Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхет өчен ни кирәк?

Әлмәт шәһәре Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназия укучылары иҗаты.

Бәхет өчен ни кирәк?

    Туган тел  әдәбиятыннан укытучыбыз Айсылу Фәнисовна шушы темага инша язып килергә кушкач, мин уйга калдым...

   Чыннан да, бәхет өчен ни кирәк? Җир йөзендә никадәр кеше, әлеге сорауга шулкадәр җаваптыр, минемчә.  Шактый озак  уйланганнан соң, мин җавапны таптым шикелле.

    Беренчедән, тулы гаиләле булу. Әти-әниеңнең янәшәңдә булуы, аларның һәрдаим сиңа игътибарларын тою -  бәхет түгелмени?!

    Икенчедән, үзеңнең һәм якыннарыңның сау – сәламәт булуы. Күптән түгел, инвалидлар декадасында, никадәр сәламәтлеккә туенмаган яшьтәшләребезне телевизор экраннарыннан күрсәттеләр. Аларга карыйсың да, үзеңне иң бәхетлеләрдән саныйсың!

    Дәресләрдән соң музыка мәктәбендә шөгыльләнеп, матур итеп баянда уйныйм икән, бу да бәхет!

    Кыскасы, минем өчен, санап кителгәннәрнең һәммәсе - иң зур бәхет!

Хәсәнов Илсаф, 5 “В” сыйныфы укучысы

 

Авылым

Авылым минем Иштирәк

Урнашкан тау итәгенә.

Сокланам мин авылымның

Матур табигатенә.

 

Чишмәсенең тәмле суы

Сихәт бирә тәнемә.

Ышанамын  шундый авыл

Син берәү икәненә.

 

Җәйге ялда ашкынамын

Әби-бабай янына.

Рәхәтләнеп ял итәмен

Табигать кочагында.

 Ханиев Алмаз, 6 “Б” сыйныфы укучысы

Ак чишмә

Саф һава,

Тыныч урман

Безне 35 чакрым гына

Иркенлектән аера.

Анда куян бүредән кача,

Карчыга нәфис итеп оча,

Кәккүк еллар саный,

Керпе качып йоклый.

Тик мин генә

Күккә карап

Ак чишмәгә сокланам.

Китап укырга

Болынга барам.

Күрше песи

Иркәләнеп килә

Эт-дус аңарга өрә.

Әти җир сөрә.

Менә кояш бата,

Эштән тукта !

Ял итәргә кирәк.

Күктә ай түгәрәк,

Бизи күкне

Якты  йолдызлар.

Сыйпап утыра песине

Яшь кызлар.

Килегез безгә,

Ак чишмәне күрсәтермен

Мин сезгә!

Диана Фәрхетдинова, 6 “Б” сыйныфы укучысы

 

Сарабиккол

Туган авылым Сарабиккол,

Бакчасы тулгандыр гөл.

Рәхим итеп көтәм сезне,

Монда матур хәтта көз.

 

Сарабиккол! Сарабиккол!

Тирә-ягың ал да гөл!

Капкаларың ачык торсын,

Кунакларың булсын гел.

***

Табигатьнең уртасында

Урнашкан безнең авыл.

Киң күңелле, яхшы да

Яшәүчеләре аның.

 

Яраткан авылымның

Исеме дә тарихлы:

Кавышкан ике йөрәкнең

Мәхәббәтенең даны.

 

Эх, матур җәйләре!

Таулары, урманнары.

Шатландыра күңелләрне

Кошларның сайраулары!

Маннанова Рәлинә, 6 “В” сыйныфы укучысы

 

Тайсуган

Безнең  авыл  Тайсуган,

Исемен  кемнәр  куйган?

Әле  дә сер булып кала,

Юкса   китап та язылган.

Тирә-ягы  биек  таулар,

Кырлар, урман, болыннар.

Күбәләк  куып  йөрдем  мин

Шул  таулар  итәгендә.

Көз  җитсә, кошлар  китә

Авылыбыз  өстеннән.

Ә язларын  сагынганга

кайта алар  янәдән!

Насыйбуллина Камилә, 6 “Б” сыйныфы укучысы

 

Уразай авылы

Чатыртауның итәгенә

Урнашкандыр безнең авыл.

Шәһәребез Азнакайдан

Ерак түгел урында ул.

 

Тавы биек, күле киңдер,

Елгасында бар балык.

Халкы аның җыр-биюгә

Һәм телгә оста халык.

 

Әниемнең туган авылы

Һәм әби-бабай өе

Әллә кайдан чакырадыр

Кунакчыл йөзен чөеп.

 

Яз

Яз уяна, керфекләрен кага,

Тели тизрәк килеп җитәргә.

Җиргә килеп, бөтен табигатьне

Ямь-яшелгә күмеп китәргә.

 

Язгы кояш хәзер инде якын,

Җир җылыга бик тә сөенә.

Кош-корт, җанвар, бөтен тереклек

яшәү ямьнәренә күмелә.

Гобәйдуллина Эльвира, 6 “Б” сыйныфы укучысы

 

Челтәр шәлле каеннар

Челтәр шәлле каеннар

Шаулый тәрәз төбемдә.

Тыныч кына пышылдап,

Сөйләшәләр ниләрдер.

Бәлки, бер-берләренә

Серләрен ачалардыр.

Ә  аннан соң бергәләп

Шатланып көләләрдер.

Сәзхетдинова Зәлинә, 6 “Б” сыйныфы укучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X