! Шатлыгыннан сикерә башлады: “Менә бит, менә!Таптым сине, газиз өем!”

Өйгә кайтып керде... Апасы,йөгереп килеп, аны кочагына алды, күзеннән яшьләр атылып чыкты.

- Күпме көттем сине, күпме эзләдем! Кайда булдың, җүләркәем, карт апаңны калдырып, кая качтың? - дип ачуланды карт песи.

- Гафу ит инде, апам, бәгърем, җен бутады мине, өйдәге рәхәтлекне аннары гына аңладым. Бүтән бекайчанда моннан китмим! -дип вәгъдә бирде Феликс. Бергәләшеп кайнар аш ашадылар, аннан соң йомшак мендәргә ял итәргә яттылар...

Шулай шул, туган йорт, туган як кадерен аннан читкә киткәч кенә аңлыйбыз.

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия укучысы.

Диананың бай дөньясы

Бәхет өчен ни кирәк?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: